16+

“Бистә шәле”: билгеле шәхесләрдән шәл бәйләү мастер-классы, җыр һәм уеннар

15 август көнне Балык Бистәсендә “Бистә шәле” фестивале узачак.

“Бистә шәле”: билгеле шәхесләрдән шәл бәйләү мастер-классы, җыр һәм уеннар

15 август көнне Балык Бистәсендә “Бистә шәле” фестивале узачак.

Балык Бистәсе үзенең атаклы шәлчеләре белән дан тота. Күгәрчен авылында әле дә капка төпләрендә шәл бәйлиләр.

Буыннан-буынга күчеп барган әлеге кәсеп белән авылның яшь кызлары да кызыксына, дип белдерделәр матбугат очрашуында районнан килгән вәкилләр һәм шәл бәйләү серләре белән журналистларны да таныштырдылар.

Балык Бистәсе районының мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллина сүзләренчә, ел да оештырылып килә торган “Иң креатив шәл” бәйгесендә быел катнашучылар үзләренең эшләрендә фестиваль элементын да кулланырга тиеш булачак. “Үзем аялыйм, үзем эрлим” бәйгесендә катнашучылар исә йон эрләячәк.

– Тагын бер яңалык керттек – “Мин дә шәл бәйләп үстем” дигән мастер-класс оештырылачак. Безнең район талантларга бай, шәл бәйләп үскән билгеле якташларыбыз Сәкинә Минханова, Нурия Хашимова, Венера Шәмиева, Эльвира Хамматова һәм блогер кызларыбыз шәл бәйләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк, – диде спикер.  

Мәйданда районда гамәлгә ашырылып килә торган проектлар да эшләячәк. «Капка төбендә» районның барлык фольклор коллективларын җыячак. Алар белән бергә тамашачылар җырлаячак, күңелле уеннар уйнаячак. «Эх, гармуннар уйный белсәм...» проектында, исеменнән күренгәнчә, гармунчылар катнашачак.  

Фестиваль хэдлайнерлары – Рөстәм Закиров, Асылъяр һәм Зөһрә Насыйпова.

Чараны оештыручылар киләсе елга фестиваль республикакүләм генә булмыйча, төбәкара дәрәҗәдә узар дип ниятли.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading