16+

2035 елга ислам дине дөньяда иң киң таралган дингә әйләнергә мөмкин

Иң яшь диннәрнең берсе булган ислам 2035 елга тарафдарлары саны буенча христиан динен узып, беренче урынга чыгарга мөмкин.

Иң яшь диннәрнең берсе булган ислам 2035 елга тарафдарлары саны буенча христиан динен узып, беренче урынга чыгарга мөмкин.

Бу хакта Российская газета хәбәр итә. 

2020 елда дөньяда 2,27 миллиард христиан һәм 2,02 миллиард мөселман яшәгән. Әмма 2035 елга бу нисбәт үзгәрер дип көтелә: мөселманнар саны 2,57 миллиардка җитәчәк, ә христианнар 2,52 миллиард тирәсе булачак. Әлеге үсеш темпы сакланган очракта, 2070 елга мөселманнар саны 3,6 миллиардтан артып китәчәк, христианнар саны исә 3 миллиардка да тулмаячак.

Мондый мәгълүматлар Америкадагы Pew Research Center (Пью Рисёрч Сентер) социологик тикшеренү үзәге тарафыннан әзерләнгән яңа докладта китерелә. Белгечләр фикеренчә, киләчәктә дөньядагы дини составның үзгәрүенә демографик факторлар йогынты ясаячак. Тикшеренү 2020-2070 еллар чорын үз эченә ала.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, мөселманнар арасында бала табу күрсәткече башка дин вәкилләренә караганда югарырак. 2020-2025 елларда бер хатын-кызга уртача 3,1 бала туры килгән. Христиан динен тотучылар арасында бу күрсәткеч — 2,5, ә башка дөнья диннәрендә — 1,6 бала. 

Мөселманнар иң күп яшәгән илләр исемлеге дә үзгәрергә мөмкин. 2020 елда беренче өчлеккә Индонезия (239 миллион), Пакистан (226 миллион) һәм Һиндстан (213 миллион) кергән. Ә 2070 елга Пакистанда ислам динен тотучылар саны ике тапкыр артып, 461 миллионга җитәр дип фаразлана. Бу ил беренче урынга чыгачак. Икенче урында 333 миллион мөселман белән Һиндстан, өченче урында 282 миллион белән Африкадагы Нигерия булачак.

Докладта шулай ук 2070 елга Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәге халкының 95 проценты мөселманнардан торачагы билгеләп үтелә.

дин. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading