Шәһәр колагы өчен беркадәр сәеррәк яңгыраса да, моның әллә нәрсәсе юк, әлбәттә. Бары тик «балалар әйбәт, шушы тирәдә булырга тиешләр» дигәнне генә аңлата. Шулай да ул миңа кызык тоелды.
Һәм монда чынлап та авыл кешесенең мал-туарга булган карашы чагыла бугай. Йорттагы мал аның өчен хайван гына, ит-сөт чыганагы гына түгел. Ул дөньяны, һәм әлбәттә, кешенең үзен дә, хәркәттә тотучы бер көч, тылсым. Шул ук вакытта иптәш тә, юаныч та. Авыл кешесе алар белән аралашып, сөйләшеп, серләшеп яши. Авырып яткан чагында да алар ач булмасын дип урыныннан кузгала, атлап китә һәм... савыга. Читкә китеп торса гаилә әгъзалары белән беррәттән шуларны да сагынып кайта.
Бу мөнәсәбәттә борынгы бабаларыбызның яшәү, көн итү өчен мөмкинлек биргән табигать көчләренә, тереклек ияләренә табынуының дәвамы да чагылып киткән шикелле була. Табигатьне үзеңнең бер өлешең итеп тою. Үзеңне табигатьнең бер кисәге дип исәпләү. Бик күп диннәрнең асылында яткан бу төшенчә бер дә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Абзар-курадагы мал-туар адәм баласын табигатьнең башка тереклек ияләре белән бәйләп тотучы бер җеп сыман. Артык тирәнгә кермичә, шагыйрь теле белән әйтсәк: «Сыер в деревне больше чем сыер».
Аннан соң, мал-туарсыз йорт ул авыл җирендә беркадәр сәеррәк тә кабул ителә әле. Ну, капкадан килеп керәсең - тавыклар тибенеп йөри. Казлары каңгылдаша. Утарында үгезе койманы җимерергә тырышып пыр туза. Шундук аңлашылып тора инде - бу нигездә тулы тормыш бара. Ә капкадан керүгә бернинди дә хәрәкәт сизелми икән, ничек кенә матур-төзек булмасын, бу дөнья тере түгелдер, ул ниндидер декорация генәдер шикелле тоела. Нәрсәдер җитми аңа. Ниндидер сәер ялгызлык салкынлыгы сизелә. Кош-корт асрамаган ишегалдына чыпчык та төшми ич. Хәтта җим куйсаң да. Бәлки, әлеге энергетиканы ул да сизә торгандыр.
Һәм тагын бер нәрсә. Абзар-курадагы мал-туары белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгән кеше үзен тормышта җайлырак итеп тоя, башкалар белән җиңел аралаша, аларның җылы мөнәсәбәтен татып яши. Бу хакта психологлар күп язган, артык салулап тору кирәкмидер. Ә менә мал-туарга карата агрессив мөнәсәбәттә булганнар турында берәр статистика алып барыла микән? Белмим. Үземә таныш булганнар арасыннан шундыйларны барлап караганым бар. Моңа атны аранга кертеп кыйнарга яратучылар да, сыерга сәнәк белән тондыручылар да, таяк ыргытып, кош-кортны аяксыз калдыручылар да керә. Аларның берсе дә диярлек җәзасыз калмады: кемдер гариплеккә юлыкты, кемдер авыр чиргә уралып бик интегеп җан бирде, кемдер үз-үзенә кул салды, кемдер хәбәрсез югалды... Мин ниндидер нәтиҗә чыгарырга теләмим, сез бары тик үзегез белгәннәрне барлап кына карагыз.
Менә шуларны уйласаң, өлкән яшьтәгеләрнең мал-туар асрарга маташуының сәбәбе аңлашылган кебек була. Авыр булсын, кыйммәткә төшсен - мөһим түгел. Бу аларның яшәргә омтылышы, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышуы. Бу - хәрәкәт. Хәрәкәттә бәрәкәт бар. Һәм бәрәкәт матди үлчәмдә генә үлчәнми.
Фото: http://www.pravmir.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар