16+

«Авылыбыз үлмәгән бит әле!» — клуб бар, ә авылда чаралар юк

...Безнең авыл инде хәзер әллә ни зур түгел, халкы да йөзгә дә тулмый торгандыр шәт, санаганым юк.

«Авылыбыз үлмәгән бит әле!» — клуб бар, ә авылда чаралар юк

...Безнең авыл инде хәзер әллә ни зур түгел, халкы да йөзгә дә тулмый торгандыр шәт, санаганым юк.

Санарга кирәк әле бер утырып. Нәрсә әйтәсем киләме, җәмәгать, ә менә нәрсә. Безнекеннән дә кечкенә авылларда клублар гөрләп эшли, ә бездә юк. Эшли ул үзе, сары кирпечтән, өр-яңаны салдылар берничә ел элек, завклубыбыз да бар, менә дигән ханым, яшь чагында бик матур җырлый торган иде, хәзер ишеткәнебез юк. Чөнки авылыбызда бернинди чаралар үткәрелми.

«Нигә үле тынлык соң бездә, Лилия (исемен үзгәрттем), башка авылларда атна саен бәйрәм, әле «Урам көне», әле "Чишмә"неке, әле кайсыдыр олы яшьтәге яки озак еллар матур пар булып яшәүчеләрнең юбилейларын зурлап үткәрәләр барлык халыкка бәйрәм ясап«, — дигәнгә:

Клуб. Фото: ТИ

Бераз гына җан өрергә кирәк

— Бездә кеше юк, беркемнең катнашасы килми, мәҗбүр итә алмыйм, — дип кенә җавап бирә. Ә районга отчетларын биреп бара инде ул как аоложено, иманым камил. Юкса, әллә кайчан эшеннән азат итәрләр иде. Берничә декорация ясап куеп, ике-өч мәктәп баласын бастыра да: «Фәлән көн уңаеннан чара оештырылды», «Фәлән бәйрәм уздырылды» дигән язулар белән социаль челтәргә фотолар тезә. Менә сезгә дәлил! Ә фактта «шиш»!

Шул, башка авылларга кызыгып яшәргә генә инде безгә, менә шул. Ә бит әле авылыбыз үлмәгән. Җырлый белүчеләр дә, гармунда сыздыручылар да бар, биючеләрне әйтмим дә инде — анысын барыбыз да булдыра.

Минем авылыбызны да, исем-фамилияләрне дә күрсәтәсем килми, әлеге зарымны укысалар, үзләрен танырлар дип беләм. Әлеге проблема бер безнең авылга гына да кагылмаганын да беләм, хәзер күпләр шулай яши. Үзгәрсеннәр иде, алар бит инде хәзер картаеп барган авылда җан өрүчеләр, кешеләрне бераз селкетүчеләр. Яшик әле, җәмәгать, җаныбыз бар бит әле! Клуб мөдирләре, җаныкайларым, тырышыгыз әле!…

Сания апагыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading