16+

"Башта авыл халкы миңа ышанмады..."

Бүген фермерларның күбесе җиргә береккән кичәге гади хезмәт кешесе. Арча районы Каргалы авылы егете Илһам Низамов исә шуларның берсе. 

"Башта авыл халкы миңа ышанмады..."

Бүген фермерларның күбесе җиргә береккән кичәге гади хезмәт кешесе. Арча районы Каргалы авылы егете Илһам Низамов исә шуларның берсе. 

Гомер уртасына җитеп килгәндә ялан җиргә казык кагып, әүвәл алпавытныкы кадәр йорт җиткергән, аннан утарын киңәйтеп, бакча башына сыерлар торагы төзегән. Үзенең пай җирләрендә икмәк игә, сөтчелек тармагында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. 

– Без бит авыл егетләре! Шөкер, туган җиребезнең ашлы туфрагы гомере буе ипи ашата үзебезгә! – дип елмая ул. 

Бер йортта ике тәкә башы сыймый, дип, туган нигезен энекәшенә калдырган да, үзе Пөшәңгәрдә төпләнгән. Һөнәре белән агроном, туган як кырларын биш бармагы төсле белә.  

Төрле кырлар бар, Арча ягында җирне дә ашламыйча гына икмәк алам димә. Күмәк хуҗалыклар электән авырдан атлады, аксый башлагач та, күңелгә уй керде. Үз-үзеңә эшли башларга кирәклеген, ни хикмәт, кешегә кадәр аңладым мин. Барлыгы 18 пай җирен үзем рәсмиләштердем, бу туганнарныкы, танышларныкы, үзебезнекеләр. Башта авыл халкы миңа ышанмады, дөньяларның асты өскә әйләнер дип кем белгән? Дәүләт 3 миллион сумнан артык акча бирә, дигәч, мин дә тәвәккәлләп керешкән идем, бирделәр, тик, тулысы белән эләкмәде. Аның бер миллион өлешен район бирергә тиеш икән, кул гына куйдырдылар да, дога кылдырдылар. Нишлисең инде, ул кешеләрнең эзе дә юк районда, ә “яхшылык” онытылмый икән... Күз курка, кул эшли, диләр, 24  башка исәпләнгән гаилә фермасы төзедем. 70 000 сумга Голштейн токымлы 10 тана сатып алган идем, аларны бозаулаттым. Хәзер ишәйтелгән сыерлар алар, – ди Илһам әфәнде. 

Тәүлегенә ким дигәндә 33 центнер сөт сауган фермерның адымнары ипле. Кереме дә, чыгымы да җитәрлек. 
– 150 000 тәңкәлек ашлама кирәк. 200 000 тәңкәлек ягулык китә. Ферма салганда муеннан бурычка баткан идек. Дәүләт хәленнән килгәнчә ярдәмен дә биреп бара шикелле. Җир булгач, аны эшкәртер өчен техникасын да юнәтәсең. Ни кирәк шул бар. Комбайнга кадәр сатып алып куйдык. Ярый әле элегрәк алып куелган. Хәзер әнә котырыплар артты бит бәяләр, – ди. 
Шулай да көрсенми ул. Туган җирендә яшәве белән бәхетле! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading