16+

Мошенниклар 14 яшьлек укучы кызны коттеджлардан урлашуга этәргән

Казанда өч коттедждан акча һәм кыйммәтле әйберләр урлауда шикләнелүче 14 яшьлек мәктәп укучысы мошенникларның катлаулы психологик тозагына эләккән.

Казанда өч коттедждан акча һәм кыйммәтле әйберләр урлауда шикләнелүче 14 яшьлек мәктәп укучысы мошенникларның катлаулы психологик тозагына эләккән.

Җинаятьчеләр башта кызны куркытып, аннары үзләрен аңа ярдәм итүчеләр итеп күрсәткән.

Барысы да 9 ноябрьдә башланган. Кызга үзен мәктәп администрациясе хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Ул электрон көндәлеккә керү өчен кирәк дип, SMS аша килгән кодны әйтүен сораган. Яшүсмер, бернәрсәдән дә шикләнмичә, кодны хәбәр иткән.

Шуннан соң мошенниклар алдауның икенче этабына күчкән. Кызга янәсе федераль банк хезмәткәре шалтыратып, аның Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына чит кешеләр керүен, әти-әнисенең шәхси мәгълүматлары куркыныч астында булуын хәбәр иткән.

Озак та үтми, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган ир-ат элемтәгә чыккан. Ул кыздан өйдә декларацияләнмәгән акча бармы дип сораган, хәтта видеоэлемтә аша өйдәге хәлне тикшерергә күндергән. Акча булмавын белгәч, SMS-кодны чит кешегә хәбәр итүе өчен яшүсмерне җинаять җаваплылыгы белән куркыткан. Шулай итеп, кызны үзе дә мошенниклар белән бәйләнештә булуына ышандырырга тырышканнар.

Аннары ялган ФСБ хезмәткәре аңа бу хәлдән котылу юлын тәкъдим иткән. Янәсе, проблеманы хәл итү өчен аның белән махсус куратор элемтәгә керәчәк.

16 ноябрьдә куратор кызга шалтыраткан һәм коттеджларга кереп, андагы кыйммәтле әйберләрне алып чыгарга кушкан. Ул бу әйберләрнең мошенникларныкы булуын, аларны алу аша җинаятьчеләрне фаш итәргә ярдәм итәчәген аңлаткан булырга мөмкин.

Кыз кураторның күрсәтмәләрен үтәгән. Өч коттедждан акча, мех тун, асылташлы балдак, кыйммәтле киемнәр, планшетлар, ноутбуклар һәм кыйммәтле гарнитур урлаган. Аннары аларны билгесез кешеләргә тапшыру өчен әзерләгән.

Яшүсмерне Казандагы сәүдә үзәкләренең берсе парковкасында чираттагы пакетны калдырырга килгәндә тоткарлаганнар.

Бу очракта мошенникларның төп алымы — куркыту һәм психологик басым.

Башта кызны гаиләсе өчен борчылырга мәҗбүр иткәннәр, аннары аны җинаять җаваплылыгы белән янап куркытканнар. Ахыр чиктә үзләрен ярдәм итүчеләр итеп күрсәтеп, яшүсмерне үзләре кушкан эшләрне башкаруга этәргәннәр.

Ата-аналарга балалар белән мондый алдау схемалары турында сөйләшү мөһим: үзләрен мәктәп, банк, полиция яки махсус хезмәтләр хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләргә SMS-кодларны әйтергә, акча һәм кыйммәтле әйберләрне чит кешеләргә тапшырырга ярамый. Шикле шалтыратулар турында шунда ук өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.

мошенник. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading