16+

“Без утырткан каеннарны нигә кистеләр?” – Кенәбашта бәхәс

Хөрмәтле редакция! Сезгә гозерем бар.

“Без утырткан каеннарны нигә кистеләр?” – Кенәбашта бәхәс

Хөрмәтле редакция! Сезгә гозерем бар.

Кенәбаш авылындагы балалар бакчасы тирәсендә үсеп утырган агачларны кистеләр. Моны җирле үзидарә җитәкчесе белән мәктәп директоры эшләде. Аларга район хуҗалары кушкан булса кирәк. Ул агачлар бит авыл халкына ямь, рәхәтлек биреп утыралар иде. Бәлкем, сез ярдәм итәрсез, булышырсыз.
Шәрхимулла Әсхәтов. Кукмара. 

Әнә шундый эчтәлектәге хат алдык. Кара буранның күзенә туры карап, ара ерак дип тормадык, юлга да кузгалдык. 

“Тозлап-борычлап яздым”
Шәрхимулла абый белән телефоннан да сөйләшкән идек. Ул ниндидер могҗиза көтте күрәсең, килүебез берничә көнгә тоткарлангач, поезд китеп барды инде, агачларны кисеп бетерделәр, дип үпкәсен дә язып җибәрде. Ирексездән Тукайның “Шүрәле” поэмасы искә төшә... Агачлар узган ел ук киселгән, автор үзе дә шулай ди. Бүген тирә-якка лаф орып кына, мәсьәләне тамырдан үзгәртеп булмый. Шулай да урынга барып, җирле җитәкчелек белән сөйләшеп, халык күңелендә тудырган мәсьәләне өйрәнеп кайттык. 

Беләсезме, хәтта безне дә ике ут арасына салган мәсьәлә булып чыкты бу. Күргән белгәннәремне барысын да бәян итмим, гафу итәрсез. Бәйләним дисәң, авыл җирендә проблемалар җитәрлек. Шәрхимулла абый кайчандыр мәктәп территориясендә үсеп утырган агачларның киселүенә генә каныга. 

– Без үскәндә укыган мәктәп бурадан иде. 10-12 яшьлек чагыбызда, укытучыбыз, мәктәп тирәли матур агачлар үссен әле дип, бер унлап малайны урманга алып китте. Уфалла арбасын тутырып агач үсентеләре төяп кайттык та, мәктәп тирәли утырттык. Каен, тупыл, балан куаклары, чыршылар. Ул елны ике ел рәттән корылык килде, үсентеләр корымасыннар, үсеп китсеннәр дип, җәй буе елгадан ташып су сиптек. Чыршыларны соңрак кистеләр дип хәтерлим, әмма орлыктан шытып, үсеп киткән агачлар да байтак иде. Әлмәттә яшәсәм дә, олыгайгач авылга яшәргә кайттым. Дөрес, авылымнан аерылмадым, гел ярдәм иттем, кайтып йөрдем. Мәктәп бакча башымда гына, агачларның язларын шаулап яфрак ярулары, җәй буе яшеллеккә күмелеп утыруларын күрү үзе рәхәт иде. Килде шундый көннәр, укытучылар үзара талашып бетеп, мәктәпне күрше авылга күчерделәр. Бинасының бер канатында балалар бакчасы иде, икенче канатына авыл клубы кереп урнашты. Узган ел бу бинаны да җимереп ташладылар, алай гына да түгел, без утырткан агачларны да кисәргә тотындылар. Кемгә комачауладылар икән? Беренчедән, һаваны сафландыралар, икенчедән яшеллек – ерак түгел генә балалар мәйданчыгы, өченчедән, ферма ягыннан килгән исне авыл ягына җибәрмиләр иде. Авыл халкы олыгаеп бара, кичләрен һава суларга чыгар өчен менә дигән урын. Әле бит без бу бинаның нәрсә икәнлеген дә белмибез, балалар бакчасы булырмы ул, клуб итәрләрме? Авыл халкы төрлечә юрый, безгә әйтеп, аңлатып күрсәткән кеше юк, – ди Шәрхимулла абый. 

Әңгәмәдәшем үзе 1942 елгы, яшенә күрә егетләр кебек әле, сөбханалла! Аяз зиһенендә, үзе җитәкче булып эшләгәнгә дә кануннарны яхшы ук чамалап сөйләшә. Авыл иминлегенә кагылышлы мәсьәләләрдә җирле җитәкчелектән аяк терәп таләп итәргә хакы да, тәвәккәллеге дә бар. 

1952 елларда тамыр төпләгән агачларны кисәргә керешүләрен күргәч тә, бик күп җиргә жалобалар язып җибәргән. Прокуратура, район хакимияте, экология хезмәтенә... 

– Мин язган хатларга авылның унлап өлкән кешесе кул куйды. Район прокуратурасы җавап бирмәгәч, республика прокуратурасына юлладык. Үкереп торган агачларны кискән көнне түзмәдем, полиция бүлегенә шалтыраттым. Участок инспекторы килеп, аларны туктатты. Берничә көннән комиссия килеп төште. Сабадан эколог чакыртканнар, мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы да ияргән, Гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкиле, җыйнаулашып сорау арты сорау яудыралар. Ник каршы төшәсез, күптән черегән бит инде алар диләр. Киселгән агачларның төпләрен кар астыннан казып күрсәтәм, бер черегән тап булса икән. Черемәгәнгә күрә бер агачны көне буе йоктылар да, черегән агач тиз ава ул, – ди Шәрхимулла абый. 

Күптән утыртылган агачларга черү зәхмәте килеп ябырылгандырмы, юктырмы, ләкин бу эшкә фатыйха бирерлек бер әйбер бар – җил-давылларда сынып, балалар өстенә аусалар дигән куркынычка күз йомарга ярамый. Шәрхимулла абыйның монысына да җавабы әзер:

– Казанның Урицкий исемендәге паркта, көненә меңнәрчә кеше йөри, шулай ук Троцкий урамында да колач җитмәслек тупыллар үсеп утыра, берсен булса да кисәләрме? Әгәр дә бу агачлар мәктәп балансында икән, димәк, аларны шул ук мәктәп карап-тәрбияләп торырга тиеш. Мөмкинлегебез юк, аның өчен кимендә 30 мең сум акча кирәк, ди мәктәп директоры. Йоклап ятмасын, район җитәкчеләренә үтенеч язсын. Әле бит балалар бакчасын яңартканда бик күп чүп чыкты. Иске караватлар дисеңме, анда ни генә юк. Менә шуларны елга буена илтеп түктеләр. Мине куркытканы – люминесцентлы лампаларны да шунда аттылар. Алар бит зарарлы матдәләр чыгарып, безгә зыян салып ятачаклар. Бу хакта да прокуратурага тозлап-борычлап яздым, нәрсә дип җавап бирерләр, – ди әңгәмәдәшем. – Авылда җәяүлеләр өчен дип 600 метр озынлыкта метр ярым тирәсе киңлектә брусчаткадан таш сукмак җәйдергәннәр иде, шуны да көрәмиләр, мәктәп балалары олы юлдан йөрергә мәҗбүр.  

“10 агач кистек, 30 агач утыртырбыз!”
Авыл җирлеге башлыгының күрешкәч үк, ник килдегез, агач кискәнгәдер инде, дип куюы кызык тоелды. Курыксаң – эшләмә, эшләгәнсең икән – инде курыкма, дигәнме әле бер акыл иясе? Дөрес, ул турыдан-туры җаваплы түгел, ләкин җирлек  территориясендә башкарылган эштә читтә кала алмый. Илнур Юсупов бу вазыйфада әле бер генә ел. Шуңа күрә күп кенә сорауларга да җавап бирә алмый.
– Починок-Кучук авыл җирлегенә барлыгы сигез авыл керә. Дөрес, Кәчкәрәдә пропискага теркәлүчеләр генә бар, хәтта җәйләрен дә кайтып күренмиләр. Шәрхимулла абый авыл яме өчен кайгырса да, чынлыкта, ул агачлар бик озын үскәннәр, кайсында өчәр, кайсысында җидешәр карга оясы, аннары җилләрдә ботаклары сыну куркынычы да бик зур. Балалар өстенә килеп төшсә – кем җавап бирә? 10 агач киссәк, 30 агач утыртабыз. Туя кебек әллә ни биек булмаган агачлар утырту яклы мин, менә аларны карап-тәрбияләп торуы да кыен түгел. Дәлилле сүзе булса, комиссия белән килгән көнне сөйләшергә иде, сез – күбәү, мин – берүзем дип, кул селтәп кереп китте. Балаларның иминлеген кайгыртудан агачларны яңарту – начар эш түгел. Җирлекнең күпкә җитди борчулары бар. Кенәбаш авылында үзәкләштерелгән су системасы көйләнгән, җәен-кышын судан өзелмиләр. Ә менә Кызыл Октябрь, Чигайка, Синерь, Княгор, Иске Кенә авылының бер урамында җәйләрен халык бөтенләй сусыз кала, 10 чиләк су алуга, коеларда су кибә. Алар сабыр итеп, әле дә зарланмыйлар. Гомердә дә су башнясы ясалмаган, су торбалары сузылмаган, урамнарда колонкалары да юк. Я күршеләреннән, я чишмәдән су ташыйлар. Кызыл Октябрь авылы “Чиста су” программасына кертелде, шөкер. 400 мең сум тирәсенә проектлары да ясалган, инде гамәлгә ашыруларын көтәбез, чират. Кукмара районында гына да шундый унбишләп авыл бар. Башкарып чыгу өчен миллионнар кирәк, бүген эксковаторларның бер сәгатьлек эш бәясе генә дә 3 мең сум тора икән, шуннан чамалагыз, – ди җитәкче.

Мәктәп янындагы агачларны кисүдә “Дружба Агро” хуҗалыгы ярдәм күрсәткән. Кисәргә дигән карарга килү бер хәл, ут чыбыклары якын булганлыктан башкаруы куркыныч. Нәтиҗәдә трактор агачларны икенче якка “чүмече” белән этеп тора.

– Кар явып китү сәбәпле, трактор тая, этеп тора алмый башлады, бер агач басып калды, хәзер Шәрхимулла абзый анысын ник калдырдыгыз дип канны эчә. Язгы якта, җир өстен кардан арынгач чистартып бетерербез, әле түгәсе агач ботаклары да бар. Кәүсәләрен кем кирәк шул алды. Кызганыч, Шәрхимулла абыйга эләкми калды бугай. Ә чүпкә килгәндә, без аны полигонга да ташыдык, ә менә вак-төяген, яшермим, күмәк хуҗалыкның буш базы тора иде, шунда тутырдык. Өстен күмәсе идек, өлгермәдек, кар явып китте бит. Язгы якта анысына да нокта куярбыз, – ди җитәкче. 

Аксакаллар сүзе – хак!
Кенәбашта бик матур мәчет эшләп тора. Гадәттә авыл аксакаллары авылга бәйле мәсьәләләрне шунда хәл итә, дип авыл имамы Ришат хәзрәт Сибгатуллинга сугылдым. Заманында үзе дә авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән.  

– Мин әле баш инженер булган чакта, 1991 елларда “финский” дип аталган материаллардан салынган мәктәп иде ул. Бик авыр елларда бастырдык, күмәк хуҗалык акча бирми, СССР таркалды, кемгә дә бернәрсә кирәкми, төпле җитәкчеләр юк... Нишлисең, 4 укучы белән 4 укытучы өчен мәктәп тота алмый иделәр, шул сәбәпле мәктәп оптимизациягә эләкте. Авыл нигезен сипләп, социаль биналарны яңартып торуларына куанабыз гына, авылда быел 3 бала туарга тора. Кенәбаш яши, үсәр өмете бар, димәк! Клубсыз калдык калуын, бәлки анысын да салырлар, өр-яңа медпункт салып куйдылар бит әнә. Агачлар киселүдә бер генә ялгышлык җибәрдек, мессенджерларда авыл төркемнәре бар, элек шунда аңлашып, киңәш-табыш итәргә иде. Чынлап та картайдылар, яңартсак ничек булыр иде дип тавышка куелса, кем белә, мәcьәлә бәлки икенче төрле хәл ителер иде дә. Картайган агачлар ямьсез инде, яңартылган бина янында алар архитектура ягыннан да сыешмыйлар. Әнә Иске Кенә авылындагы яңа клуб янына яшь агачлар утыртканнар, яңарган – яшьлек үзе матур. Район хакимияте, бу авыл үссен, матурлансын дигән карарга килгән икән, рәхмәтле генә булырга кирәк. Мәчеткә килгән халыктан ишетәм, күбесе агачларны кисү яклы, алмыйча булмый иде, диләр. Ә Шәрхимулла авылдаш турында ни әйтим, заманында шушы мәчетне салырга ярдәм иткән кеше ул. Авылда 198 кеше яши, шуларның 45 мәчеткә йөрерлек ирләр, ләкин 15 генә бүген җәмәгать намазына килә. Шәрхимулланың үзен гаетләрдә генә күрәм, – ди Ришат хәзрәт. 

Кенәбашта төпләнгән яшь гаилә башлыгы Зөлфәт Ярмиевны да мәчеттә очраттым. 34 яшьлек ир хатыны Алия белән икенче сабыйларын көтәләр. 

–5 яшьлек Зәмирә кызыбыз шушы балалар бакчасына йөрде. Балалар агачлар үскән якта уйнамасалар да, җилле көннәрдә ул биек агачларның шаулавы куркыта иде. Сынып ут чыбыкларын да өзәргә мөмкиннәр, балалар өстенә килеп төшү куркынычы да бар, – ди Зөлфәт. – Юктан тавыш чыгарырга кирәкми, иң мөһиме, яңартылсын ул. 

Яңарту – начар эш түгел
Чираттагы сорау әлбәттә мәктәп директорына. Мәсьәләгә төп ачыклык кертүче кеше дә ул. 
– Без бит Шәрхимулла абыйга яңартылганнан соң менә нинди булачак дип балалар бакчасының проектларын да күрсәттек, аңлаттык, балалар шушы юлдан мәктәпкә йөриячәкләр, бу агачлар сынып, балалар өстенә килеп төшсәләр, аларны үтерергә мөмкин бит, аннары кем җавап бирә, дидек. Анысы мине кызыксындырмый, диде. Минем сезгә башка соравым юк дип, борылып киттем. Без ул агачларны кисәргә күптән кызыгып йөри идек, ләкин коймалар булгач, тотына алмадык. Коймалар алынгач, бернәрсәне дә җимерми торган вакыт, дип, тиешле документларны тупладык да, рөхсәт алып кистек. Әле эш күп анда, киселгән агачларның төпләре калды, аларны чистартасы, чүпләрне түгәсе... – ди Алмаз Фәйзрахманов.

Кенәбаш юлына асфальт түшәлгәч, маршрут ачыла: оптимизация кысаларында бөтен укучылары һәм укытучылары белән берлектә моңарчы филиалы буларак эшләгән мәктәп 2019 елны Починок – Кучук мәктәбенә күчерелә. Бүген исә Кенәбаштан 17 укучы белән 5 мәктәпкәчә яшьтәге 5 баланы автобус йөртә. 

 – Балалар бакчасын яңарту республика программасына кертелде. Моның өчен 22 миллион акча бүлеп бирелде. Без аны быел 1 августка өлгертербез дибез. 15-20 балага исәпләнгән ул. Ә чүп мәсьәләсендә, кабатлап әйтәм – чисталык минем өстә, бөтен нәрсә әлегә кар астында калды, яз җитүгә агач ботакларын да ялт иттерәбез. Әле тагын бер агачны кисәсе бар, беренчедән, кар яуганга керә алмадык, икенчедән кайсы яктан гына килсәң дә, я ут чыбыгына, я ут баганасы өстенә килеп төшә. Анысына вышка чакыртмыйча булмый инде. Шәрхимулла абый кайгырмасын, без лампаларның берсен дә чүплеккә ташламадык, алар барысы да мәктәпкә төшерелде, – ди Алмаз Фәйзрахманов. – Киләсе елга Починок-Кучук урта мәктәбенә дә капиталь ремонт керергә тиеш. Безнең мәктәп тирәли дә каеннар утыртылган. Әгәр дә коймалар да яңартылачак икән, аларын да кисеп яңартырга исәп – биек булып үсми торган яшь үсентеләр утыртачакбыз. 

Район җитәкчелеге белән дә сөйләштек. Районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Нияз Рәсим улы Ризвановның контролендә барган эш асылында барлык таләпләр дә үтәлә. Эш барышында каршылыклар тумый тормый анысы, хәл итә килүләре шатландыра. 

Автордан
Ә Шәрхимулла абыйга үпкәләмик. Кайчагында чама хисен югалтса да, авылы өчен янучы кеше булу да бәхет асылда. Ләкин үзен авыл халкы никтер кабул итеп җиткерми. Югыйсә Кенәбаш өчен кылган изгелекләре дә саллы.
–Мәчеткә нигә йөрмисез, дисез. Ничек җаным эресен соң, кайчандыр мәчет салынуга каршы булган кешеләр бүген анда хуҗа булып утыралар... Заманалар үзгәреп, үз эшемне ачып җибәргәч, көйләнеп китсәм, авылда мәчет салдырыр идем дигән идем. Сүзне үтисе бит. 15 КамАЗ блоклар кайтарттым. 4 ел җирдә аунап яттылар, мәчет кирәкми дип каршы чыктылар. Район хакимияте аша салу эшенә керешкәч, дөрес, диварларын төзегәндә булыша алмадым, әмма түбәсен мин яптырдым, газын да үзем керттердем. Әле авылга газ кертү өчен 2,5 чакрымлыкта Германиядә эшләнгән газ торбалары кайтардым. Бушка! СССР да андый торбалар җитештерелми иде. Әгәр дә аларны саткан булсам, бүген 4 вертолетта очар идем, бер ялгансыз. Беләсезме, минем йортка газны иң соңыннан тоташтырдылар. Анысын да йоттым. Авыл тирәли 13 чишмә эзләп тапкан ир мин. Елганың суы кипкәнгә 3 ел рәттән чыганак эзләдем. Юешләнеп торган җирен табып, шуны 3 ел казыдым. Чишмә тибеп чыкты бит! Мин аны Шүрәле чишмәсе дип атадым да, дустым Әмир Җиһаншин белән тирә-янын гөл иттек. Тимердән өстәл ясап, буяп төшеп киткән төндә шул өстәл өстендә олы йомышларын йомышлап куйганнар иде. Шул ук Кенәбаш халкы. Ничек җаның эресен шундый эштән соң? Мин шуңа күрә берсе белән дә сөйләшмим монда, – ди Шәрхимулла абый...

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading