– 2 мең төп куак бик җиткән. Артыгын икәү генә карап бетерә алмыйбыз. Кеше яллатып эшләтсәң, ул барыбер синең кебек теләп, яратып, намус белән эшләми. Ә кеше үзе өчен бөтен көчен, эшнең тәмен белеп эшли. Авыл җирендә эш юк дип зарланырга кирәкми, тырышканда, теләк булганда, рәхәтләнеп акча эшләргә була. Һәр гаилә 3-4 сутый җирдә 500әр төп куак ремонтант кура җиләге утыртса да, яхшы гына акча эшләп була. Һәр көнне 15-20шәр кг гына җыеп, кимендә 100 сумга гына сатса да, 1500-2000 сум акча эшли. Бер сезонга бу – 100 мең сум дигән сүз. Бу – минималь керем. Авылда берничә кеше җыелса, җиләкне бер көнне – берсе, икенче көнне икенчесе Казанга алып барып сата ала. Җәй тәмамлангач, мин таксида эшлим. Кешеләр белән аралашырга яратам. Шактый гына клиентларыма җиләк тә алып килеп сатам. Бервакыт авыл кешеләре белән таныштым. Питрәчтән килгән булганнар. Авылда дүрт сыер тоталар икән. Көнаралаш
Казанга килеп, сөт, каймак, эремчек саталар. Аена чиста керемнәре – 150 мең сум. Теләгәндә, авылда да акча эшләргә була, – ди әңгәмәдәшем.
Нияз абый ремонтант төреннән «Дочь Геракла», гадәти төр кура җиләгенең «Новость Кузьмина», иртә өлгерә торганның «Метеор» һәм «Изобильная» дигәннәрен мактады. Әлеге сортлар эре һәм тәмле була, катырган очракта эреткәч тә формаларын югалтмыйлар, ди. «Дочь Геракла» сорты тиз үрчи дә икән.
Ремонтант төре җимешләрне кырау төшкәнче, октябрь урталарына кадәр бирә. Кышка куакларны төбеннән чабып ала ул. Киләсе язга яңа ботаклар чыгып, җиләк бирә башлый. Гадәти сортларның карт ботакларын гына кисеп ала. Аның әйтүенчә, кура җиләге урман кискән, агач черегән урында яхшы үсә, шуңа да ул киңлеге – 60 см, тирәнлеге 50 см булган траншея казыган. Траншеяга утын, агач калдыклары тутырып, өстенә туфрак түшәп, шунда куакларны утырткан. Агач череге аның өчен дренаж да, туклыклы матдә дә булып тора икән.
Нияз абыйдан, пенсиягә кадәр кайда, кем булып эшләдегез, дип тә кызыксындык.
– Профессиональ машина йөртүче һәм кием кисүче мин. Ашарга да оста пешерәм, чөнки тәмле ашарга яратам, – дип көлдерде ул.
Берочтан хыяллары белән дә бүлеште. 100-200 гектар җир алып, аның янында дистәләп йорт салырга һәм шуны яшьләргә ипотекага бирергә планлаштыра. Һәр йортның кечкенә генә фермасы булачак, анда сарыклар асраячаклар. Моның өчен аларга кимендә 60 мең сум хезмәт хакы түләргә була, ди ул. Кыскасы, бүре дә тук, сарык та исән, нияте тормышка ашса, ике як өчен дә җайлы була бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар