Амбарлар тулса, безгә дә була

Мал асраучы авыл халкы кесәсендәге акчасын барлый башлады, терлекләр өчен ашлык әзерләп куясы бар. Югыйсә көшелендә вакытта хәстәрләп куймасаң, кышын малларда «муканит» чире килеп чыгуы бар. Быел уңыш әзрәк булгач, бу «авыру»ның таралуы да ихтимал бит. Тагын нинди авыру инде бу дип хафага төшмәгез, җор телле авыл халкы, малларга ашатырга...
Басу-кырларда эшнең гөрләгән чагы: комбайннар ура-суга, машиналар ташый, ындырларда эш кайный. Көннәр дә, ниһаять, матурланып китте. Урып-җыюның уртасына да якынлашып киләбез инде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна башына биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда ашлыкның 49 проценты җыеп алынган, 787,5 мең га суктырылган. Барлыгы 1537,0 мең тонна ашлык җыелган. Әлегә төбәк азык-төлек фондын формалаштыру гына теләгәнчә түгел, эшләр акрын бара. Бу турыда ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйттеләр. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бу эшне озакка сузмаска куштылар. «Моны мәҗбүри рәвештә үтәү зарур», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов та. Ул шулай ук бу мәсьәләгә битараф караучы холдинглар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бернинди программада катнашмаячак дип тә кисәтте.
Авыл халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе дә - хәзер шул малларга кышка ашатырга ашлык хәстәрләп калдыру. Уңыш азрак булгач, аның бәясе күтәреләсе билгеле иде. Шәһәр халкы кибеттәге икмәк бәяләре артачак дип кайгырса (ипи бәяләре якынча 15 процентка артыр дип фаразлыйлар быел), авыл халкын иң элек малларга ашатасы ашлыкның ничә сумнан сатылачагы борчый. Ашлыкны кайдан, кемнән алырга - башларында шундый уйлар бөтерелә. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел 3 нче класслы бодайның 1 тоннасы 8 меңнән, арыш 6,2 меңнән сатып алыначак, дип хәбәр иткән иде. Районнарда ашлыкны күпмедән сатарга җыеналар, халык аны кайдан ала, урып-җыю эшләре бүгенге көндә ничек бара? Игенчеләрдән, ашлыкны сатучы һәм алучылардан сораштырып карыйк әле.
Ашлык алучылар:
Рәхимә Низамова, Балтач, Арбор: «Ашлыкны инде күптәннән белешәбез. Менә әлегәчә таба алган юк. Күптән түгел генә алыпсатарлар Самарадан алган бодайны сатып йөрделәр. Килосын 8 сумнан сата башлаганнар иде, алучы күп булгач, авылны чыкканчы аның бәясе 10 сумга кадәр менде. Ашлык табу быел бер проблемага әйләнде әле ул, колхозда эшләүчебез дә юк. Сөтне күмәк хуҗалык аша җибәрәбез бит инде. Колхоз һич югы сыер асраучыларга булса да ашлыкны арзанрак бәядән сатса, әйбәт булыр иде. Хәер, кем белгән, урып-җыю дәвам итә бит әле. Амбарлар тулгач, безгә дә өлеш чыгар, бәлки...»
Фәрит Хисмәтуллин, Апас, Әҗем: «Ашлыкны алмаган әле, алырга җыенам гына. Урып-җыю әле тәмамланмаган бит. Без фермерлардан алабыз инде. Быел бодайны - 9 сумнан, ә арпаны 8 сумнан сатарга җыеналар. Агрофирмаларда бераз кыйммәтрәк булыр инде ул.
Гөлсем Каюмова, Мамадыш: «Ашлык алучылар бар инде, безнең генә өлгерә алган юк. Халык арасында төрле бәяләр ишетелә. Берәүләр, мәсәлән, арышны фермерлардан килосын 7 сумнан сатып алганнар, бодай 12 сум буласы, имеш. Шул ук вакытта, быел уңыш аз булгач, арпаны 20 сумнан сатарга җыенучылар да бар диләр. Кем кайдан һәм күпмегә таба ала инде...»
Ашлык сатучылар:
Шәйдулла Сәлахов, «АК БАРС АГРО» ҖЧҖ җитәкчесе, Арча: «Быелгы ел өчен уңыш әйбәт булды, Аллага шөкер, без бик тә канәгать. Әлегә урып-җыю эшенең якынча 70 процентын төгәлләдек. Арыш бик әйбәт булды: гектарыннан 45 центнер чыкты, арпаны 25-26 центнер белән төгәлләдек. Борчак та, кукуруз уңышы да куандырды. Хезмәткәрләргә, укытучыларга, пенсионерларга - барысына да ашлык бирдек инде, алты сумнан һәммәсенә дә. Шулай ук пай җирләре өчен дә ашлык бирелде. Халык та, без дә бик канәгать: бер-беребезне аңлашып, ярдәм итешеп яшибез. Арыш 6 сум 2 тиеннән сатылыр дип торабыз, ә бодай турында әлегә төгәл генә әйтеп булмый».
Зиннәтулла Хәйруллин, «Савали» ҖЧҖ агрофирмасы җитәкчесе, Киров, Малмыж: «Ел коры булды быел, шуңа күрә уңыш та азрак. Гектарыннан 25 центнер чыга. Урып-җыю эшенең әлегә 60 проценты төгәлләнгән. Ашлык бәясенең килограммы 8-9 сум булыр дип торабыз».
Минталип Миңнеханов, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе, Тукай: «Уңышны елына күрә начар димәс идем. Яхшы орлык, төрле препаратлар куллану да үз нәтиҗәсен бирде. 50 га җирдә безнең ясалма сугару системасы эшли. Аннан уңыш гектарыннан 45 центнер чыкты. Башка урыннардан гектарыннан 23-24 центнер булды. Уртача алганда, быел гектарыннан 30 центнер ашлык җыеп алдык. Халыкка сатар өчен 150-200 тонна әзерләп куйдык. Бәяләр якынча 6,5 сумнан 8 сумга кадәр булыр дип уйлыйбыз. Бу ашлыкның сыйфатына бәйле».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...107301
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11111
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.142511
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47300
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17900
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2823211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.149212
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24901
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...390208
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...521508
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.476917
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.90505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.212801
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642501
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...107301
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154100
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.170900
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!208203
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119318
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика