16+

Чистайда “Уйна, гармун уйна!” республика фестивале гөрләде

26 июньдә Чистай шәһәренең мәдәният үзәге республика күләмендәге зур вакыйга — “Уйна, гармун уйна! Гармунчылар, баянчылар фестивале” уздырды.

Чистайда “Уйна, гармун уйна!” республика фестивале гөрләде

26 июньдә Чистай шәһәренең мәдәният үзәге республика күләмендәге зур вакыйга — “Уйна, гармун уйна! Гармунчылар, баянчылар фестивале” уздырды.

Чара Татарстанның төрле районнарыннан килгән музыкантларны һәм йөзләгән тамашачыны бер сәхнәгә җыйды.

Гармун һәм баян татарның милли уен кораллары булмаса да, алар халык тормышында аерым урын алып тора. Элек гармунсыз кичке уеннар, туйлар, бәйрәмнәр күз алдына да китерелмәгән. Авылларда гармунчы иң хөрмәтле кешеләрнең берсе саналган.

Оештыручылар сүзләренчә, соңгы елларда гармун һәм баян белән кызыксыну кимүе күзәтелә. Шуңа күрә Чистай мәдәният үзәге бу сәнгатьне саклау һәм популярлаштыру максатыннан фестиваль оештырган.

Өч сәгатьлек моң дулкыны

Башта оештыручыларда борчылу да булган: тамашачы җыелырмы, катнашучылар табылырмы? Әмма афиша чыкканнан соң ук зур кызыксыну барлыкка килгән — гармунчылар үзләре дә фестивальгә теләп кушылган.

Фестиваль ачык һавада узарга тиеш булса да, начар һава шартлары аркасында чара мәдәният үзәге залында үткән. Бу катнашучылар санын чикләргә мәҗбүр иткән, әмма атмосферага зыян килмәгән.

Фестивальдә Казан, Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай районнарыннан, шулай ук Чистайның үзеннән талантлы башкаручылар катнашкан. Тамашачылар Чистайдан Әхмәтҗановлар, Әлмәттән Алсу Сатдарова, Аксубайдан Марат Нәфигуллин, Алексеевск районыннан Алсу һәм Рәис Нәҗметдиновлар чыгышын алкышлап каршы алган.

Өч сәгать дәвам иткән концерт бер сулышта үткән кебек булган — тамашачылар залдан китәргә ашыкмаган, гармун моңына кушылып җырлаган, биегән.

Бүләкләр һәм хөрмәт сүзләре

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Галимов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Наталья Япаева катнашып, фестивальдә катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырган.

Чистай мәдәният үзәге директоры Наҗия Загретдинова һәр катнашучыга рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр — түбәтәй рәвешендәге тортлар тапшырган.

Фестиваль гармун һәм баян башкару сәнгатен үстерү, инструменталь фольклор традицияләрен саклау һәм яңарту максатын күздә тоткан.

Оештыручылар киләчәктә мондый чараларны ачык мәйданчыкта да уздырырга ниятли.

Инсаф Гайнуллин 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading