16+

«Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә фермерлык хәрәкәте саллы өлеш кертә»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында шулай дип белдерде.

«Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә фермерлык хәрәкәте саллы өлеш кертә»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында шулай дип белдерде.

Чарада илнең 65 төбәгеннән 700гә якын делегат катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 2,6 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 400 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык, 420 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә. Узган ел алар тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләмең 40 проценты җитештерелгән, шул исәптән 30,8 проценты – шәхси ярдәмче хуҗалыклар, 9,3 проценты – фермер хуҗалыклары.

“Кече хуҗалыкларга ярдәм итүнең бербөтен системасы эшләнгән. Татарстан территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы канун гамәлдә. Илкүләм проектларның «профильле» чаралары, федераль һәм республика программалары уңышлы эшли. Зур финанс чаралары бүленеп бирелә. Кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә генә дә 2025 елда 1,5 млрд сум бюджет акчалары бүленгән. Быел 17 юнәлеш буенча бу сан 2 млрд сумга якын булачак. Шуның белән бәйле рәвештә республикада терлекләрнең баш саны саклана. Иң мөһиме – авыл халкының мәшгульлеген һәм керемнәрен тәэмин итү. Гомумән алганда, авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча җитди эш алып барыла. Инфраструктура, җитештерү объектлары төзелә һәм ремонтлана, территорияләр төзекләндерелә”, – дип сөйләде ул.

Аныңча, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсендә проблемалар һәм бурычлар аз түгел.

– Тулаем алганда тармак, бигрәк тә фермерлар агымдагы икътисади вазгыятькә, кредит ресурслары, ягулык бәясенә, сатып алу бәяләренә, дәүләт ярдәме инструментларына бик сизгер. "Бердәм Россия" партиясе программасының яңа версиясен формалаштыру бара. Һәм монда безгә көчләрне берләштерергә кирәк. Авылларда еллар буе тупланып барган һәм дәүләттән башка хәл итеп булмый торган проблемалар җитәрлек. Беренчедән, авыл картая. Икенчедән, авыл кешесенең кереме шәһәрнеке белән көндәшлек итә алмый, – дип йомгаклады сүзен Марат Әхмәтов.

Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading