Авыл хуҗалыгы цифрлаштырыла
Бүген республика авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында тармакны цифрлаштыру бурычы тора. Быелгы цифрлаштыру елында бу бигрәк тә актуаль.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген республика авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында тармакны цифрлаштыру бурычы тора. Быелгы цифрлаштыру елында бу бигрәк тә актуаль.
Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин билгеләп узганча, авыл хуҗалыгын “цифрга” күчерү проектын гамәлгә ашыру барышында үзәк өч төп юнәлешне алып баралар: “Агрополия” авыл хуҗалыгы сәнәгать комплексы өчен төбәк мәгълүмати системасы булдыру, агропредприятие кадрлары өчен белем күтәрү курслары ачу һәм агробизнесны автоматлаштыру. Нәтиҗәдә бу системалар мәгълүматларның бердәм цифрлы экосистемасын булдырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, 21-24 сентябрьдә “Казан Экспо” күргәзмәләр залында Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.
– Безнең министрлык та чарада актив катнаша. Авыл хуҗалыгы блогы иң зур мәйданны – 1000 квадрат метрны алып торачак, – дип белдерде министр урынбасары.
Форумда түгәрәк өстәлләр кысаларында министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, экспертлар һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге аналитиклар чыгыш ясар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар