16+

Авыл җирендә дә үз эшеңне үстерергә була

Авыл яшьләре өчен блогерлар, эшмәкәрләр һәм җырчылар катнашында бушка семинарлар оештырыла.

Авыл җирендә дә үз эшеңне үстерергә була

Авыл яшьләре өчен блогерлар, эшмәкәрләр һәм җырчылар катнашында бушка семинарлар оештырыла.

“Аграр яшьләр берләшмәсе” башкарма директоры Александра Грахова журналистларга хәбәр иткәнчә, семинарлар 2-30 сентябрьдә Татарстан районнарында үтәчәк. Зона чараларында 14 яшьтән 35 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала.  

Семинарлар Лениногорск, Апас, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим, Алабуга һәм Аксубай районнарында оештырыла. Аларда Татарстанның һәм Россиянең билгеле блогерлары, җырчылары, эшмәкәрләре, психологлары яшьләр белән эшмәкәрлек, туризм, идарә итү һәм лидерлеык, яшь гаиләләр, аграр үсеш, иҗат, блогинг һәм медиа темаларына сөйләшәчәк. Спикерларга килгәндә, блогер Рөстәм Нәбиев, «Тихая долина» глэмпинг хуҗасы Андрей Шарков, җырчы Венера Ганиева, эшмәкәр Илнар Шәмсетдинов, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, психология белгече Сергей Кулаков, “Аграр яшьләр берләшмәсе” оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллинаның катнашуы көтелә. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров фикеренчә, әлеге семинар яшьләрдә алга таба үсүгә, яңа планнар корырга һәм аларны тормышка ашырырга стимул булдырачак. 
– Безнең бурыч инфраструктура булдыру гына түгел, авыл яшьләрен активлаштыру, һәм авыл җирендә дә эшеңне үстерергә мөмкин булуын күрсәтү, – диде ул. 
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков «Авыл яшьләре» төбәк проектын финанслау өчен башта 4 миллион бирү турында карар кылынган булса, соңрак ул 17 миллион сумга артуын билгеләп үтте. 

– Бүгенге көнгә программаны гомуми финанслау 21,5 миллион сум тәшкил итә, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading