16+

Атна саен бәйрәм. Әле Уха, әле Бәрәңге бәйрәмнәре...

Хәтәли бәрәңгесе! Авыл өстенә күтәрелеп менгән бәрәңге исенә борынны ярып, үз тәмен өстәгән сыйларның берсен әтнәлеләр әнә шулай дип атыйлар. Әтнә районының Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. "1000 кешегә якын кунак сыйлаганнар", дип ишеткәч, чын дөресен белергә бәйрәмне оештыручылар белән элемтәгә кердек. 

Атна саен бәйрәм. Әле Уха, әле Бәрәңге бәйрәмнәре...

Хәтәли бәрәңгесе! Авыл өстенә күтәрелеп менгән бәрәңге исенә борынны ярып, үз тәмен өстәгән сыйларның берсен әтнәлеләр әнә шулай дип атыйлар. Әтнә районының Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. "1000 кешегә якын кунак сыйлаганнар", дип ишеткәч, чын дөресен белергә бәйрәмне оештыручылар белән элемтәгә кердек. 

Райлә белән Фидаил Кадимовлар - бәрәңге бәйрәмгә нигез салучылар икән. Ягъни идея авторлары.
- Моңа кадәр без аны ел саен мәдәният йорты каршында үткәрә идек. Бер чиләк бәрәңгене җиргә каплап, кырдагы шикелле пешерәбез дә, авыл балаларын "өстәл"гә көтәбез. Алдан ук бөтен авыл баласына чакыру бирәбез югыйсә, яртысы килсә килә, килмәсә дүрттән бер өлеше, дигәндәй. Арада бер дүрт-бише беләкләренә кадәр күмер карасына буялып, тәмләп бәрәңге ашый! Хатыным Раилә мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли, мин - мичкә ягучы. Аптырамагыз, безнең авылдагы мәдәният йортын 1980 елларда ферма буена, авыл йортларыннан читкә салып куйганнар. Авылга газ кертелгәндә дә онытып калдырганнар. Мәдәният йортына бүгенгәчә утын белән күмер ягабыз. Нәкъ совет елларындагыча. Авылларның хәле елдан-ел мөшкелләнсә дә, Раилә белән күңелебезне төшермибез - авыл уртасына 50 урынга гына исәпләнгән мәдәният йорты салып бирмәсләрме дип өметләнәбез. Өметсез шайтан гына ди, безнең халык, белмәссең. Ә бит әле Ары эшли һәм яши белә торган авыллардан, - ди Фидаил әфәнде.

Бәйрәмне исә авыл уртасындагы Сабантуе мәйданында үткәрделәр. Бердәмлек күрсәтеп, йодрык үзәгенә туплану, ягъни авыл уратсына җыелу халык өчен дә бик рәхәт, җирле җитәкчеләр авылны яңа мәдәният йортлы итү турында да киләчәктә уйланмый калмаслар, билгеле. Читкәрәк кителде, сүз башыбыз бәйрәм иде.

Раилә ханым быел да бәрәңге бәйрәменә иртән яздан ук әзерләнергә керешә. Бәрәңгенең махсус иртә өлгерә торган сортын да ире Фидаил әфәндегә биш буразна утырттыра. Ә җәй уртасы җитәрәк, Фидаил әфәнде аңа шәп кенә бер фикер җиткерә.
- Их, Раилә... безнең тырышулар юкка ла. Хәзерге балалар бәйрәмгә килеп тә, күмердә каралып пешкән бәрәңгегә үрелергә җирәнә. Бармагы да буяла дип курка, ничек итеп ашыйсын да белми, гаеп тә түгел. Ник дисәң, әти-әнисе шәһәрләшеп, учак күмерендә бәрәңге пешереп күрсәтмәгән, ул хакта әби-бабайсы да сөйләмәгән. Татар халкының иң тәмле сые - күмердә тәгәрәткән бәрәңге икәнлеген каян белсен ул? - ди. 

Бу сүз, бәхетләренә каршы, районның мәдәният йорты бүлегенә дә барып ирешә. Ә җитәкчелек, әрнү катыш әйтелгән фикернең җәһәт кенә уңай ягын эләктерә. Әйдәгез, район күләмендә зурлап, бәрәңге бәйрәме үткәрәбез, диләр. Йомры гәүдәле, йодрык гәүдәле, дип җырлар багышланса да, бәрәңгегә атап бәйрәм үткәрү уе берникадәр куркыта куркытуына да, тәвәкәллиләр. 

- Үзебезнең авыл эченә игъланнар язып элдек, күрше авылларга да хәбәр салдык. Күрше районнар кайлардан ишеткән диген, киләбез дип хәбәр салдылар. Ут күршебез Марий республикасыннан да кунаклар кабул иттек. Аралашып яшәү күңелле. Арчалыларның фольклор ансамбле килеп, бәрәңге утырту, әтнәлеләр бәрәңге алу йолаларын күрсәттеләр. Гореф-гадәтләргә, милли җыр-биюләргә бай бит безнең халык, менә шуларны киләчәк буынга җиткерү дә безнең төп бурычыбыз, - ди Ары авылы мәдәният йортыны җитәкчесе Раилә ханым Кадимова.

Яшел Үзән райоының Яке авылы үзешчәннәре дә бәйрәмгә нур өстәде, башкала җырчылары да мәйдан гөрләтте. Ә менә халык, ни гаҗәп, гел бәрәңге сые тирәсендә бөтерелде. Районның мәдәният бүлегендә эшләүчеләр, китапханәчеләр, бәрәңгедән тәмле сыйлар пешерү буенча мастер класслар күрсәттеләр. Шуларның берсе бигерәк кызык тоелды - Хәтәли бәрәңгесе!
- Авылда хәлле генә бер бабай яшәгән. Ул табага мул гына май салып, бәрәңгене урталай кыздырып ашарга яраткан. Кызган бәрәңгенең исе урамга ук чыгып тарала бит. Аның исеме Мөхәмәтгали булган бит. Хәтәли дип кушамат такканнар. Аныңча итеп кыздырылган бәрәңгене безнең авылда бүгенгәчә Хәмәтгали бәрәңгесе дип йөртәләр, - дип елмая Раилә ханым. 

Бәрәңге пәрәмәче дә, бәрәңге кабартамасы да пешерелде. Бәрәңге белән ит бәлешенең дә исе борынны ярып керде. Ике казан итле бәрәңге шулпасы пешереп тә, бөтен кунакны сыйладылар. Ә төп сый учак күмерендә пешерелгән бәрәңге иде.
- Биш чиләк бәрәңгене иртән генә казып алдык. 9 апрельдә утырткан идек, йодрык кадәрле булып үскәннәр. Гаҗәп хәл бит - һәр эш нияттән тора. Утыртканда ук: "Йә, Раббым, кеше алдында отяка калырлык итмәсәң иде, шушы утырткан бәрәңгеләребез йодрык кадәрле булып үссәләр иде", - дип чиләк тәгәрәткән идек, менә бер йола - яңгыр яумаса да бәрәңге ишелеп уңды, - ди Фидаил әфәнде.

Ары авылында үткәрелгән бәрәңге бәйрәмендә күңелгә салып куярлык бәрәңге серләре шактый чишелде. Бәйрәмгә килмәүчеләр, ишетмәүчеләрне киләсе елга көтеп калалар, чөнки киләсе елга бу бәйрәмне фестиваль кысаларында үткәрергә ниятлиләр. Димәк, бәрәңге сыйлары да күбрәк пешерләчәк!
- Бәйрәмне үткәрүдә авыл халкының да, район хакимиятенең дә, авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләренең дә ярдәме зур булды, һәрберсенә дә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди Раилә ханым Кадимова.

Раилә һәм Фидаил Кадимовларны социаль челтәрләр аша күптән күреп-ишетеп беләбез. Алар безгә еш кына үзләре уздырган чаралардан хәбәрләр, кызыклы фото, видеолар җибәреп торалар. Раилә ханым 15 елдан артык эшли икән мәдәният йорты җитәкчесе булып. Ә алар уздырган чаралар, нәкъ менә авылда уздырган чаралар, санап бетергесез. Әле берничә атна элек кенә Ары авылындагы күл буенда Уха бәйрәме оештырдылар. Аңа кадәр шаулатып-гөрләтеп, Казаннан артистлар чакырып, Авыл көнен үткәрделәр. Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, "Татар халык ашлары", календарьдәге башка бәйрәмнәрне дә калдырмыйлар. Чираттагысына - "Капка төбе"нә әзерләнә башлаганнар әнә. Авыл халкын җыеп, кич утырырга җыеналар икән. Өстәл артында гармуннар белән җырлашып. Аннан соң Ары халкын балаларны мәктәпкә озату, җәйне озату бәйрәмнәре көтә.

Шунысы да бар, быел җәй Арыда Нурихан Фәттах әсәре буенча "44нең май аенда" дигән кинофильмның бер өлеше төшерелгән. Авылга татар киносы сәнгате йолдызлары кайткан. Авыл халкына, балаларына да рольләр табылган. Исеме яңгыраячак әле Арының. Раилә, Фидаил Кадимов кебек үз авылларына битараф булмаган лидерлары тагын әллә ниләр уйлап табар әле.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп

    Мөһим

    loading