16+

Бакчачы иртә бәрәңге үстерү серләрен ачты: сортны туфракка карап сайларга кирәк

Тәрәзә төбендә дә бәрәңге үстереп була.

Бакчачы иртә бәрәңге үстерү серләрен ачты: сортны туфракка карап сайларга кирәк

Тәрәзә төбендә дә бәрәңге үстереп була.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Илгизәр Абдрахманов, макталган сортлар кемнеңдер бакчасында бөтенләй үсмәскә мөмкин, ди.  “Бөтен хикмәт туфрак составында. Бер бакчада күкрәп үскән бәрәңге икенче кешенең бакчасында бөтенләй уңыш бирмәскә мөмкин. Чөнки ул бакчада туфракның биохимик составы бу сорт өчен туры килмәскә мөмкин”, – ди озак еллар Балтач районы мәктәпләрендә география-биология фәннәреннән белем бирүче, төрле тәҗрибәләр уздыручы Илгизәр Абдрахманов.

Эшкә бирелгән күңел

Туган авылында яшәүче Илгизәр бакча эшен бик ярата. Әллә ниләр үстерер иде, район авылларына йөреп эшләгәч, өстәвенә мәктәп директоры да булгач, вакыты бик калмый. География-биология укытучысы белгечлеге алган егет, күрше авыл – Алан урта мәктәбенә эшкә урнаша, анда 18 ел эшләгәннән соң, мәктәп ябыла. Аны башка авылга укытучы итеп билгелиләр. Берникадәр вакыттан соң Шеңшеңәр, соңрак Сосна мәктәбенә директор итеп куялар, шул ук вакытта үз фәннәрен укытуын да дәвам итә. Иртәнге 7 тулганчы чыгып китеп, кичен 5ләрдән соң гына кайтып кергәч, өстәвенә терлекләр дә асрап яшәгәч, бакча эшенә бик вакыты калмаса да, күңеле кушкан эшне башкарырга да җай таба. Башкалар кебек кыяр, помидор үстерәбез, кешедән аерылып торган юк, дип әйтсә дә, районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып, аның гаиләсе май ахырында, июнь башында яңа бәрәңгедән авыз итә.

Бу эшкә ул февраль аенда ук керешә. Бәрәңгеләрне яравайлаштыру өчен кышның соңгы аенда бүлбеләрне тәрәзә төбенә куя. 15 көнләп торганнан соң, кечкенә чүлмәкләргә утырта. Атна-ун көннән алар тәрәзә төбендә тишелеп чыга. Мартның 20ләре җиткәч, чүлмәкләрдә килеш теплицага чыгара. Кыраулар беткәч кенә бакчага күчереп утырта. “Узган ел май ахырында яңа бәрәңге ашый башлаган идек. Быел бераз соңрак калды, кыраулар төшеп торгач, бакчага чыгарып утыртуны да кичектерергә туры килде. Кырау бетмичә яшь үсентене ачык һавага чыгарырга ярамый”, – ди Илгизәр.  

Супер-супер элита

Илгизәр үзенең бакчасында бәрәңгенең 45-60 көн эчендә өлгерә торган “Нандина” сортын утырта. Ул аны Казаннан бакчачылык кибетеннән сатып алган. “Мин ул бакчачылык группасына язылган. Кайчан яңа сортлар кайта, белешеп торабыз. Сатуга куелуга, Казанга барып алып кайтам, үземнең вакытым булмаса, баҗай алып куя. Вакытында алмасаң, тиз арада сатылып бетә”, – ди Илгизәр.

Тырышсаң, тәвәккәл булсаң, тәмле ашыйсың шул. Идән астында сакланучы бәрәңгеләрне февральдә ук “уятылгач”, чүлмәкләрдә утырып, тиешле көнен “җыеп” өлгерәләр. “Бәрәңге үсентесен бакчага күчереп утырткан вакытта ук аның бүлбеләре була, кайберләре әстерхан чикләвеге зурлыгында үсәргә өлгерә. Бу вакытта әле аның чәчәге булмый. Чәчәк ата башлау белән яңа бәрәңге өлгереп җитүен хәбәр итә”, – ди Илгизәр.

Иртә бәрәңге үстерүнең үз уңайлыклары бар икән. Иртә яздан мәшәкате булса да, колорадо коңгызларына каршы бернинди дә агу-химикатлар кулланганы юк. Коңгызлар килеп үрчер мөмкинлек тә булмый, алар “баш калкытканчы” бәрәңгене казып алалар. Абдрахмановлар ел саен тәрәзә төбендә 15-20 төп бәрәңге утырта. Ике төптән 2-3 кг тирәсе бәрәңге чыга, ди Илгизәр. Бу бәрәңге бетешкә, “Нандина”ның авылдашлары белән бер вакытта утыртылганы өлгерә. Инде алары да чәчәккә бөреләнгәннәр. Димәк, 10-15 көннән икенче кат бәрәңгеләре  ашарлык була.

Бер алган бәрәңге сортын ул биш ел үстерә. Аннан бәрәңге чәчәгеннән чыккан алмаларыннан орлыгын җыеп ала да, яздан шуларны тишелдерә. Бу – бернинди авырулары булмаган супер-супер элита, “Нандина”ның яңартылган “яшь баласы” булып санала. Андый бәрәңгенең бәясе дә шактый кыйммәт санала, кибетләрдә 200 сум тирәсе йөри. Илгизәр аны бары үзе өчен генә, сорт яңартыр өчен генә үстерә.

Кайсы сортларга өстенлек бирергә?

Безнең табигать шартлары өчен нинди сортлар яхшы? Илгизәргә әлеге сорауны да бирми кала алмадык.

– Безнең табигать шартлары өчен дигән бәрәңге белән кызыксынып, интернеттан өйрәнәсең, бәрәңге үстерүчеләр белән киңәшләшәсең, аның турында гектарыннан фәлән кадәр уңыш бирергә сәләтле, дип язылган була. Аны үз бакчаңда үстерә башлагач синдә ул вәгъдә ителгәнчә 400 центнер түгел, 600 центнер уңыш бирергә мөмкин яки инде бөтенләй 100-150 центнер белән генә чикләнергә мөмкинсең. Ни өчен, чөнки туфрак составы бу сорт бәрәңге өчен туры килми икән, ул безнең бакчада бөтенләй уңыш бирмәскә дә ихтимал. Бүген мин соң өлгерә торган, мул уңыш бирергә сәләтле булган “Сынок” дигән сортны бакчамда үстереп, сынап карыйм. Безнең туфракта булган микроорганизмнар аның үсешенә ничек йогынты ясар, анысын менә көзен белеп булачак. Бакчага туры килә торган сортны табып, шул сортларга гына өстенлек бирергә кирәк, андыйларның уңышы да яхшы була. Кемдер мактаган сорт үсми икән, димәк, бу синең бакча өчен түгел.

Илгизәр бакча эшен бик ярата. 30 ел дәвамында йөреп эшләргә туры килгәч, бакча эшенә баштан-аяк чума алмый. Аның бит әле җитәкче эшеннән тыш, мәктәп яны бакчаларында укучылары белән тәҗрибә үткәрәсе, бу эшкә укучыларны да җәлеп итәсе килә. Укучылары белән бергә төрле тәҗрибәләр уздырып, язмалары фәнни журналларда да басыла. Сосна урта мәктәбе укучылары белән уздырган тәҗрибәләре төбәкара фәнни журнал  битендә дә урын алган. “Туфракның исенә кадәр тәмле. Су сипкәннән соң, аннан тагын да тәмле ис бөркелә”, – ди Илгизәр. Күңелеңне биреп, яратып эшләгәндә генә шулай җир җылысын тоеп, башкаларга да бу хакта сеңдереп була шул.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading