– Яңа төзелгән районда яшәгәч, балалар бакчасы белән бәйле авырлыклар килеп чыкты, – дип сөйли Динара. – Олы кызымны бер бакчага, кечкенәсен бөтенләй башка комплекска җәяүләп йөртәм. Икесен ике җиргә урнаштырып, өйгә кайтып җиткәнче ике сәгать вакытым уза. Ирем төньякта вахта ысулы белән эшли, бер ай эштә, бер ай өйдә.
Үзем эшләмәгәч, өйдә тик утырасым килмәде, гаилә бюджетына да өлеш кертәсем, үзем өчен дә шөгыль табасым килде. Шулай итеп, кече кызыма өч яшь тулып, олысы бакчага урнашкач, үземне ниндидер өлкәдә сынап карарга дип уйладым.

Очраклы рәвештә генә танышының «кош теле» пешерүен белеп ала.
Шул остадан курслар үтеп, Динара бу четерекле эшкә тотынып карый. Беренче коймак табага ябыша, ди халык Динараның да башлангыч чоры җиңелләрдән булмый.
– Махсус форма сатып алдым. Аның буенча СССР вакытыннан калган иске рецепт кулланыла, әйтик, камырга хәмер кушарга кирәк. Мин хәләл ризык пешерергә теләдем, өстәвенә, ул рецепт белән камырым бөтенләй барып чыкмады.
Никадәр продукт әрәм булды! – дип искә ала яшь оста. – Камырны кефирда да, сөттә дә, суда да ясап карадым. Килеп чыкмый гына бит! Күңел төшенкелегенә бирелеп, барысын да ташларга теләгән вакытларым булды.
Шул вакытта ирем бик зур терәк булды. «Бар, укы, өйрән, туктап калма», – диде. Ул миңа поднослар, тасмалар, пленкалар алып кайтып бирә иде. Аның ярдәме булмаса, мин бу эшкә тәвәккәлләмәс тә идем.
- Озак эзләнүләр, тәҗрибәләр аша Динара үзенең кабатланмас рецептын табып, искиткеч тәмле кош теле әзерләргә өйрәнә.
Кош теленең үз сиробы бар Бүгенге кулланучыны гаҗәпләндерү авыр. Бәйрәм өстәлләрен чәкчәк, бавырсак кебек классик ризыклар бизи.

Әмма «кош теле» – ул үзенә күрә бер яңалык, эксклюзив ризык булып тора.
– Эш көнем иртәнге тугызда башлана. Камыр куям да, ул "ял иткән" арада уникегә кадәр өй эшләрен карыйм. Аннары өч сәгать буе плитә янында басып торам. 60 данә кош теле өчен камыр әзерлим. Моның өчен аерым сироп кайнатыла. Ул чәкчәк яки бавырсакныкы кебек түгел, куелыгы бераз башкачарак булырга тиеш, чөнки кош телләре бер-берсенә ябышып катмаска тиеш, – дип үз эшенең нечкәлекләре белән уртаклаша Динара. – Бер букетны матур итеп төреп, бизәр өчен генә дә бер сәгать вакыт кирәк. Хәзер аның заказлары өзелеп тормый.
Туйларга, никахларга, укытучылар көненә яки гади генә бәйрәмнәргә дә кош теле сорап мөрәҗәгать итәләр. Пермь, Иваново шәһәрләренә, хәтта Казахстанга кадәр озаткан заказлары бар. Моннан тыш, Динара социаль челтәрләрдә үзенең онлайн мастер-классын да булдырган. Анда бөтен Россиядән хатын-кызлар кош теле пешерү серләренә өйрәнә.
– Һәр заказ алдыннан нык дулкынланам. Кешеләр аны бүләк итеп илтә, кунакларын сыйлый. Бер җыелманы ун кеше авыз итә бит. Минем өчен иң зур шатлык – кешеләрнең шул ризыкны яратып, яңадан заказ бирергә кайтуы.

Киләчәктә Динара үзенең төп һөнәренә – бала тудыру йортына акушерка булып кайтырга хыяллана. Әмма әлегә, кызлары кечкенә чакта, ул үзенең алтын куллары белән кешеләргә бәйрәм бүләк итүен, татлы милли ризыкларыбызны әзерләвен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Кемдер интернет аша сату-алу белән мәшгуль, икенчеләре бәйли-тегә.
Комментарийлар