Шушы матурлыкларны бары бер күрү өчен генә булса да яшәргә кирәк.
Интернет битләрендә куелган күп санлы фотосурәт вә язмалар аша быел тау битләре, болын, урман аланнарында, эреле-ваклы елга ярларында җир, каен җиләкләренең, бик мул үсеп, кызарып, хуш исле булып пешкәнлекләре мәгълүм булды. Ирексездән, чарасызлыкта калып, шул хәбәрләрнең итәкләренә ябышып, үземнең ялантәпиле балачагыма кайтып китүемне сизми дә калганмын.
Менә бит, әле генә туган, әле генә тәпи йөреп киткән идем. Инде 3-4 яшемә дә җиткәнмен. Әнә шул елларда, үземнең беренче шигыремне һәм көемне чыгарып, аларны без “аралык” дип атап йөрткән мич арасына кереп, күңелемә юаныч эзләгәнмен. Мич белән стена арасы – йортыбыз тараканнарының һәр төн саен кичке уен вә пленумнарына җыела торган аулак урыннары иде. Алар анда ашый-эчә, президент сайлаулары уздыра, күрше йорттагы тараканнарга каршы санкцияләр уйлап чыгаралар... кыскартып әйтсәк – заман белән бергә атлыйлар иде. Бу хәл кышын булып, уйнарга-мазар иптәшем булмаганлыктан, сарык бәтиләренә асып куелган минлек себеркесеннән бер чыбык алып, аралыкта каз куган шикелле итеп:
Казларымны суга куам,
Тимәгез, апаларым! –
дип көйләп җибәргәнмен. Аралыкта булгач, үземне бер кеше дә күрмәс, ишетмәс дип уйлаганмындыр. Бары тик төрле яктан хихылдап һәм пырых-пырых көлгән тавышларны ишеткәч кенә, аңыма килеп, оялудан җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булып, әти ясаган агач карават астына кереп качтым. Әти караватларны, сөян агачын шомартып, үзе ясый иде. Аның эшеннән ниндидер хилафлык табып, безнең өйдә аларны “Герачим караваты” дип йөрттеләр. Ихтимал, минем өлкәнрәк апамнар Иван Тургеневның “Муму”ын укып, хикәя герое, тумыштан саңгырау Герасим йоклый торган чоландагы тапчанны күздә тотып көлгәннәрдер. Әмма әти үпкәли белми иде. Менә шушы караватның асты – оялганда да, берәрсенә үпкәләгәндә дә, йә гаебем булган очракларда да кереп сыена торган урыным, яклаучым-ышыклаучым иде. Ул вакытта күпме ятканмындыр, хәтерләмим. Әмма шушы хәлдән соң оялып йөрүләрем бик тә озак, күп елларга сузылды.
Мәктәптәге җыр дәресләрендә авыз ачып, җырлаган сыман итеп утырдым. Бары тик 60 еллар чамасы вакыт узгач, акрынлап, оялмыйча бии һәм җырлый башладым. Тормышымдагы шушы очрак мине күләгә астында, кояш күрмичә агарып, гарипләнеп үсүче бәрәңге сабагы шикелле итте.
...Тора-бара урманга печәнгә барганда, мине дә ияртә башладылар. Арба кырыена бау бәйләп, очын миңа тоттыралар, имеш, мин тартып кайтачакмын. Шаярту өчен эшләнелсә дә, аны чынга алып, үземне бер баш үсеп киткәндәй хис иттем. Мин инде почти егет, бары тик мыегым гына юк!
Әти-әни, апамнардан качып, усак агачының очына чаклы күтәрелеп, мине эзләп йөрүләрен карап утырырга яраттым. Тегеләр хәлдән таеп җиргә утыргач кына төшеп, аларга күренәм. Ә алар, орышасы урынга, бик нык сөенешә иделәр.
Әти Җәмәк елгасының өске башында, кеше чабып өлгермәсә, авыл очында гына булган, без Җиләк елгасы дип атап йөрткән җирләрдәге үләннәрне чаба. Чабылган үлән арасында берәр җиләклесен күрсә, сабагыннан тотып, җиләген авызына каба. Минем аның беркайчан да җиләк ашап йөргәнен күргәнем булмады. Аннан соң, яралы аягы бөгелмәгәнлектән, әтидә җиләк ашау кайгысы булмагандыр. Ул покосларны чалгысы белән күч-күч итеп өеп куя. Тирә-якка тәмле печән исе тарала. Арбага печән төягәндә, миңа тәртә сабы тоттыралар. Бу эш читен түгел-түгелен, әмма бер урында тик тору ялыктыра. Өстә күлмәк белән чалбар. Аяклар яланаяк. Шуңа күрә черки-чебеннәре дә тешләп китә. Урман тирәсендә булсак, апалар чиләк формасындагы, вакытлар узу белән кара төскә кергән – 1921 елгы ачлык истәлеге, Америкадан килгән озынча, ит консервасыннан бушаган савытка кура, каен җиләкләре җыеп алырга да өлгерә иделәр.
Әнә шулай итеп, әти аларга җәйге хәзинәдән авыз итәргә мөмкинлек биргән. Ул елларда без аңламаганбыз. Безнең әти бик акыллы, тәрбияле, иманлы ир, ата булган. Бу юллар, әти дөньялыктан китеп, күп еллар узгач языла. Әни исән булса: “Инде ике-өч тапкыр кире кайтып китәрлек вакыт узды үлгәненә”, – дип әйтер иде. Алар исән чакта кадер-хөрмәтне җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтә алмаган өчен йөрәк өтәләнә. Шуңа күрә ата-аналары исән кешеләргә көнләшеп карыйм. Аларның әле, минем ялгышларны кабатламыйча, ата-аналарын ярату, ихтирам хисләре белән урап, өстәл артында чөкердәшеп чәй эчәргә вакытлары бар...
Әйе, урман безне печән-утыннары белән генә түгел, җиләк-гөмбәләре, кап-кара шомырты, кызыл миләшләре һәм тиңдәшсез матурлыгы белән дә изгелеген күрсәтеп, бүләкләрен бик мулдан агызып торды. Каен җиләгенә менгәч күргән матурлык һич онытылмый, күңелем түрендә бик тә кадерле истәлек булып саклана. Мин көпә-көндез матур төш күрдем! Бу хәл менә болай булды. Бер литрлы пыяла банка алып, умартачылык янына велосипедта менеп туктадым. Теләгем – әти-әниләргә чәй эчәрлек җиләк җыю иде. Урман буендагы каен агачлары киселгән, агач төпләре агарып күренә. Якынрак килеп карасам, киселгән каен төпләре өстендә, түгәрәкләнеп, чит-читләрендә, агач белән агач кайрысы арасына тамыр җибәргән, каен җиләкләре үсеп утыра. Өнле кешене өнсез калдыра торган тамашаның хикмәте: җиләкләр, төп башына менеп, аякларын салындырып, рәхәтләнеп утыралар. Өстәмәсенә, сизелер-сизелмәс йомшак җилдә алар аякларын селкетәләр дә шикелле.
Хәтта, кояшка күз кысып, елмаялар сыман. Шунлыктан, кыяфәтләре бик мут, шаян һәм сөйкемле. Җиләкләре эре, төп башыннан як-якка салынып, авыз суларын китерерлек итеп пешкән. Аларның эчләре көтүдән кайтучы сыерныкы кебек күпереп тора. Сыердан аермалы буларак “Пуф-уф-ф” итеп авыр итеп сулый гына белмиләр. Кып-кызыл күлмәкләре, лакланган шикелле, кояш нурларында ялтырап тора. Гүя ул күлмәкләр әллә сатин, әллә глиттерлы фатиннанмы тегелгән сыман. Җитмәсә, каеннарны кискән вакытта коелып калган пычкы чүпләре дә әле каралып өлгермәгән. Әйтерсең лә, кар явып узган. Сөенгәнемне күрсәгез!
Мондый вакытларда рус телен белмәгән татарлар да ярым татарча-русчалатып: “Да, малай!” дип тел шартлата. Мин, ул җиләкләрне ашаудан битәр, банка авызыннан бөркелеп чыккан хуш исләрен сулап, бернинди тел белән әйтеп бетергесез ләззәт, күңелемә шифа ала идем. Ә бит каен җиләкләренең төп башына үрмәләп менү өчен аяк-куллары юк. Димәк, аларга анда җиләк ашаган кошлар менәргә булышкан. Ә орлыкларга туфраксыз урында тишелеп үсәргә киселгән каеннан агып чыккан суның әчеп, үсемлек гормоны – ауксиннар барлыкка килүе ярдәм иткән. Шуңа күрә, һаман да кул җитми, яз көннәре каеннардан берәр шешә су сорап алып, аларны үсемлекләргә сибеп карыйсым килә. Тәҗрибә өчен...
Икенче очрак урманның “Арташ почмагы” дип аталган өлешендә булды. Лесник печән чабу өчен яшь нарат кәлшәләре утыртылган гектар ярым җирне безгә бирде. Юл аркылы сирәк булып үскән яшь каенлыклар арасында трактор кәлшәләр утырту өчен буразналар сызган. Бу төштәге печәннәрне безнең авылның Чөмәк Заһидулласы чапты. Менә шул буразна сыртында җир җиләкләре өлгергән. Җиләкләрнең һәркайсысы нәкъ чыпчык, бәлкем, песнәк башы зурлыгында булганнардыр. Иң хикмәтлесе, алар куе кызыл, ярым шәмәхә төстә. Аннан да битәр, алардан бөркелгән хуш ис тирә-якны җәннәтнең бер почмагына әйләндергән.
Хәтта, быжан, шөпшә, чебен-черки, кигәвеннәрнең ир вә хатын, вә бала-чагалары шул исне иснәп, агач ботакларында утыра. Күбәләкләр чәчәк таҗларына кунган. Егылып, аягын сындырган әкәм-төкәмгә кадәрле шуыша-шуыша килеп җиткән. Тамаша, нәкъ әкияттәге сыман. Әйе, җәй айлары үзенең могҗизалары, чибәрлеге, җиләк-җимешләре белән кешеләрне элекке заманнарда ук шаккаттырган. Чөнки бу – җәй, әфәнделәр һәм ханымнар! Әнә ич, кызарып кына җәйге таң ата. Кошлар йокыларыннан уяна. Кич җитә, көн дәвамында кызарып калган кояш офык артына кереп китә. Җәйге төн кара бәрхеттән, изүләренә йолдызлар тегелгән күлмәген кия. Тулган ай бар дөньяны җылы сөт төсенә мана. Карт пенсионер юрган астындагы карчыгының билен эзли. Мин ышанам, ул аны табар. Чөнки бу могҗизаларга бай – галиҗәнап җәй!
...Икенче көнне мәдәният йорты мөдире Сабирҗанны үзем белән урманга алып мендем. Әз-мәз ашаштыргач, мин кипкән печәннәрне тырмалап җыярга киттем. Сабирҗан инде чалбары пычрануны онытып, җиргә тезләнеп, ике куллап җиләк ашап калды. Төшке ашка чакыра килдем: “Ул җиләк кенә ашыйм”, – дип аштан баш тартты. Шактый вакыт узгач әни: “Бар улым, барып кара, күп ашап күбенмәсен”, – дип мине каенлыкка җибәрде. Килсәм, Сабирҗан инде, буразнага ятып, ике кулы белән җир җиләген таҗ яфракларыннан да чистартып тормыйча ашый иде. Менә шушындый җиләклекне, аннан да битәр берничә сәгать җиләк ашаучы кешене үз гомеремдә башкача очратмадым. Сабирҗан, мине кочаклап, кат-кат рәхмәт укып, моңа кадәрле мондагыдай тәмле җир җиләген беркайда да күрмәгәнлеген әйтте. Инде бу иптәшем күптән мәңгелектә. Авыр туфрагы җиңел булсын!
Менә хәзер язмам азагында уйлап куям, әллә бу җиләк җир җиләгенең икенче бер төре булдымы икән? Җиләкнең сабаклары үзләре озын, үзләре нечкә, яфраклары бик аз иде. Барлык җиләкләр җиргә яткан, үсемлекнең аларны күтәреп торырга хәлләре берничек тә җитәрлек түгел иде. Менә, укучыларым, сезнең җибәргән чиләк-чиләк җиләк фотолары миңа шушы хикәямне язарга этәргеч булды. Рәхмәт сезгә! Соңгы сүзем итеп әйтәм: “Әгәр авыр көннәр, кайгы-хәсрәт килсә, ник яшим мин бу дөньяда дигән сорау туса, белегез: менә шушындый матурлыкларны бары бер тапкыр күрү өчен генә булса да яшәргә кирәк!”
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар