Түләү чүпне ничә тапкыр чыгаруга карап түгел, ә аның күләме өчен алына.
Апас районы Иске Йомралы авылында яшәүче Марат Минһаҗев шалтыратып, чүп җыю өчен алынган суммадан канәгать булмвын белдерде.
– Бездә чүпне “ПЖКХ” төбәк операторы атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә алып китә. СанПиН кагыйдәләре буенча, һава температурасы 5 градустан югары булганда, чүпне бер көннән дә артык ятарга тиеш түгел. Бу эш көн дә башкарылырга тиеш. Атнаның калган дүрт көнендә чүп чыгарылмагач, нишләп безгә тулы суммада квитанция җибәрәләр. Калган дүрт көн өчен түләүне нишләп чигендермиләр? Хезмәт күрсәтелми икән, Россия Федерациясенең 2011 елгы 354 нче карары нигезендә, 24 сәгать соңга калган саен, һәр көн өчен билгеләнгән түләү күләменең 3,3 проценты киметелә. Димәк бу карар бездә үтәлми булып чыга. Тагын бер мәсьәлә: авылда эре габаритлы чүп-чар өчен мәйданчык юк. Без түли торган суммага шул төр чүп тә кергән. 2,56 куб метр чүпнең 0,42 се эре габаритлы чүпкә карый. Ә без аны чыгармыйбыз, димәк, аның өчен түләргә тиеш түгелбез. Шушы сорауларга ачыклык кертсәгез иде, – дип мөрәҗәгать итте безгә газета укучыбыз.
“ПЖКХ” төбәк операторы матбугат үзәгеннән алынган хатта аңлашылганча, Россия Федерациясе Торак кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме кулланыла торган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып исәпләнә.
– Халык чүп чыгарганга көнләп түләми. Шәхси йортларда торучылар өчен бер кешегә еллык чүп күләме – 2,56 куб метр. Түләү чүпне ничә тапкыр чыгаруга карап түгел, ә аның күләме өчен алына. Каты көнкүреш калдыклары туплау нормативлары Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны туплау нормативларын раслау турында”гы 2016 елның 12 декабрендәге 922 нче карары белән гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге тарифлар Татарстанның Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан расланган, – диделәр безгә җавап хатында.
Чүп чыгару графигын авыл җирлеге башлыгыннан яисә район башкарма комитетыннан соратып алырга киңәш иттеләр. “График, таләпләргә карап, башкарма комитет белән берлектә килешү буенча индивидуаль төзелә. Чүп атнага берме-икеме, өчме тапкыр чыгарылуга карамастан, суммалар аерылмаячак, чөнки калдыкларны чыгару комитет куйган тариф белән башкарыла. Контейнер мәйданчыкларын җиһазлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән район администрациясе шөгыльләнә. Эре габаритлы чүп өчен контейнер кую да алар өстендә. Без фәкать чүпне җыю, чыгару, эшкәртү, утильләштерү өчен җаваплы, – диделәр.
Иске Йомралыда эре габаритлы чүп өчен аерым мәйданчык куячаклармы-юкмы икәнлеген без авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратовтан сораштык.
– Кадастр инженерларын чакыртып, участогын билгеләдек, казыклар сугылды. Документлар әзерләнә. Әзер булгач та, өч яктан койма белән әйләндереп алып, мәйданчык булдырылачак, зур контейнер урнаштырачакбыз, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Хәзергә авыл халкы чыбык-чабык, агач ботакларын, диван ише җиһазларны ватып, тураклап, контейнерга салалар икән.
Каты көнкүреш калдыклары өчен авылда алты мәйданчык булдырылган. Кайсында ике, кайсында өч контейнер куелган. Авыл җирлегенә караган калган ике авылдан: Карабай һәм Пүчинкә авылыннан чүпне атнага бер тапкыр алып китәләр. Чүпне әлегә капчыкларга тутырып чыгарып куялар, халыкка аңлатылган, бер проблема да юк, диде Рамил Моратов. Чүп чыгару графигына килгәндә, бездә ул юк, диде, безнең белән расланганмаган, дип тә өстәде. Җәйге эсседә көн дә чыгарылырга тиешлеген ул да аңлый, әмма аяк терәп таләп тә итеп булмый, чөнки расланган график юк.
Апас районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов белән дә элемтәгә кердек. Ул да чүп чыгару графигының булмавын әйтә.
– Безгә аны раслату өчен җибәрмәделәр. Райондагы бер авылның да графигы юк. “ПЖКХ” төбәк операторыннан чүпне көн саен чыгаруларын сорадык. Шундый таләп куелганнан соң, безгә график җибәргәннәре юк, – диде ул.
“ПЖКХ” төбәк операторына биргән СанПиН кагыйдәләренең нишләп үтәлмәве, ягъни чүпне ни өчен көн саен алып китмәүләре турындагы соравыбыз ачык калды. Бу сорауга җавап бирүне кирәксенмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар