Килен төшердек әле. Борынгыдан килгән йола нигезендә бөтен шарты үтәлде: яучы җибәрдек, барып килештек, яшь киленнең бирнә сандыгы да сөендерде, аңа су юлын күрсәткән арада кияү мунчасы да өлгерде!
Әтнәләрдә туй иттек! Туйга килгән туган-тумача, кода-кодачаларның арасында без дә бар идек.
Туй үпкәсез булмый! Һәр районның үз «фишка»сына гына әйләнгән үзгә бер милли бәйрәме була. Әйтик, арчалылар Ат көне бәйрәме белән дан тотса, Алабугада — Спас ярминкәсе , Әтнәдә исә туй гөрләде!
Әтнә районы һәм Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә куелган «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале быел Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
Иң күркәм һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе бу — Мондый фестивальләр безгә йолаларыбызны саклап калу өчен бик мөһим, — ди Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.
Туй бит ул туганлашу белән беррәттән еракта яшәүче туганнар белән дә күрешү бәйрәме. Бу фестивальгә дә Арча, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе, Апас районнары килгән иде. Соңгыларына хәтта чакыру да җибәрелмәгән, туй үпкәсез булмый дигәндәй, хәтер калды, дисәләр дә, җыр-күчтәнәчләрен мулдан төягәннәр!
Ә чакырылмаган кунакның урыны һәрчак түрдәрәк — бәйрәмне нәкъ менә Апаслылар ачып җибәрделәр дә!
Гармунчылар, барча авыл халкы исә урам тутырып, җырлый-җырлый кыз алып төшкәндә, милли йолаларның һәр бизәге куандырды — малай-шалайлар юлны бүлделәр бит! Кияү ягы юмарт икән — бәлеш биреп котылды. Мондый чакта шунсыз ярамый да, яңа тормыш юлы башында килер бәхетләрнең юлын тарсынмау хәерле!
Хәзинә Туйлар гимнына әверелгән ретро җырларыбызны җырлавы да рәхәт инде — үзебезнеке бит, үткәнебез, ничәмә буын парларны кавыштырган хәзинәбез!
«Туган ягым» мәдәни һәм ял итү паркы капкасы төбендә кайнана каптырган бал-майның да яшьләргә гасырлардан килгән фатыйхасы бер — тәмле телдән, йомшак сүздән уңсыннар. Кайната кешенең дә яшьләргә түгәрәк ипидән авыз иттерүендә хикмәт бар — тормышлары түгәрәк, ә йөгәне ир кулында булсын, әлбәттә. Өстәл тулы милли сыйлардан авыз иткәч, кунакларны тормыш гамьнаренә тулышкан төрле мәйданчыклар каршы алды.
Әтнәдә әрләшмиләр! Никах мөһере мулла кулында. Мәҗлеснең төп мулласы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның вәгазе бик үтемле иде. Мәҗлескә килгән кунакларга ул үз мәйданчыгында ир белән хатынның гына түгел, кайнана белән килен вазифаларын да җепкә тезеп аңлатып бирде. Әтнәлеләр өчен сөендем, безнең җирлектә талашып урамга чыгу гадәте юк, төп нигездә бик дус яшибез, диләр.
Бер почмакта себерке бәйләделәр! Анысының да үз сере, арыган тәнеңә мунча сихәте тисен дисәң, мәтрүшкә белән бөтнекне дә кыстырырга кирәк. Тормышта табак-савыт шалтырамый тормый, ә күңелгә кагылган үпкәләрне мунча пары юып ала да инде.
Бер почмакта кызлар, яшь киленнәр чигү чиксәләр, икенче почмакта балалар мәш килделәр — борынгы җырлы уеннар уйнадылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр.
Киленнәр көч сынашты Киленнәр димәктән, фестивальдә Әтнә киленнәре дә көч сынаштылар бит әле. Алар өчен махсус «Уңган килен» бәйгесе оештырылган иде. Бәрәскә авылында туып, Олы Бәрәзә авылына 10 ел элек килен булып төшкән. Ир хатыны булып яшәгән еллар мине сабыр булырга өйрәтте ди ул.
—Тату яшәү өчен бер-береңне хөрмәт итү генә җитеп бетми, әз генә хәйләкәр булырга — иреңне көйләп, тәмледән тәмле ризыклар пешереп сыйларга кирәк. Ни дисәң дә ир күңеленә мәхәббәт юлы ашказаны аша үтә бит, — ди Гүзәлия Бурибаева.
Мәйданчыклар арасында иң «тәмле»се, туй кызы күлмәкләре күргәзмәсе иде. Кызлар кызыгып үтсәләр, өлкәннәр күңелен исә хәтирәләр биләгәндер. Әлеге күргәзмәдә 1946 елгы туй күлмәгенә кадәр бар иде. Иясе — Түбән Бәрәскә авылы кызы Сания апа Хакимиуллинага аны сугышка киткән әтисе Германиядән алып кайткан.
—Минем бабай, буй җиткән кызыма, дип Германиядә ике күлмәк сатып алган, берсе — ак, икенчесе кара төсле була. Карасы сакланмаган. Ә менә ак төслесен кияүгә чыкканда гына кия ул. Аны әле яшьлегемдә мин дә кигәләдем. Әни 71 яшендә вафат булды, исән чагында ул аны сандыгыннан да чыгармады, — ди Гөлсинә апа Хәкимуллина.
1956 елда Комыргуҗа авылында кавышкан Гөлсинә апа белән Рафаил абый Мөхәммәтҗановларның да туй киемнәре бүгенгәчә сакланган.
Төрле елларда төшерелгән туй фотосүрәтләре дә тарихыбыздан бер аваз — бик яратып карады аларны халык.
«Киертләп торырга кирәк!» Инде фестивальнең төп өлешенә күчик. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина әйтүенчә, алдагы елларда күрше районнардан кунаклар чакырып, туйдагы шикелле җырлап-биеп кенә күңел ачсалар, быел яңа формат сайланган — борынгы милли йолаларыбызны яңартырга уйлаганнар.
—Туй бит ул — яктылыкка тулышкан яңа тормыш башлау дигән сүз. Без аның эчке мәгънәсен дә ачып бирергә теләдек. Йолаларыбызны өйрәнеп, аны халыкка күрсәтеп кенә калмыйча, хәзер заман яшьләренең туйларга барып күрсәтүне дә максат итеп куйдык. Күрше районнарга да шушы тәкъдим белән чыктык, һәр районга үзебез аерым бер йола билгеләдек. Алар айдан артык үзләре эзләнеп, өйрәнеп, әзерләнделәр. Әле бит йолалар да төрле якта төрлечәрәк үтә, без чыгышларны бәяләр өчен Казаннан махус белемле экспертлар чакырттык, — ди Алия Абдуллина.
Төп мәйдан сәхнәсендә төрле районнарның бер-берсен алмаштырган туй күренешләре тамашачы өчен артык шәп тоелса да, ахырдан экспертлар үткәргән түгәрәк өстәлдә исә катнашучы коллективларга җитди кисәтүләр дә ясалды, төпле киңәшләр дә яңгырады.
Бүгенге заман яшьләренә матурлык, көчле энергетика, җыр-биюләр белән генә кирәк булса да, милли асылыбызның үз таләбе, тыңларга теләмәсләр дә, колакларына тиешлесен гел киертләп торырга кирәк диләр белгечләр.
Тузаннар күтәрелә! Балтачтан килгән «Чишмә» фольклор коллективы кыз сорау йоласын күрсәттеләр. Җыйнаулашып килгәннәр бит! Баш кода да, кияү дә, бала-чагалар да ияргән. Шунда мәхәр дә бирелде. Табышмаклар да әйтелде. Йоланың асты-өскә әйләнсә дә, урынына сыешмаган һәр деталь барыбер җанга кадерле!
Балаларның өлкәннәргә кушылып чабата биюен биюләре бер нәрсәгә дәлил — мирасның бер өлеше киләчәк буынга инде күчкән, әнә ничек сиптерәләр сәхнәдә — чабатадан тузаннар күтәрелә!
Баксаң, төп көчне Закировлар гаиләсе җигелеп тарта икән. Бу төркемдә иң өлкәне — 67 яшьлек Резеда апа Закирова, 30 елдан артык хат ташучы булып эшләгән. 13 онык дәү әнисе дә әле! Бәйрәмгә дә ике килене, ике улы, 6 оныгы белән килгән!
— 89 яшьлек әнием урын өстендә, төпчек киленем аны карап калды. Төп йортта килен-кайнаналы тормыш кайный, бер түбә астырда 8 җан бик тату яшибез, — ди ул.
Тукай якташлары Арчадан килгән «Хәзинә» фольклор коллективына тиңнәр юк иде. Алар яучыдан башка гына эш итмәгәннәр. Яулыкларын чөеп бәйләүләреннән тыш, хәтта экспертлар да тел-теш тидерә алмады үзләренә.
Балык Бистәсенең «Талир тәңкә» белән Әтнәнең «Чишмә» коллективлары да сер бирмәде. Соңгылары әнә бирнә сандыгын тутырганда, төпкә әүвәл кызыл акча салып калдырды. Шулай тиешле — байлык, муллык теләп торыр, ди. Кияүгә күчтәнәч белән мунча әйберләрен дә онытмыйча, иң өскә кайнана белән кайнатага бүләк салу бик мөһим. Сандыкны ачкач та, беренче эш итеп, йорт тоткасы булган кешеләрне сөендерәсе!
Кияү мунчасы Биектаулар ягып күрсәткән кияү мунчасына җитәме соң! Декорацияләренә кадәр төяп килгәннәр. Аларга сәхнә генә тар иде. Мәйданны гөрләттеләр! Кәләшне уф-Алла арбасына утыртып, мунчага илтүләре, эссе салам дип, ләүкә астында качып утырган шаян егетне чыгарып селтәүләре, уен-көлке, җыр-моңнары, чынлап әйтәм, күңелгә әле җитми дә калды.
Бәйрәмдә танылган башкала артистлары — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары — Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» төрки-татар этнотөркеме, ABIEM PROJECT чыгыш ясады.
Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Бу фестиваль дәвамлы, ике елга бер мәртәбә генә үткәрелә дип кистереп әйтсәләр дә, әтнәләлеләр, гафу итегез, без икенче елга да килергә бүгеннән ният итәбез, яме! Килү — бездән, оештыру — сездән!
Комментарийлар