16+

Башка татар авылларын андый язмыш көтмәсен иде

Исәнмесез, «Шәһри Казан»лылар! Газетагызны гаиләбез белән яратып укыйбыз,эшебездә файдаланабыз. Үткәргән бәйгеләрегезне көтеп кенә торабыз, хуплыйбыз. Укучыларымны да бәйге шартлары белән таныштырырга ашыгам,газетадан балаларны кызыксындырырдай мәкаләләрне укырга тәкъдим итәм.

Башка татар авылларын андый язмыш көтмәсен иде

Исәнмесез, «Шәһри Казан»лылар! Газетагызны гаиләбез белән яратып укыйбыз,эшебездә файдаланабыз. Үткәргән бәйгеләрегезне көтеп кенә торабыз, хуплыйбыз. Укучыларымны да бәйге шартлары белән таныштырырга ашыгам,газетадан балаларны кызыксындырырдай мәкаләләрне укырга тәкъдим итәм.

Бер төркем укучыларыбыз «Печән базары» бәйгесендә дә теләп катнашканнар иде. Форсаттан файдаланып, укучы балалар өчен аерым сәхифә, бәйгеләр булдыра алмассызмы дигән теләгемне дә җиткерәсем килә.

«Безнең авыл» бәйгесе турында укуга, барлык эшләремне читкә куеп,туган авылым турында язарга, аның күңелгә якын, кадерле күренешләрен башкаларга да күрсәтергә уйладым. Шундый бәйге уздырып, авылларга игътибарны арттыруга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт Сезгә!

Авыллар, аларның киләчәге турында күңелсез, өметсез фикерләр яңгыраган бер заманда, зур шатлыгыбыз бар бит әле: шушы көннәрдә генә авылымның тулы тарихын үз эченә алган, авылдашларымның хатирәләрен яңарткан, күңелләрен кузгаткан тарихи вакыйгаларны, мәгълүматларны чыганакларга таянып раслап күрсәткән «Авылымның йөзек кашы-сәхтиян читекләре» дигән китап дөнья күрде. Аның авторы-туган авылымның сулышын тоеп яшәүче игелекле авылдашыбыз- педагогика фәннәре кандидаты,Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, Арча районы ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов.

Әйе, туган авылымның зин­нәтле сәхтиян читекләре белән генә түгел, затлы шә­хесләре белән дә горурланыр­лыгы бар: күренекле авылдашыбыз,Татарстан Рес­пуб­ликасы Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә апа Латыйповага да рәхмәтебез чиксез. Авылны нурлап торган мәчет, зиратны әйләндереп алган яңа койма һәм башка исәпсез күп яхшылык­лары авылыбыз тормышын куанычлырак, бәрәкәтлерәк итә.

Һәркем өчен туган ягы газиз, кадерле. Туган авылым Кылачы-Арча милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Авылым кешеләре -- татар халкының борынгыдан килгән күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык. Читек-чүәк эшләү,аларга бизәкләр чигү осталары-авылымның үзенчәлеге,мактанычы. Бу эшне күңел җылысын кушып югары дәрәҗәдә башкармасалар, зиннәтле сәхтиян читекләр авылыбыздан чыгып ерак кыйтгаларга барып җитеп, дөнья базарында тиешле бәяне алу бәхетенә ирешә алмаган булыр иде.
Бүгенге көндә авылымның башлангыч мәктәбендә ике бала белем ала. Өлкән яшьтәгеләр мәчеткә йөри. Авылның клубы гөрләп эшләп тора: бәйрәмнәрдә яшен-картын үзенә җыя ул.

Үзем турында: әти-әнием, әби-бабам да Кылачыда туып үскәннәр. Авылым сукмагыннан атлап, беренче сыйныфка укырга бардым, педучилище тәмамлаган яшь укытучы кыз буларак туган авылыма кайтып, 17 ел башлангыч мәктәптә хезмәт куйдым. Бүген авылымда кадерле әнием, туганнарым яшиләр.
Ә мин Түбән Аты авылында хезмәт юлымны дәвам итәм. Ирем Данис белән өч дистә ел инде иңгә-иң куеп, мәктәптә эшлибез, өч бала үстерәбез. Йортыбыз Урта Аты авылының иң матур җиренә урнашкан. Янәшәдә чишмә челтери, салмак кына Аты инеше агып ята. Күренекле авылдашыбыз Сәкинә апа төзеткән мәчеттән моң­лы азан тавышы авылга ямь өсти, авыл тормышына бәрәкәт иңдерә. Күптән түгел ачылган өр-яңа ветеринар үзәк күңелләргә шатлык салып, игелекле хезмәтен күрсәтә башлады.

Безнең авылларыбыз яши: тырыш, итагатьле уллар-кызлар тәрбияли: аларны каршы ала, озатып кала; аларның уңышларына куана, көч бирә. Авыл тормышының җаен белеп, шәһәр уңайлыкларын булдырырга тырышып, туган авылында төпләнеп калучы яшь гаиләләребез дә бар,шөкер.
Иремнең туган авылы Орнаш бүген юк инде. Искиткеч матур табигате, җиләк пешкән чакларының гүзәллеге күңелләрдә генә саклана, моңсу гына үзенә дәшә. Башка татар авылларын андый язмыш көтмәсен иде, булган авылларны саклап, ныгытып, аларның матур киләчәген күреп яшәргә, газета-журналлардан укып шатланырга язсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading