16+

Дача: җиләк җыярга яки акча туздырырга?

Россиядә шәһәр читендәге бакча һәм йортларга ихтыяҗ кискен арткан. Экспертлар билгеләп үткәнчә, соңгы елда шәһәр читендәге күчемсез милек сатып алуга ихтыяҗ 40 процентка күтәрелгән.

Дача: җиләк җыярга яки акча туздырырга?

Россиядә шәһәр читендәге бакча һәм йортларга ихтыяҗ кискен арткан. Экспертлар билгеләп үткәнчә, соңгы елда шәһәр читендәге күчемсез милек сатып алуга ихтыяҗ 40 процентка күтәрелгән.

Алар моны ипотека программаларын гадиләштерү һәм икътисади тотрыксызлык аркасында халыкның акчасын саклап калу теләге белән аңлата.
Халык акчасын Европа һәм Америка сакларга теләми, фатир сатып алу кыйммәт, шуңа күрә күпләр акчаны дача алуга тота, ди белгечләр. Моннан тыш, илдә шәхси йортлар төзү өчен җир участоклары сатып алуга кагылышлы ипотека программалары гадиләштерелде. Тагын бер сәбәп дип кешеләрнең зур шәһәрләрдән аруын  да атыйлар.

Дачалар популярлаша
Дачаларга ихтыяҗ артуын Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев та раслый.
– Дачалар хәзер бик актуаль. Аларның популярлаша баруының сәбәбе төрле. Башта коронавирус пандемиясе белән бәйләп карадык. Хәзер исә бәяләре кызыктырырлык булуында, ягъни шәһәрдәге фатирларга караганда бәяләре арзанрак. Әйе, монда шул ук шәхси йортлар турында да сүз бара. Дача йортына килгәндә, хәзер халык ел әйләнәсе барып була торганнарын сайлый. Мондый дачаларның саны шулай ук арта бара. Кайбер кешеләр шунда кышын да яши, – ди ул.    

Әлбәттә инде, халык шәһәргә якын дачаларга өстенлек бирә. Аерым алганда Лаеш, Биектау ягы популяр, аннан кала Питрәч, Яшел Үзән, дип билгеләп үтте белгеч. Шәхси транспорты булмаганнарга да анда барып җитү проблема түгел. 

500 мең сумнан башлап
Бәяләренә килгәндә, аларын әйтү авыррак. Ни өчен дигәндә, аның кайда урнашуы, кайчан һәм нәрсәдән төзелгән булуы, участок мәйданы күпме булуы, инфраструктурасы, коммуникациясе зур роль уйный. Бушлай игъланнар сайтында бәяләре 500 мең сумнан башланып, 7 миллион сумга кадәр. 500 мең сумлыгы советлар союзы вакытында ук төзелгәне дип әйтергә була. 4-5 миллион сумлыгы ел әйләнәсе яшәп була торганы. 
Арендага гына да алып була. Игъланнар сайтында андый вариантлар да бар. Уртача алганда, аренда бәясе көненә 2 мең сум. Күбесе бер айга бирә. Анысы 15 мең сумнан башлап. 

Андрей Савельев әйтүенчә, бездә дача арендалау алай ук популяр түгел. Ул күбрәк ял базалары өчен актуаль, ди ул. 
Дача арендалауга ихтыяҗ кимү шул ук коронавирус чикләүләре бетерелү белән дә аңлатыла. 

Файдасы бармы соң?
Элек дача тотуның төп максаты яшелчә үстереп, акчаны янга калдыру дип уйланылса, хәзер моны шактый чыгымлы дип караучылар да бар. Соңгыларының сүзендә дә дөреслек бар. Советлар союзы чорында участок уртасында әллә ни уңайлыклары булмаган йорт һәм эш кораллары куярга сарай гына басып торган.

Хәзер исә ул – бөтен уңайлыгы булган зур йорт. Мунчасы да булсын, шашлык пешерә торган аерым урыны да, бассейны да, балага таган да торсын. Әллә нинди кыйбатлы сортлы чәчәкләр дә үсеп утырсын әле. Исәпләсәң, чыгымы шактый җыела. 

Рамил Сәйфуллин моннан ике ел элек кенә Биектау районында дача сатып алган. 
– Алганыма үкенмим, ялларым шушында үтә, ә менә чыгымы күп дигән фикер белән килешәм. Койманы яңартырга кирәк, скважинадагы насос ватылган. Әле газон чаптыргыч алдым. Узган ел газон чәчтем, аңа су сиптерү өчен генә дә ике-өч көн саен дачага йөрдем. Бензин бәясен дә кертсәң, зур сумма чыга. Чыгымы күп булса да, ялы да шушында, – ди ул.  

Базарга җиләк сатарга дип, Асия апа бакча йортыннан туры шушында килгән. 
– Укроп, яшел суган, редиска саттым. Хәзер җиләк өлгерде. Аннары карлыган, чия җыеп алып киләм. Шулай күнегелгән, акча эшлим дип йөрүем дә түгел. Җәй көне эссе фатирда нишләп утырмак кирәк, – дип елмая ул. 

Уңай ягы чынлап та бар анысы – чиста һава, үзең үстергән яшелчә һәм ялларны кайда уздырыйм дип баш ватасы юк. Россия туроператорлары ассоциациясе китергән мәгълүматларга караганда, чит илләрдә ял итү бәясе бу сезонда 15-50 процентка арткан, Россия буенча турлар – 10-22 процентка. Артык акчаң булмаганда, дачада ял итәргә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading