16+

Авылларда да, мәш килеп, Яңа елга әзерләнәләр

Шәһәрдә Яңа елга әзерлек әллә кайдан ук сизелеп тора: бөтен җирдә диярлек чыршылар урнаштырылган, кибет эчләре дә матурлап бизәлгән. Кыскасы, кая карама, утлар ялык-йолык килә, халык та бүләкләр аласы бар дип тыз-быз чабулый. Авыл халкы да тик ятмый, мәш килеп, Яңа елга әзерләнә. Бездә Яңа ел алдыннан бөтен халык: мәктәп...

Авылларда да, мәш килеп, Яңа елга әзерләнәләр

Шәһәрдә Яңа елга әзерлек әллә кайдан ук сизелеп тора: бөтен җирдә диярлек чыршылар урнаштырылган, кибет эчләре дә матурлап бизәлгән. Кыскасы, кая карама, утлар ялык-йолык килә, халык та бүләкләр аласы бар дип тыз-быз чабулый. Авыл халкы да тик ятмый, мәш килеп, Яңа елга әзерләнә. Бездә Яңа ел алдыннан бөтен халык: мәктәп...

Моның өчен башта ук кар өеп куеп, аны катыралар. Аннары шулардан төрле әкият геройлары, хайван сыннарын ясыйлар да һәрберсен буйыйлар. Яңа ел бәйрәмендә авыллар сихри бер әкият дөньясына әверелә! Шул рәвешле туган якларына кунакка кайтучыларны авыллар буенча тезелешеп киткән Кыш бабай белән Кар кызы, аю, аккош, буратино, эт-мәчеләр, чебурашкалар, еланнар һәм тагын әллә нинди персонажлар каршы ала. Аллы-гөлле утлар белән бизәлгән чыршылар һәм агачлар турында әйткән дә юк инде. Ә мөһиме шул: бу матурлыкны әллә кайдан килгән сәнгать осталары тудырмый бит. Бу гап-гади авыл халкының, мәктәп укучыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән гүзәллек! Яңа ел алдыннан махсус комиссия төзелеп, алар авыллар буенча йөреп, урыннар билгелиләр. Җиңүчеләрне исә район үзәгендә тантаналы рәвештә чыршы бәйрәмендә тәбриклиләр.
Соңгы елларда Яңа елны авылда каршы алырга кайтучылар да күбәя бара. Алар да авыллардагы гүзәллек-матурлыкны исләре китеп карап йөри.
Ә сезнең якларда Яңа еллар ничек уза?
Нәфисә Кәримова, Әтнә:
- Урамда ябалак-ябалак кар ява, сәгать кичке алтылар тирәсе. Без берничә кыз-кыркын ут баганасы тирәсендә бик тә мөһим бер мәсьәләне хәл итәбез: Яңа елны каршы алырга кайдан өй табасы? Беребезнең дә әти-әнисе шушы вакытка хәтле үз ризалыгын бирми. Шулай кич җиткәч кенә, кем дә булса, безне жәлләп, ярар инде бездә каршылагыз, дип сөендерә. Без тиз генә, җыелышып, пилмән, салатлар ише тәм-томнар әзерлибез. Ул вакытта гармуны да, юньле музыкасы да юк иде аның. Булганына селкенгәләп аласың. Ә иң кызыгы малайларның, төне буе тәрәзәдән төшмичә, безне күзләве булгандыр. Мескенкәйләр, кызлар янына бик керәселәре килә, ул вакытларда аларны кертү юк та юк инде. Яңа елны малайлар аерым, без аерым каршылыйбыз. Үсмер чакның иң күңелле Яңа еллары әле дә истән чыкмый.
Минзилә Бәшәрова, Кукмара:
Бездә авыл халкы Яңа елны бик көтеп ала. Шәһәрдә торучы авылдашларыбыз һәммәсе дә диярлек кайтып бетә бу көнне. Авылда тыныч та, рәхәтрәк тә. Әле берничә ел элек кенә кич белән бөтен халык урамда чыршы бизәргә чыга иде. Шунда җыелышып уеннар уйный, коймаклар пешереп, чәй эчә идек - бик күңелле була иде. Әмма соңгы елларда бу традиция нигәдер онытылды. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында яшьләр, укучылар, балалар шугалакта хоккей уйныйлар. Һәр урам яшьләре, җыелышып, тауга чана шуарга менә. Башка көнне исә барыбыз да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, бергәләшеп, чаңгы шуарга чыгабыз. Ел саен басуларда үзенә күрә бер үзенчәлекле юллар - чаңгы эзләре хасил була...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading