16+

40 гектар алма бакчасы, роботлар һәм зур уңыш: Татарстан фермерлары җиләк-җимеш бизнесын ничек үстерә?

Татарстанда җиләк-җимеш культураларын үстерү юнәлешендә җитмешләп хуҗалык шөгыльләнә

40 гектар алма бакчасы, роботлар һәм зур уңыш: Татарстан фермерлары җиләк-җимеш бизнесын ничек үстерә?

Татарстанда җиләк-җимеш культураларын үстерү юнәлешендә җитмешләп хуҗалык шөгыльләнә

Россиядә җиләк-җимешләрне сатуга җитештерү дүрт ел дәвамында елына 3 миллион тоннага кадәр үсәргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин билгеләп узганча, якынча фаразларга караганда, 2030 елга кадәр бакчачылар заманча технологияләр буенча тагын 40 мең гектар җимеш агачы утыртыр дип көтелә. 

Ә сәнәгать бакчачылыгының төп культурасы булган алма белән ил үз-үзен тулысынча 2028 елга тәэмин итәчәк. Сүз уңаеннан, узган ел алма уңышы 1,9 миллион тонна тәшкил иткән. Шул рәвешле аграрийлар Россия базарының 83 процент ихтыяҗын каплый.

Җимеш культуралары мәйданнары арта

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да исәпкә алып, җиләк-җимеш мәйданнары якынча 7,7 мең гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларында – 1,7 мең гектар, шулардан 600 гектары – алмагач бакчалары, 900 гектардан артык мәйданда җиләк культуралары үсә. 

Татарстанда җиләк-җимеш культураларын үстерү юнәлешендә, фермер хуҗалыкларын да кертеп, җитмешләп хуҗалык шөгыльләнә.
2025 ел йомгаклары буенча, җиләк-җимеш продукциясенең тулаем җыемы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бергә, 133,6 мең тонна булган. “Республикада әлеге культураларның мәйданнарын арттыру тенденциясе бара. Соңгы алты елда республикада 600 гектардан артык интенсив алмагач бакчалары һәм 500 гектардан артык җиләк куагы утыртылган”, – дип сөйләделәр безгә ведомство матбугат үзәгеннән

Үҗәтлек кирәк

Көньяк төбәк булмаса да, шуның өстенә һава торышы гел сынап торса да, республика аграрийлары сынатмый. Буа районының Бик Үти авылы фермерлары – алма бакчалары хуҗалары Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар гектарыннан иң күбе 60 тоннага кадәр алма алалар. “Үҗәтлек булмаса, бу эшкә алынырга да кирәкми”, – ди Миләүшә. 

Ә алма бакчасы булдыру турында алар күптән хыяллана, һәм 2017 елда тәвәккәллиләр дә. 8 гектардан башланган эш бүген 40 гектарга җәелгән. Бер гектар мәйданда иң күбе 3 мең төп алмагач үсә. Фәнни телдә ул интенсив бакча дип атала, ягъни һәр гектардан иң кыска срокларда максималь уңыш алуга юнәлдерелгән, традицион бакчалардан аермалы буларак, агачлар бик тыгыз утыртылган бакча ул. 
Алманы утырттың да оныттың түгел, һәрдаим тукландырып, салкыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклап торырга кирәк. Җәен генә түгел, кышын да бакчада алар. 

Алмагач үсентеләрен дә ике ел алдан заказ биреп үстертәләр. Безнең географик зонага туры килгән, салкынга чыдам, тәмле һәм югары уңыш бирә торган сорт, әлбәттә, арзан тормый. Саклый торган контейнерлар, техникасы да кыйммәт тора. “Иң зур проблема нәрсә? Сатумы? Эшче куллар табумы?” дигән соравыма Дәүләтшиннар “акча җитмәү” дип куйдылар. 

– Алга барыр өчен, эшеңне киңәйтергә кирәк. Алма үсә, уңыш күп, сатып алучысы да бар. Әмма безнең план буенча алда торган төп максат – алманы эшкәртеп сату. Әлегә күрше Чувашиягә алып барып, сок ясатабыз. Киләчәктә исә үзебез эшләргә ниятлибез. Моның өчен махсус җиһазлар, суыткыч һәм башкалар кирәк. Инде беренче адымнарны ясадык, акча җиткереп булса, тиз арада эшләтеп тә җибәрер идек”, – ди Миләүшә. 

Дәүләтшиннарның алмаларына ихтыяҗ зур. “Бер алма да кырда калган юк. Әле хәтта җитми дә кала. Иң күбе Мәскәү белән Екатеринбургка китә. Алма өлгергәч, күңелле инде. Тәмле ис таралган, бакчадагы матурлык күзләрне иркәли, фуралар алма чыкканны көтеп тора. Әмма моның артында күп тырышлык һәм йокысыз төннәр тора. Шуңа да яңа эш башлаучыга моңа тотынганчы мең кат уйларга киңәш итәр идек. Үҗәтлек булса гына эшләп була”, – диләр фермерлар.

Кырга роботлар чыга
Биектау районының Ямаширмә авылы фермеры Тимур Усманов 40 гектар җирдә карлыган белән кура җиләге үстерә. Тагын 60 гектар җир әзерләнә. 

– 2015 елда 10 гектар җирдән башлаган идек. Акрынлап киңәябез, моңа мөмкинлекләр бар һәм иң мөһиме җиләк-җимешкә ихтыяҗ зур, – ди ул. 
Шул ук вакытта эшче кулларга да ихтыяҗ бар. Әмма моннан чыгу юлын инде тапканнар. Без шалтыраткан көнне кырга беренче тапкыр эшкә робот чыккан иде. “Бакчачылык хуҗалыклары өчен комбайн, культиваторларны үзебез җитештерәбез. Элек бер көнгә 50 кеше иң күбе 950 килограмм җиләк җыя иде. Хәзер бер комбайн белән ярдәмче өч кеше көнгә биш тоннага кадәр җыя. Алга таба тулысынча автоматлаштырырга ниятлибез”, – ди фермер.

Карлыганны кырдан ук алып китсәләр дә, сезонында бәясе аз булу һәм эшчеләрне кыш көне дә эш белән тәэмин итү максатыннан бер ел элек эшкәртеп сатуны да җайга салганнар. Бер өлешен туңдыргычларда саклыйлар, икенче өлешеннән кайнатма, джем, смузилар ясыйлар. 

– Эшкәртеп сату хәзер бик актуаль. Әлегә мондый мөмкинлеге булмаган фермерлар да мөрәҗәгать итә безгә. Кооперативларга берләшеп эшлибез, – ди Тимур Усманов.

Борчуы да юк түгел, “былтыр халыкның сатып алу сәләте кими баруы сизелде. Быел ничек булыр, әле бәяләр ничек буласын да белмим. Яхшысын гына уйлыйсы килә” ди ул. 

Эшкәртеп сату отышлырак
Чүпрәле районындагы «Дуван бакчалары» кооперативы җиләк-җимеш культураларын саклау һәм беренчел эшкәртү белән шөгыльләнә. 2021 елда 1000 тонна җитештерү куәтенә ия җиләк-җимеш саклагыч төзегән. Хәзерге вакытта алма эшкәртү проекты гамәлгә ашырыла. 

– 600 гектар мәйдан җиребез бар. Аның яртысын бөртеклеләр алып тора. 6 гектарында – кура җиләге, 9 гектарында – җир җиләге, 192 гектар җирдә алмагач үсә. Карлыган 76 гектарны били, – дип сөйләде “Дуван бакчалары” хуҗасы Альфред Хәйруллин.  
Хуҗалыкта, кырдагы белән беррәттән, төзелеш эшләре дә бара. Сортларга бүлү һәм эшкәртү цехы торгызмакчылар. Дәүләтшиннар кебек, алар да алмаларын Чувашиягә алып барып, сок ясаталар.

– Анда Татарстаннан гына түгел, Ульяновск, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрдән дә киләләр. Эшкәртеп бетерә алмыйлар, шуның белән былтыр кырда 200 тонна алмабыз калды. Ярый, җир өлеше булыр дип тынычландырдык үзебезне, – ди фермер.
Быел карлыган мәйданнарын арттырганнар, кура җиләгенекен киметкәннәр. “Карлыганны комбайн җыя, җиләкне кул белән җыярга туры килә. Зур мәйданнарда эшләгәч, өлгереп җитеп булмый. Шуңа киметергә туры килде”, – дип аңлата Альфред Хәйруллин.

Бүген хуҗалык җир җиләген җыеп сату белән шөгыльләнә.«Килограммын 350 сумнан бирәбез, сатылып бетеп бара, заказлар тулмый да кала», – ди әңгәмәдәшем. 

Сүз уңаеннан: 2025 ел йомгаклары буенча республиканың авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 1050 гектардан артык җиләк культуралары мәйданнары бар. Тулаем җыем 1,0 мең тонна тәшкил иткән. Агымдагы елда җиләк-җимеш уңышын узган ел дәрәҗәсендә җыю планлаштырыла. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading