Без шалтыратканда Балтач районының Карадуган авылы умартачысы Талип Сөнгатуллин күпьеллык баллы үсемлек – эспарцет чәчә иде. “Өч ел элек 9 гектар җиргә чәчкән идем, картайды. Хәзер тагын өстәмә 16 гектарга чәчәргә булдым. Якын-тирәдә кортларга бал җыя торган культуралар үстерелми. Аннары җәйнең ничек киләсен дә белеп булмый. Безнең якларда өч-дүрт ел инде юкә булмады. Быел чәчәк атканда яңгырлар яуды. Кортлар нектар җыя алмады. Шундый вакытта, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, балсыз калмаудан эспарцет коткарды”, – ди ул. Мондый балның бик файдалы булуын һәм узган ел яхшы сатылуын да билгеләп үтте.
Кайчандыр 80-90 баш умарта тоткан. Акарапидоз авыруы чыгып, кортлары үлеп беткән. Бүген ун баш умартасы бар. Алга таба оя санын кабат арттырырга исәпли.
Акация балына күзем төшеп, анысын да үзегезнең кортлар җыямы, дип хәйләкәр генә елмаям. Аларныкы җыя икән! “Кышка умарталыкларын Краснодарга алып барып, ике айга шунда калдырып кайтабыз. Карап торырга кеше яллыйбыз. Яз көне алып кайтып, балын суыртабыз”, – ди умартачы. Акация балының килограммы 2000 сум тора.
Кортлары балны Самара, Мари Эл кырларыннан да җыя. “Хәзерге вакытта Чистай районында калдырдык, анда карабодай кыры бар. Шуның өчен дә балыбыз күп төрле”, – ди Ануш.
Кайчандыр бал сатарга Мәскәүгә бал ярминкәсенә дә йөргәннәр. Бал торган киштәләр артыннан Мәскәү мэры Юрий Лужков белән төшкән фотосы урнаштырылган газета да чыгарып күрсәтте. “Хәзер Мәскәүгә барганыбыз юк. Анда әлбәттә бал әйбәт сатыла, әмма ике айга аренда бәясе 500 мең сум тора, кыйммәтсенәбез”, – ди әңгәмәдәшем.
Ә халык иң күбе чәчәк балын ала икән. Ул бик күп төрле чәчәктән җыелган, тәмле дә, файдалы да, ди Ануш. Гомумән, кәнфит урынына бал ашарга кушты ул.
Комментарийлар