Элегрәк, алда әйтелгәнчә, предприятиеләр категориясе 1 мең баштан алып иде. Бу фермер хуҗалыкларына агрохолдинглар алдында торган таләпләр куела дигән сүз иде.
Хуҗалык территориясендә агачлар булмаска тиеш дигән таләп тә юк ителгән. Кош саны 51 баштан арткан хуҗалыкларга катмый торган дезинфекция эремәсе булган дезинфекция барьеры булдыру турындагы шарт та үзгәртелгән. Хәзер барьердан башка гына да дезинфекция белән эшкәртергә була. Югыйсә андый киртәләр берничә миллион сумга төшәргә мөмкин булган.
Кошларның иректә йөрүенә килгәндә, 100 башка кадәр алар иректә йөри ала. 101дән 15 мең башка чаклы булса, махсус мәйданчыкта гына. 15 меңнән артканда иректә йөри алмыйлар. Шулай ук 15 меңнән арткан каз һәм үрдәккә дә иректә йөрү хокукы бирелә. «Народный фермер» ассоциациясе башкарма директоры Станислав Санкеев әлеге проект турында “бу документның язмышын ассоциация вәкиле буларак кына түгел, кошчылык белән шөгыльләнүче фермер сыйфатында да күзәтеп барам, чөнки ул миңа да турыдан-туры кагыла” дип белдергән. Документның беренче редакциясендә аның хуҗалыгы предприятие буларак каралган булыр иде. Димәк, таләпләр дә кошчылык фабрикаларыныкы кебек максималь рәвештә куела. Хәзер, категория үзгәртелгәч, андый шартлар куелмый.
Илназ Бәширов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Мөслим):
– Мин ул документ проекты турында ишеттем. Уш китмәле таләпләр анда. Дөресен генә әйткәндә, андый таләпләр куела калса, фермер хуҗалыклары озак эшли алмаячак. Алар ябыла гына, чөнки ул таләпләргә туры килү өчен шактый акча кирәк һәм бер елда гына эшләп чыгып та булмый. Дезинфекция барьерларын гына алыйк. Алар өчен генә дә өч-дүрт миллион сум акча таләп ителә. Кыш көне дә эшләсен өчен газ кертергә кирәк, чөнки электр энергиясеннән ул ун тапкырга очсызрак. Ә газны әле ферма эченә кертә алмыйбыз, аның өчен ике-өч миллион сум акча табасы бар. Аны да эшли алмыйбыз һаман. Газ керттең ди, аерым бина төзеп, эшчеләргә юыну өчен душлар эшләтергә кирәк. Аңа ут, су кертәсе була. Вагон гына куеп булмый бит. Исәпли башласаң, бик күп эш эшлисе була. таләпләргә туры килмисең, ябабыз, дисәләр, берни эшләп булмый.
Рушан Сайранов, фермер хуҗалыгы җитәкчесе (Кайбыч, Кошман):
– Булган таләпләрне дә үтәп бетереп булмый. Өсте-өстенә катлауландыралар. Яңа таләпләрне бөтенләй абсурд дип әйтер идем. Аның буенча шартлы рәвештә биш-алты бинаң булырга тиеш: төп бина, карантин, изолятор, катнаш азык саклан торган, биопрепартлар өчен, биологик калдыкларны утильләштерә торган дигәндәй. Планда бар алар, үзебез өчен дә кирәк ул, әмма бүген үк эшләп куеп булмый. Дезинфекция барьерын эшләтү дә ике-өч миллионга чыга диләр. Аны без болай да һәр партия чебешләрне озаткан саен эшкәртәбез. Дезинфекция коверы тора, эремәсен алыштырып торабыз. Чит кешене кертмибез, махсус аяк киемнәре киябез. Чебешләрне дә, катнаш азыкны да “Меркурий” системасына кертәбез. Безгә беренче чиратта фермага юл салдырырга кирәк, яз-көз анда керерлек түгел. Тагын бер ферма төзетергә иде исәп, аның да таләпләре үзгәреп беткән. Яңа эш башлаучыга гына түгел, тәҗрибәле фермер өчен дә катлаулы ул. Эшләү, хуҗалыкны үстерү теләге дә бетә хәтта. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, эшлибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар
0
0
Тавык хава сулаган очен налог кына тулэтэселэр калды инде...
0
0