16+

Шатлыкта да, кайгыда да бергә: махсус хәрби операция ветераны һәм шәфкать туташы никахларын теркәгән

Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсендә гадәти булмаган туй тантанасы узган.

Шатлыкта да, кайгыда да бергә: махсус хәрби операция ветераны һәм шәфкать туташы никахларын теркәгән

Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсендә гадәти булмаган туй тантанасы узган.

Махсус хәрби операциясе ветераны Роман Фролов һәм Казанның 20нче поликлиникасында баш шәфкать туташы булып эшләүче Оксана медицина оешмасында никахларын теркәгән. Хәзерге вакытта Роман әлеге хастаханәнең неврология бүлегендә дәвалану уза.

Роман белән Оксана быелның 30 июнендә Казанда таныша.

Ул көннәрдә шәһәрдә махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты узган. Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәреннән килгән Роман ярышларда катнашкан, ә Оксана анда кизү торучы медицина бригадасы составында эшләгән.

«Бер көнне Романга медицина ярдәме кирәк булды. Аның хәле начарланды, ул аңын югалтты. Безнең команда аңа ярдәм күрсәтте», — дип сөйли танышу тарихы турында Оксана.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Аңына килгәч, Роман хатын-кызга күзләренең һәм елмаюының матур булуын әйткән, аның кияүдә булу-булмавы белән кызыксынган. Шуннан соң алар телефон номерлары белән алмашкан. Аралаша, очраша башлаганнар.

Август башында Роман Оксанага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Хатын-кыз ризалашкан. 28 августта пар чиркәүдә никахлашкан. Роман Казанга күченгән, эшкә урнашкан. Туй көнен дә билгеләгәннәр. Әмма көннәрнең берендә ирнең хәле кинәт начарланган һәм аны 18нче хастаханәнең неврология бүлегенә урнаштырганнар. 

Бүлек мөдире Гөлназ Фәсахова сөйләвенчә, Роман хастаханәгә бик авыр хәлдә эләккән. Хәзер инде ул тернәкләнүгә таба бара: инде утыра, аякларына басарга тырыша. Табиблар савыгуына уңай фараз бирә. Хәзер пациент реабилитациянең икенче этабын уза.

Романны ЗАГСта никахны теркәү тантанасына бара алмаячагына нык борчылган.

«Без аңа һәм кәләшенә никахны хастаханәбездә теркәргә тәкъдим иттек. Мондый вакыйга бездә беренче тапкыр уза», — ди Гөлназ Фәсахова.

Тантана хастаханәнең актлар залында узган. Анда Романны дәвалаучы табиблар һәм Оксананың хезмәттәшләре катнашкан. Роман хастаханәдән чыккач, Фроловлар гаиләсе бу шатлыклы вакыйганы якыннары белән бергә бәйрәм итәргә җыена.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading