16+

«Әниеңне үтердем, үзем күсе агуы эчтем» (Тормыш язган хикәя)

Кичке тынлыкны ярып хатын-кыз кычкырганы ишетелде.

«Әниеңне үтердем, үзем күсе агуы эчтем» (Тормыш язган хикәя)

Кичке тынлыкны ярып хатын-кыз кычкырганы ишетелде.

- Коткарыгы-ыз! Үтерә-ә!

- Ай, Аллакай гынам! Мисбах тагын Минсарасын кыйный инде! Ничекләр сабыр итә икән бу хатын?

- Сабыр итми кая барсын? Биш бала табып куйган да.

- Тапмый нишләсен? Абортка җибәрми саклап тора ди бит ул аны! Базларга ябып тота, ди.

- Кит аннан, булмаганны! Шундый дуракка чыдап тораммы соң мин? Төнлә белән буып атар идем. Айнымый да бит ул. Исерек өчен җавап бирәсе юк.

Көн саен шулай. Минсара кичке савымнан кайтып керүгә, Мисбах аны йодрык белән каршы ала. Сәбәбе юк, болай гына, яратуына чыдаша алмыйча тукмый ул чибәр хатынын. “Матур булмасын иде, бөтен ирләрнең күзе шунда!” – дип әйткәнен күпләрнең ишеткәне бар.

Киң итеп калдырган койма араларыннан кемнең нишләгәне күренеп тора. Мисбахның бер кулында балта – икенче кулы белән Минсараның аягын каера. Чабам дип куркыта! Ничек кычкырмыйсың инде? Ярый әле, олы кызы Гөлшат йөгереп чыгып әтисенең балталы кулына ябышты. “Әх” дигәнче төрлесе төрле якка елашып чабышып таралыштылар. 

Иртә белән беренче булып Мисбах торып чыкты. Башы авырткангадыр – гел ухылдап йөрде, аннары тимер юынгычта пошкыра-пошкыра юынды. Минсара җәй көннәрен яратарак төшә, чөнки иреннән качарга урын җитәрлек. Кичтән котырынган Мисбахыннан яшеренеп күбрәк печәнлектә, йә мунчада төн уздыра.

село фото татар информ

Җитез ул, гәүдәсе юка булгангамы йәлт йөри.

Мисбах аны иртә белән барыбер тотып ала. Зур кочагына эләктерә дә үбә башлый. “Йолдызым минем! Минсаракаем! Үлепләр яратам бит! Гафу ит, кичәге өчен, яме! Әйдә бер җиргә барып килик! Үләм, яратам!!!” Минсара башта карыша, аннары болай гына арынып булмасын аңлап йә лапаска, йә мунчага кереп китә. Биш минут та үтми – кире чыгалар. Минсара кабалана, иртәнге савымга алып баручы машинадан калырга ярамый!

- Моннан соң тырнак белән дә чиртмим мин сиңа! Түлке син дә ирләр белән йөрмә! Ташла шул гадәтеңне!

- Нинди ир ди инде ул! Әй, юләр, юләр! 18 яшемдә, саф кыз булып килдем. Синнән башка ир күрмәдем. Күрәсем дә юк! Биш балабыз бар бит, инде бераз басыл! Ташла шул урынсыз көнләшүеңне! Үтерәсең бит инде безне!

Бу сүзләр мең тапкыр кабатланган. Гел әйтеп торгач тәме дә, мәгънәсе дә югала бит ул сүзләрнең. Кичкә тагын җәнҗал чыгасын белә Минсара, шуңа күрә артык сүз куертып тормый, ашыгып эшенә йөгерә.

- Кара аны, ирләр белән сөйләшмә! Мин фермага да барып чыга алам!

- Кил. Син генә кирәк анда.

Минсараның сүзләре капка артыннан ишетелә.

Аннары бер-бер артлы эреле-ваклы балалар уяна. Әтиләренең кичәге концертыннан соң куркышып алар да төрле җиргә баш төртеп төнне уздырганнар. Мисбахтан “аталарча” тәрбия  аларга да эләгә:

- Нәрсә карап каттыгыз? Әтиегезнең чыбыркысы сыртыгызга төшкәне юк мәллә? Эләктерермен! Кая минем нәни улым? Кил әле! Илъяр дим! 

Малай әтисе янына килә дә бөрешеп беткән гәүдәсе белән әтисенә сыенгандай итә. Мисбах төпчеген сөйгәч этеп җибәрә дә, кабат акыл өйрәтергә ябыша:

- Менә кич белән эштән кайткач тотып ярам син сезне! Бигрәк тә сине! Әниең шикелле әнчек эт булмаска дәрес бирермен!

село фото татар информ

Әнисе сыман зур кара күзле, кыйгач кара кашлы, тулы иренле, түгәрәк йөзле, курчак сыман чибәр Гөлшат әтисенә рәнҗеп карый. 17 яшен тутыручы кызга боларны тыңлавы бик авыр. Иртәдән күз яшьләрен түкмим дип кыз бакчага чыгып китә. Берничә минуттан әтисе эшкә китә - аннары керер әле.

Әтисенең олы гәүдәсе тыкырыктан борылгач өйгә керә дә эшкә ябыша Гөлшат. Энеләренә, сеңелләренә ашарга пешерә, бозауны болынга төшереп арканга бәйли, казларын буага куа. Шул мәшәкатьләр белән сәгать ун тула. Шул минутта әнисе кайта.

- Теге эшкә киттеме? – дип сорый Минсара кызыннан.

- Китте.

- Сиңа да бәйләндеме?

- Соң...

- Ярар, күңелеңә авыр алма, аны үзгәртеп булмый инде, кызым!

- Әни! Ник син шул юньсездән бала табасың? Бер-ике булгач җитмәдемени? Безне тилмертеп!

Минсара кызының сүзләреннән сискәнеп китә. Буй җиткән кызын кочаклап ала.

- Әй, балакаем! Баланы төшерсәң үтерәм, ди бит! Мине бер көнгә түгел, бер сәгатькә дә күз уңыннан җуймый бит ул. Печәнлектә, мунчада, күршеләрдә йоклаганымны белмичә тынгылыкта калдырмый. Эзли, таба. Холкы шундый дуамал – үзе ярата бит ул безне!

- Әни! Нинди ярату турында сөйлисең син?! Яраткан кешене кыйныйлар димени? Саклап яшисе урында.

село фото татар информ

- Ир кыйнаган урын тәмугта янмый.

- Әй, син дә шул...

Гөлшат әнисенең шул хәлләргә разый булып яшәвенә исе китеп, гаҗизләнеп, көянтә-чиләкләрен асып чәй суына – ерак чишмәгә китә. Ичмаса йөрәген шунда басып кайтыр.

Өч кыз, ике малай тапты Минсара Мисбахтан. Алты елга дүрт бала туды! Соңгысына узганын белгәч әй елады, иренә ялынды. 

- Хастаханәгә барып кайтыйм! Бер көннән чыгам! Кеше дә белми кала! – диде.

- Аякларыңны өзеп этләргә атам, кара аны баланы югалтсаң!

Шулай дигәч калды. Әнә бит инде анысы да мәктәпкә керә быел. Әтисе сыман зәңгәр күзле, сөйкемле  малайны бөтенесе дә ярата. Әтисе дә Илъярына үлеп тора. Бер шунысын гына какмый.

Минсараның чибәрлеге, мәктәптә бишле билгеләренә генә укуы белән әллә кайларга китеп булыр иде. Армиядә тиешле елларыннан соң килешү төзеп калып, 5 ел хезмәт итеп кайткан Мисбах, кызны күрде дә телсез калды. “Мин бу кызны үземнеке итмәсәм исемем Мисбах булмасын!” – диде ул дусларына. Чибәркәйне озата кайтты, тасма телләнеп армия хикмәтләрен сөйләде, яндырып үбеп алды. Берничә көннән урлап алып та кайтты.

“Китәм! Яратмыйм мин сине! Вәгъдәләшкән егетем калды!” – дип елады кәләше. Тик Мисбах аны тыңлап тормады – зөфәф кичендә кызны көчләп үзенеке итте. Артыкка китте бугай – Минсара аңын җуйды. Яңагына сугып исенә китерде аны ир кисәге. Никадәр бәхетсезлеккә дучар булуын беренче төнне үк төшенгән кыз, ирен эченнән генә күралмаска әйләнде.

Әнә шулай яшәүләренә 18 ел тулды. Мисбах хатыны яратмаганын аңлап җене кузгалып кыйный. Аннары гафу үтенә, иркәли, ни эшләтергә белми. Минсара полиция-фәләнгә әйтми – түзә.

ир. фото нейро
ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде

Даны чыгудан курка дисәң – аларның тормышын бөтенесе белә.

Күгәргән аяк-кулларны яшереп булмый. Ярый әле йөзгә сукмый, дип куана хатын. Берсендә иреннән качып бәрәңге буразнасы арасына кереп качты. Ай тулган мәл иде ул, бөтен нәрсә серле балкышта күренеп тора. Шактый яшеренеп яткач торасы итте. Шул мизгелдә үк җир астыннан чыккан гыйфрит сыман үкереп Мисбах килеп җитте дә хатынын сугып екты.

Күлмәген ертты, изүләрен умырып төшерде.

Ыңгырашмасын дип авызын көрәктәй учы белән томалады. Сулышсыз калудан ул көнне дә аңын югалтты Минсара. Ире янбакчадагы кисмәктән бер чиләк су тондыргач исенә килде. Мисбахның һаман кабатлый торган тагын бер сүзе бар, имеш ул Минсарага күсе агуы әзерләп куйган.

Хатынының азгынлыгын шуның белән басачак, имеш. Мисбахны гына түгел, җир шарының бөтен көчле затларын җене сөйми инде Минсараның! Иренең шаулы фантазиясе баш миләреннән бәреп чыкканга дару бар микән? Дәваланмый да бит, исәр. Шулай җан саклап тагын күпме гомер узар, белмиләр. Йортта күсе даруы тотмады Минсара, иренең янавын чынбарлыкка юрады.

Шимбә киче җитте. Иртәгә мунча көне – су китерергә кирәк. Колонка күршеләрнең капка төбендә генә. Әкренләп ташый торыйм әле дип, Минсара чиләкләренә үрелде. Гөлшаттан кала дүрт баланы әбиләре җыеп алып китте. Мәктәптә укулар башланганчы бер-ике көн кунак булачаклар. Гөлшат, гомер буе кайтмый торган сыерларын көтүдән каршыларга дип авыл башына юнәлде.

семь. фото нейро

- Әһә! Сөяркәң белән керергә мунча ягасыңмы?!

Минсара сискәнеп китте. Кай арада чыгып китеп эчеп кайткан соң бу имгәк? Тагын кемнәргә кереп кунасы булыр инде. Уф!!! Хатын, үзе янына килеп баскан иренә карап алды. Чиста күлмәк, үтүкләнгән чалбар, кырынган. Ире дә матур шул аның. Холкы гына коточкыч. Исерек тә түгел үзе, бераз гына кәефләнгән. Ләкин, хатын өчен иң куркыныч халәте шушы аның. Җитми калса кара тавыш чыгачагын көт тә тор.

- Мисбах! Әйдә бергәләп су ташыйбыз. Иртәгә иртүк мунча ягып кереребез. Балаларның мәктәпкә китәселәре бар.

Ирне алыштырып куйдылармыни!

Сүзсез генә капка ачып, чиләк-көянтәле хатынын алдан кертеп җибәрде. Мунча ишеген ачып куйды. Минсара шикләнде, яхшыга түгел бу, диде. Кояш икенче яктан чыкмаса ярый инде. Суын тимер мичкәгә бушатканда чиләк чайпалып китте. Идәнне тиз генә сөртеп алырга дип, Минсара, алачыктагы эскәмия астыннан чүпрәк иелеп алды.

Шул мәлдә печән төягәндә тарттыра торган бастырык бавының очын күреп алды. Бәттәч! Гомергә сарай диварында эленеп торган юан бау ник монда? Ире өйгә кереп киткән арада җитез генә сарайга йөгереп керде дә бауны ашлык сала торган лар артына ыргытты. Авыр бау “лап” итеп, күренмәслек булып югалды.

семь. фото нейро

Су ташылып бетте. Соңгы көянтәне мичкәгә бушатканда, Мисбах Минсара артыннан атылып керде һәм мунча ишегенең келәсен төшереп куйды. Үзе эскәмия астына иелде.

- Кая???

Минсара чак кына артына утырмады бу тавыштан. Ире теге бауны сорый иде.

- Тидеңме? Китер тиз бул! Асып куям мин сине! 

Ир бөтен ярсуы белән хатынның эченә сукты. Минсара сулышсыз калып бөгелеп төште дә мунча идәненә егылды. Мисбах аның бөер тирәсенә, эченә авыр ботинкасы белән тагын берничә мәртәбә типте әле. Хатынының йөзтүбән төшеп, тын гына ятуына аптырап, гәүдәсен әйләндерде.

Минсара суламый иде. Мисбах мунча түбәсенә атылып менде дә, шифер белән араталык арасына кыстырылган төргәкне алды. Мунча ишегенә тыштан бик элде, мәче тизлеге белән өйгә керде, төргәкне чиште дә чәйнек борынынан чүмечкә су агызып, теге төргәктәге кызгылт бөртекләрне чүмечкә бушатты. Аннары агач кашык белән озак кына болгатып торды. Күзләрендә гамь калмаган ирнең куллары калтырый иде. Чүмечтәге сыеклыкны эчеп бетергәч, ботинкаларын салып тибеп җибәрде һәм  диванга барып ятты. 

Гөлшат сыерны абзарга кертеп япкач ишегалдындагы сәер тынлыкка аптырап торды. Мунча ишегендә йозак - әнисе кайда икән соң? Әтисенең ботинкалары да юк. Өйгә керде.

семь. фото нейро
ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде

Кыз әтисенең бурлаттай кызарып ятуын исереклегенә уйлады.

- Әни кайда? – дип сорады ул, куркып кына.

- Әниеңне үтердем – мунчада ята. Мин күсе агуы эчтем. Хәзер үләм. Әниең миннән соң беркемнеке дә була алмый! Яраттым шул мин аны, бик яраттым.

Гөлшат әтисен тыңлап бетермәде, атылып-бәрелеп мунчага чапты. Минсара идәнгә сузылган гәүдәсен көчкә кыймылдатып торырга азаплана иде.

- Әнекәем! Әти сине үтердем, диде бит!

Гөлшат сулыгып-сулыгып елап, әнисен торгызып утыртты. Минсара елмаеп куйды. 

- Мин юри үлгәнгә салыштым, үтерәсе иде.

- Әллә ниләр сөйли ул исерек тәре! Күсе агуы эчтем, ди.

Мисбахны хастаханәгә озаттылар. Ир бик азапланып ятты да ике көннән үлде. Эчке әгъзалары, бигрәк тә бавыры тетелеп беткән, диделәр. Агу эчеп азапланасы да булмаган. Күселәрне юкка чыгара торган көчле агуны ул алдан әзерләп, яшереп куйган иде. Үзе өчен түгел!

Минсараның төшенә Мисбах еш керә. Йә бау тотып куа, йә көчләп күсе агуы эчермәкче була. Үзе, яратам мин сине, беркемгә дә бирмим, дип шашынып елый. 

Фәридә Ибраһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading