“Сөлгеле капка”: дүрт милләткә бер бәйрәм Яшенләп яңгыр ишсә дә, күперләре ишелсә дә юллары киселмәде.
Арча районының Ташкичү авылы елдагы традицияне дәвам итеп быел бишенче мәртәбә "Сөлгеле капка" дип исемләнгән ачык фольклор фестивале үткәрде. Гади генә бәйрәм түгел иде бу, республикабыз чикләрен киңәйтеп, илебезнең татар яшәгән төбәкләреннән – Киров, Марий Эл, Оренбург, Самарадан да җыр-моң сөюче, бигрәк тә халкыбызны асыл җәүһәрләре булган – борынгы җырларыбызны, милли йолаларыбызны өйрәнеп, аны киләчәк буынга тапшыру нияте янып яшәүчеләрне янә үз мәйданына җыйды.
Вәт сөлгеләре дә, сөлгеләре...
Милли мирас дигәндә, әлбәттә, халкыбызның онытылмас җырлары, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре, биюләре, татар халкының үткәнен бизәгән кул эшләре, милли шөгыльләре күз алдына килә. Ләкин еллар йомгагы алга тәгәрәгән саен, үткән чорлар арасы ерагая бара.
Тик бу юлларда күпме бай хәзинә ята. Алар тарих тузаны белән исәпләшмичә халык хәтерендә мәңге яшәргә тиешләр. Ә монысы инде үзебездән – бүгенге әби-бабай, әти-әниләрдән тора. “Сөлгеле капка” фольклор фестивале нәкъ менә мәдәни мирасыбызны үлемсез итү ниятеннән гамәлгә куелган да инде.
Һава торышы бу көнне көйсезләнеп торса да, Ташкичү авылына юл тоткан катнашучыларның да, кунакларның да юлына киртә була алмады. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде. Фестивальне оештыручылар сүзләренчә, быел да 100 дән артык гариза алынган, арадан исә иң-иңнәре генә сайлап алынган. Арча, Аксубай, Апас, Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе, Балтач, Зәй, Казан, Кама Тамагы, Кукмара, Югары Ослан, Яшел Үзән, Әтнә, кыскасы, республикабызның һәр районыннан диярлек иҗат коллективлары чыгыш ясады. Номинацияләр дә төрле – "Халык җыры", "Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик күренеш".
Һәр бәйрәм кунакларны каршы алудан башлана. Әлеге фестивальне оештыру идеясы белән янып йөреп, аны гамәлгә куйган һәм оештыруын да үз өстенә алган “Өммегелсем” халык фольклор коллективы да сер бирмәде, авыл уртасында ук Сабантуе ясады дисәм дә ялгышмам. Кайнар чәй, җылы коймак тәнгә ял бирсә, күңелләрне җыр күтәрде. Урам буйлатып гармуннарда уйный-уйный мәйданга төште халык.
Хәтта бу хозурлыктан Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов да читтә кала алмады, кулына гармун алып сыздырды. Сер итеп кенә әйтәм, фестивальнең быелгы чыгымнарын да ул үзе күтәргән. Теләкләре дә зурдан, киләсе елларда бу бәйрәмне я Арчаның Сабантуе мәйданында, яисә Яңа Кырлай авылында тагын да зуррак итеп үткәрергә ниятли. Бик хуп!
Ә мәйданда бәйрәмнең, әлбәттә, иң матур мизгелләре куандырды. Фестивальнең исемен ассызыклап, сөлге халкыбызның йөз аклыгы, милли бәйрәмнәребездә колгаларда җилфердәүче гаилә ядкаре генә түгел, халкыбыз йолаларының бер төсмере булганга күрә, сөлгеләр парады мәйдан әйләнде. Һәр коллективның кулындагы үз ягына гына хас алымнар белән чигелгән асыл сөлгеләр искиткеч, берсеннән-берсе матур итеп, оста эшләнгәннәр. Татар халкы гомер-гомергә уңган, булган ул. Ә бит әле мәйданда мари, керәшен, рус милләте вәкилләре дә горур атлап узды!
“Әйләнеп кайтырбыз”
Мәгәр рәхәт иде бу бәйрәмдә, үзебезчә – авылча, рәхәтләнеп гармуннарда уйнап җырладык, тыпырдатып биедек. Халыкчан дуслык ныгыды, бу дуслык хәтта туганлык җепләре булып ялганды.
Фестивальнең максаты да изге – төрле-төбәкләрдә яшәгән җыр күңелле милләттәшләребезне берләштерү. Шулай булмаса, Апас районында иҗат итүче “Садә” фольклор ансамбле икенче ел рәттән иртәнге сәгать алты яртыдан сәфәр кузгалып, 300 чакрым юл үтеп килмәсләр иде.
–Шушы кызларның ирләре дә бар, өйдәгесен ничек көйли торганнардыр, җитәкчебез Земфира Мөхәммәтованың репетициягә дип бер сызгыруы җитә, шыбырдашып килеп тә тулалар.
Араларында мин иң хөрмәтлесе – гармунчы абыегыз – Ринат Шакиров булам. Сиксән яшенә таба атлыйм инде. Тальянда да уйныйм. Бу ансамблебезнең тарихы да бик саллы – оешуына 40 елдан артып китте. Инде ничә буын җырчылары алмашынды. Борынгы җырларыбыз онытылырга тиеш түгел, аларны бездән туган балалар да, оныкларыбыз да рәхәтләнеп җырларга тиеш. “Сөлгеле капка” фестиваленә дә шуның өчен киләбез, күпме җырларны хәтердә яңартабыз, кушылып җырлыйбыз. Бигрәк бай бит безнең халык, никадәр җырларыбыз киштәдә тузан сулый икән. Ә бүгенге җырларның ник бер сүзе исә калсын, көйләре дә дөмбер-шатыр, сүзләре дә керделе-чыктылы. Һәммәсе дә түгел билгеле, ләкин эстрада күптән чүпкә батты, – ди Ринат ага.
Бу төркем иҗатчылары волонтерлык эшен дә колачлаганнар икән. Махсус хәрби операциягә кирәк-яраклар тегеп җибәрәләр, москит челтәрләре үрәләр. Рәхмәт кенә изгелекләренә!
Киров өлкәсенең Иске Йөрекле авылыннан килгән “Шатлык” бию төркеменә исә барысы 8 кеше йөри. Бәйрәмгә быел гына килсәләр дә, биредәге мохит искиткеч, диләр. Гомер уртасына җиткәч, бию хәрәкәтләрен өйрәнүләре бәлки җиңел дә түгел, ләкин бу төркемнең парлы гаиләләрдән торуы аны тагын да дәрәҗәлерәк итә!
Мари Төрек районының, Сардаял авылыннан килгән “Сардаял” фольклор төркеменең исә бәйрәмдә өченче ел катнашуы. Ныгытып саф татарча сөйләшә алмасалар да, татарча бик шәп аңлый үзләре. Без бит Татарстан белән чиктәш, авылыбыз нибары 2 генә чакрым ераклыкта урнашкан. Ут күршеләребезне хөрмәт иткәнгә дә татар телен өйрәндек без дип елмая Сардаял мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Сорокина.
–Пешәңгәр авылы үзешчәннәре белән уртак дуслык концертлары да оештырабыз әле.
Алар безнең бәйрәмнәргә, без алар оештырган концертларда катнашырга киләбез. Чиктәш ызанда ике милләт халкы гомер буе дус яшәдек. Төркемебезгә килгәндә, иң олысына 70 яше тулып килә, яшьләрчә бии дә, җырлый да, асылда җыр яраткан кеше картаймый ул! Шунысы кызганыч, авылда 100 кенә йорт калды, яшьләр калага ашкына, авылда безнең кебек карт-корылар гына торып кала. Авылларны яшәртәсе иде, – ди ул.
Әтнәнең Чымбулат авылыннан килгән “Сәйлән” фольклор ансамбленә йөрүчеләрнең дә иң олысы Нәфисә апа Җәлиева 70 яшен үтеп киткән. Алар инде бу бәйрәмдә үз кешеләр – дүртенче мәртәбә катнашулары икән.
–Бу бәйрәмне бер килеп күрү җитә, Аллаһым гомер бирсә, икенче елга да киләм әле дигән сүзне кайтып киткәнче үк әйтәсең. Биредә барысы да безнең кебек җыр яраткан, татар халкының гореф-гадәтләрен, асыл мирасын саклап, тормышны яратып яшәүчеләр җыелган. Бертуганнар шикелле сагынышып киләбез, кочаклашып күрешәбез! – диләр алар.
Ә менә Сарман районының Зур Нөркәй авылыннан килүче иҗатчылар исә юлда нинди генә могҗизаларга юлыкмаганнар. Яшен яшенләгән, яңгыр ишкән, хәтта артларыннан ук күпер җимерелеп төшкән, әмма боларның берсе дә “Сөлгеле капкага” алып килер юлларын кисмәгән!
–Без юл буе Тукай шигырьләрен укып килдек. Тукай эзләре ягылып калган, данлы Арча төбәгенә коеп яңгыр яуганда кузгалсак та, без үтеп китүгә Юлтимер белән Сарман арасындагы күперебез ишелеп төшсә дә, туктап калмадык, әйләнеч юлдан кайтырбыз дип, юлыбызны дәвам иттек. Иң кирәк чакта көчле яңгырлар юлны юсын әле! Безнең Шиһабетдин Мәрҗәнинең дә аяк эзләрен саклаган туфракка басып карыйсыбыз килде. Юлда аның рухына да догалар кылдык, юлдагы догалар кабул була ул! Арчалыларның кунакчыллыгына тиңнәр юк! Туганнарыдай каршы алып, рәхәтләнеп кунак итәләр. Шуны әйтәсебез килә, үзләре генә түгел, балаларын, оныкларын да алып килсеннәр иде бәйрәмгә килүчеләр. Халкыбыз бик бай, без гореф-гадәтләрнең һәммәсен беләбез дә, ләкин өстебездә зур бурыч йөкләнгән, без аларны балаларыбыз, оныкларыбыз кулына тапшырырга тиеш, ди сарманлылар. – Күрәсезме, бирегә килер өчен чәч үстереп, ике толымга үрдек, чулпыларыбызны тактык, милли күлмәкләр тектердек, чын татар ханымнарына хас булганча киендек. Менә көндәлектә дә шулай йөрсәк иде. Бу безнең миллилегебезне искә төшерүче бәйрәм дә бит әле!
Әйе, милли мәдәниятебезне, халкыбызның борынгыдан килгән иҗатын, мәдәни мирасын, йолаларны, гореф-гадәтләрне, биюләрен саклау, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен дә, иҗат коллективлары өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак та “сөлгеле капка” кебек фестивальләребез кирәк иде безгә. Монысы өчен әлеге фестивальнең хуҗабикәләре Гөлфия Максумова белән Тәнзилә Вәлиевага рәхмәт ирештерү кирәктер.
Әгәр дә моннан шактый еллар элек Яшел Үзән районының Карагуҗа авылында үткәрелгән “Куш капка” авылына барып, халыклар дуслыгына дан җырлаган, милли мирасыбызны саклауга йөз тоткан моңа охшаш бәйрәмне күрмәсәләр, кайтыр юлда ук мондый бәйрәмне Казан артында да үткәрәбез әле дип уй кормаслар иде. Арча төбәге инде ел саен 500ләп кунакны “Сөлгеле капка”га кабул итә икән, димәк, саллы юл ярылган, афәрин, диясе генә кала.

Арча муниципаль районы администрациясе фотолары
Комментарийлар