16+

Болайга китсә, фермер хуҗалыклары кимергә мөмкин

Ни өчен фермерлар шикәр чөгендерен башка төбәккә ташырга мәҗбүр, кошчыларга үз продукцияләрен сатарга нәрсә комачаулый?

Болайга китсә, фермер хуҗалыклары кимергә мөмкин

Ни өчен фермерлар шикәр чөгендерен башка төбәккә ташырга мәҗбүр, кошчыларга үз продукцияләрен сатарга нәрсә комачаулый?

Нишләп җир кешесенең өметләре акланмаган? Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе съездында һәр чыгыш ясаучы үзен борчыган проблемаларны күтәрде.

Грант ярдәме генә җитми
Беренче булып сүз алган ассоциация президенты Камияр Байтемиров соңгы биш елда башкарылган эшләр турында сөйләгәннән соң, көн алдында торган проблемаларны атап үтте. Аныңча, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү дәүләт программалары чаралары кысаларында гына алып барыла.

Авыл территорияләрен һәм эшкуарлыкны үстерү өчен грант ярдәме генә җитәрлек түгел. 
–   Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм күрсәтүне муниципаль районнар бюджетларында язылган республика программаларына кертергә кирәк, – диде ул. 
Кредитлар бирү генә түгел, районнарда объектлар төзү өчен торак пунктлар планын үзгәртү зарурлыгы катлаулануын да билгеләп үтте, бу исә проектларны гамәлгә ашыру срокларын, аның бәясенә үзгәреш кертә.

– Муниципаль районнарны җир буенча документлар әзерләү, бер категориядән икенче категориягә күчерү эшен алдан ук эшләргә чакырабыз. Норматив документларны кабул итеп, без үзебезне административ таләпләргә куып кертәбез һәм шуннан программаларда катнашучылар зыян күрә булып чыга. Бу районнарда һәм авыл территорияләрендә кече хуҗалыкларны үстерүгә бик үк яхшы тәэсир итми. Таләпләр артты. Программаларда катнашырга теләгән фермерлык хуҗалыклары, шул авырлыкларны күреп, баш тарталар. 2020 елдан 2024 елга кадәр программаларда катнашу өчен 1127 крестьян-фермер хуҗалыгы гариза биргән. Грант ярдәмен шуларның 431е алган. 70 проценты диярлеге баш тарткан яки конкурсны уза алмаган. Бу авылларда авыл хуҗалыгын һәм эшкуарлыкны үстерү файдасына сөйләми, – диде Байтемиров.

Сату мөмкинлеген бетерә
Питрәч районы фермерлары ассоциациясе рәисе, кошчылык белән шөгыльләнүче фермер Анастасия Александрова кош итен сату белән бәйле проблемага тукталды. Сүз  2023 елның гыйнварында гамәлгә кергән Евразия икътисадый берлеге илләренең "Кош ите һәм аны эшкәртү продукциясе иминлеге турында"гы техник регламенты турында бара.

– Ул шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үз терлек чалу урыны булмаган крестьян-фермер хуҗалыклары өчен кош ите продукциясен сату мөмкинлеген яба. Республика бу яңалыкка өлешчә әзер түгел булып чыкты. Башка терлек чалу урынына бару өчен юл чыгымы продукциянең үз бәясе артуга китерә. Үзләренең кошлары күп булу сәбәпле, кайберләре читтән алмыйлар. Болар кошчыларны авыр хәлгә куйды. Моннан чыгу юлы дип мин фермер хуҗалыкларына локаль терлек чалу пунктлары төзелешенә ярдәм итүнең төбәк программасын эшләүдә күрәм, – диде ул. 

Съезд эшендә катнашкан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров әлеге мәсьәләне карарга вәгъдә итте. 
– Терлекчелек бүлеге белән барлык терлек чалу пунктларын анализлыйбыз. Аларның потенциалын, логистикасын карарга кирәк. Бәлки берәр программа турында уйларбыз, – диде министр.

Таләп иткәч, ярдәме дә булсын
Мөслим районы фермеры Азат Хәмәдишин ветеринария таләпләрен үтәү өчен зур акча кирәк булуын билгеләп үтте. 

– Узган ел биш җылытылган дезинфекцияләү барьеры төзедек. Бу бик зур чыгымнар. Эре предприятиеләргә аларны төзү өчен 5-6 миллион сум табу проблема түгелдер. Ә без бу акчага җиһазлар алыр яки ферма түбәсен алыштырыр идек. Таләпләре булгач, ярдәме дә күрсәтелсен иде, – диде фермер. 
Күчмә кошлар очып килмәсен өчен казларның урамда торган мәйданчыклары ябык булырга тиешлеге утрындагы кагыйдәне үтәп булмавы турында да искә алды. 

– Һәр ферма янында моны ничек күз алдына китереп була? Территорияләрне ябу урынына, Башкортстандагы кебек, кош гриппыннан вакцинацияләү җиңелрәк. Моның кадәр чыгымнарны күтәрә алмыйча, фермерлык хуҗалыклары кимергә мөмкин, – диде чыгыш ясаучы. 
Марат Җәббаров, аңа җавап итеп, ветеринария кагыйдәләренең беренче чиратта фермерларның үзләре өчен кирәк булуын әйтте.   
– Сезнең предприятие, терлек һәм кошлар куркынычсызлыгы өчен кирәк. Әйе, таләпләр бик катгый. Дизенфекция барьерлары, территорияләрегез тиешле кагыйдәләргә туры килсен. Башка юл юк. Ябыласыз икән, яңадан ачу авыр булачак, – диде ул.  

Өмет акланмады
Чүпрәле районы фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Равил Бикчуров исә шикәр чөгендереннән зур уңыш алып та керем булмавын әйтә.
– Узган елгы һава торышы белән бәйле авырлыкларга карамастан, безнең хуҗалык шикәр заводларына 20 мең тонна шикәр чөгендере тапшырды. Бер гектардан 470 центнер чыкты. Зур уңыш алгач, кереме дә яхшы булырга тиеш иде кебек. Әмма өмет акланмады. Бу беренче чиратта логистик кыйммәтләнү белән бәйле. Буа шикәр заводы белән килешү төзелгән иде, тик, продукция күп булганга, алар кабул итмәде. Мордовиягә барып, 10 мең тонна шикәр чөгендерен анда калдырдык. Югыйсә керем үзебезнең Буа заводына калырга тиеш иде бит, салымнар читкә китә. Ә безгә шикәр чөгендере мәйданын 30 процентка киметергә туры киләчәк, – диде ул. 

Марат Җәббаров моны шикәр чөгендере уңышы күп булу белән бәйләп аңлатты һәм берничә елдан Буа заводы модернизациядән соң, тәүлегенә күбрәк тонна эшкәртә башлаячагын әйтте.        

Фермерны хөрмәт итәргә кирәк

Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов түрәләргә, тикшерүче органнарга һәм фермерларга берләшеп эшләргә кирәклегенә басым ясады. 

– Фермер кырда, терлекчелектә эшләргә тиеш. Аның кәгазьләр белән йөгерергә вакыты юк. Бу юнәлештә эшләүчеләрне хөрмәт итәргә һәм ярдәм чарасы булдырырга кирәк. Адәм баласының өстәленә ризык җиткерү изге эш ул, – диде фермер. 

Съезд эшендә катнашкан Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев фермерлардан мөрәҗәгатьләр аз килүен билгеләп үтте. 

– Түзәргә күнеккәннәр инде. 2024 елда фермерларның мөрәҗәгатьләр өлеше гомуми санның 3,5 процентын тәшкил итте. Аларның күбесе арендага җир кишәрлекләре бирү белән бәйле, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading