16+

“Авыл, җир, крестьяннар ул – кемнеңдер бизнес-проекты гына түгел”

Сөтнең сатып алу бәясе бер елда 25 процентка кимеде, шул ук вакытта кибетләрдә 6 процентка артты, дип борчуларын белдерделәр Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында катнашучылар.

“Авыл, җир, крестьяннар ул – кемнеңдер бизнес-проекты гына түгел”

Сөтнең сатып алу бәясе бер елда 25 процентка кимеде, шул ук вакытта кибетләрдә 6 процентка артты, дип борчуларын белдерделәр Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында катнашучылар.

Татарстанда 2,6 мең крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 401 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдергәнчә, кече хуҗалыклар көче белән җитештерелгән ашлык, йомырка, яшелчә һәм бәрәңге күләме үскән, ә сөт һәм ит буенча кимү күзәтелә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров китергән саннар буенча, 2025 елда кече хуҗалыклар 160 млрд сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, бу 2024 елдан 6 процентка артык, әмма үсеш, үсемлекчелек күләме исәбеннән, бары тик шәхси хуҗалыкларда гына. Фермерлар буенча тулаем алганда 2,4 процентка ким.   
– Шул ук вакытта фермер һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимү аркасында терлекчелек продукциясе азрак җитештерелү дәвам итә. Эре мөгезле терлекләр буенча югалтулар фермерларда – 6209 баш, шул исәптән 3660 сыер. Бу фермерлар санының кимүе белән аңлатыла. Соңгы биш елда аларның саны 1242гә кимегән. Күпләр моны ветеринария таләпләре белән бәйли, әмма бу нәтиҗәле бизнес өчен мәҗбүри шарт. Шуңа күрә уңышлы фермерлар тәҗрибәсен кулланырга кирәк, мондый мисаллар бездә җитәрлек, – дип мөрәҗәгать итте ул фермерларга.

Бу көннәрдә авыл халкын борчыган сөт бәяләренә дә тукталды министр. “Сөт буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сатып алу бәясе 32 сум 24 тиен тәшкил итә. Бәяләрне тотып тору һәм бөтен тармакка ярдәм итү өчен, республика федераль үзәк белән берлектә финанс ярдәме чаралары комплексын эшләтеп җибәрә. Субсидияләр чылбырның барлык төп звеноларына бирелә: сөт җитештерүчеләргә – 500 млн сумнан артык; 180 млн сум – эшкәртүче заводларга; 185 млн сум – халыктан чимал сатып ала торган кооперативларга. Шуны аңларга кирәк: бәяләрне төзәтеп була, иртәме-соңмы, алар үсәчәк. Ә менә югалган терлекне торгызу – күпкә катлаулырак”, – диде Марат Җәббаров.

Мамадыш районыннан терлекчелек белән шөгыльләнүче фермер Алмаз Якупов сөтне үзе эшкәртеп сата башлаган.  Илле башка кадәр сыеры булганнарга сөтне үзләренә эшкәрткәндә генә файдасы булачак, ди ул.

Лаеш районы фермеры Роза Исхакова да шул ук проблеманы күтәрде. Аның әйтүенчә, сөтнең сатып алу бәясе бер елда 10 сумга кимегән, бу 25 процент дигән сүз, шул ук вакытта кибетләрдә 6 процентка артты, ди ул.

Сөт бәясе төшү аркасында эшчеләргә хезмәт хакын күтәрә алмавына борчылуын белдерде. 

Фермер хуҗалыгы эре мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 250 терлек исәпләнә, шуларның 130 ы – сыерлар. “Хуҗалыкка механизаторлар җитми. Авыл халкы райондагы эре предприятиеләрдә эшли. Алар белән без хезмәт хакы буенча ярыша алмыйбыз. Бездә уртача хезмәт хакы – 55 мең сум”, – ди ул.

Әгерҗедә терлекчелек белән шөгыльләнүче Тәлгать Муллануровны сарык йоны белән тиресен урнаштырып булмау борчый.  
– Бүген районда 5 мең баш сарык бар. 1,5 меңе – фермер хуҗалыкларында, 3,6 мең баш – шәхси хуҗалыкларда. Кызганыч, бу саннар ел саен кимеп бара. Бу гаҗәп тә түгел. Узган гасырның 80 нче елларында республикада 1 миллион баш сарык исәпләнә иде. Хәзер нибары 250 мең. 74 проценкта кимегән дигән сүз. Бүгенге көндә республикада 17 кешегә 1 сарык туры килә. Иткә әйләндерсәң – бер кеше башына 1,5 кг сарык ите. Республикада һәр кешегә 73 килограмм ит җитештерелә дип карасак, бу очракта сарык ите 2 процент кына алып тора, – ди ул.

Ә менә сарык йоны белән тиресен эшкәртү өчен ул республикада предприятие ачарга кирәк дигән фикердә. "Сарык йонын, иң яхшысы дигәндә, килограммын 40 сумга сатам. Кукмара фабрикасы, китереп бирү шарты белән, тупас йонны 31-32 сумга кабул итә. Түләп озатсаң, акча шуңа гына китә. Узган гасырның 80 нче елларында 1 килограммы 9-11 сум торды. 1 тонна сарык йонына 7 мең сумлык “Жигули” машинасы яки МТЗ тракторы алып була иде", – ди ул.

Камияр Байтимеров, аның гозеренә җавап итеп, махсус программа булдырырга тәкъдим итте. Министрлык вәкилләре дә бу проблеманы хәл итү өчен йон эшкәртү буенча кооператив оештыруда күрәләр. Тәкъдимнәрегез булса җиткерегез, уйлашыгыз, берләшегез, дип белдерде министр Марат Җәббаров.

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров:
– Авылны фермер һәм крестьян хуҗалыкларыннан башка күз алдына да китерүе кыен, бу мөмкин дә түгел. Һәм соңыннан югалтканны торгызу өчен геройларча тырышлык кую дәрәҗәсенә җитәргә кирәкми. Авыл, крестьян, җир ул – хәзерге телдә әйткәндә, бербөтен агломерация: инфраструктура, эш урыннары, кемнеңдер бизнес-проекты гына түгел.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading