Иң күп балык каба торган елга – Арчада
Татарстанлылар бер елга 39,9 мең тонна балык ашыйлар. Шуның 36,6 мең тоннасы - 98 проценты читтән кертелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанлылар бер елга 39,9 мең тонна балык ашыйлар. Шуның 36,6 мең тоннасы - 98 проценты читтән кертелә.
Читтән дип әйтү чит илләрдән генә дигән сүз түгел әле. Россия балык тармагының үзебезнең халыкны балык белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бар.
Ел саен табыла торган 4 млн тонна биоресурсларның 1,8 млн тоннасы чит илләргә дә җибәрелә. Соңгы ике елда балыкчылар үзебезнең эчке базар ихтыяҗын исәпкә алып эшлиләр. Мәсәлән, халык иң күп сатып ала торган сельдьны чит илләргә чыгару - 40, скумбрия - 20, тын океан сөләйман балыгы (лосось) 60 процентка кимегән. Гомумән, Россия буенча 2014 ел нәтиҗәләрен карасак, балыкны экспортка җибәрү - 13 процентка, шул ук вакытта читтән кертү дә 4,6 процентка кимегән.
Чит илләрдән балык кертү кимеде дип, безнең халык балык ашауны әллә ни чикләмәгән. 2013 елда бер кеше башына 22,3 кг балык туры килгән булса, 2014 елда бу сан - 22 кг. Ә менә татарстанлылар бер елга 10,5 кг гына балык ашый икән (норма исә 22 кг). Россиядә балыкчылык тармагы зур үсеш алган булса да, аның логистикасы әле җайга салынып бетмәгән. Шуңа күрә үзебезнең республикада аквакультураларга зур игътибар бирә башладылар.
Соңгы яңалыкларны гына карасак та, Чаллы шәһәренең «Посейдон» җәмгыяте тарафыннан кыйммәтле балыклар үрчетү белән шөгыльләнүче индустриаль җайланма, Балык Бистәсе районының «Чулман» җәмгыятендә мәрсин (осетр) балыгы үрчетү заводы төзелә, Әгерҗе районында «Биопродукт» җәмгыяте тарафыннан шундый ук балык үрчетәчәк инвестицион индустриаль җайланма төзү проекты тормышка ашырыла. Кама Тамагы районындагы «Прекрасновидово» җәмгыятендә шулай ук мәрсин балыгы үрчетү белән шөгыльләнергә ниятлиләр. Ә Спас районының «Булгарфиш» җәмгыятендә, балыклардан тыш, мәрсиннең маймычларын да үрчетәчәкләр.
Әлеге проектлар барысы да тормышка ашып эшли башлаган очракта, Татарстанда өстәмә 120 тонна кыйммәтле балык ризыклары җитештереләчәк.
Узган ел Лаеш районында мәрсин балыгы җитештерү заводы эшли башлаган иде. Алар елына 10 тоннага кадәр балык үрчетергә ниятли. Хәзерге вакытта 3 тонна бестер (чөгә һәм карп балыклары гибриды) үстерелгән, тагын 6 тоннасы үсештә.
Татарстандагы иң зур балык үрчетү хуҗалыгы - Арчада. Аларның инде 50 еллык тарихлары бар.
Арча балык хуҗалыгындагы буалар 525 гектар мәйданны били. Казансу һәм Кисмә елгаларыннан туендырыла торган дистәдән артык буа буылган. Дүртесендә 2 һәм 3 яшьлек балыклар яши, калганнарында - маймычлар. Балыкны 3 яше тулгач кына тота башлыйлар. Сатуга чыгарыла торган карпларның авырлыгы 800-1500 грамм, толстолобиклар 3-5 килограмм. Татарстандагы башка хуҗалыклардан аермалы буларак, тере балык саклау базасы булуы исәбенә, арчалыларның республиканы ел әйләнәсендә балык белән тәэмин итәргә мөмкинлеге бар. Әлеге базада, балык саклау өчен, һәркайсы 5 тонна балык сыйдырышлы 26 бассейн урнаштырылган.
- Бассейннар безгә ел әйләнәсендә тере балык белән сәүдә итәргә мөмкинлек бирә. Зур сәүдә челтәрләре белән эшләгәндә бу бик мөһим. Алар килешү төзегәндә ел дәвамында өзлексез товар булуны шарт итеп куя. Безнең төп бурыч - балык үстерү, шуңа күрә ваклап сатудан акрынлап китеп барабыз, - ди Арча балык хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Әшрәфҗанов. - Әлбәттә, сатып алучылар күнеккән Арча-Казан юлындагы сәүдә ноктабыз кала, ә гомумән алганда, тере балыкларны тәпәннәр белән район саен чыгып сатып йөрү һич кенә дә үз-үзен акламый торган чыгымлы эш. Шуңа күрә зур кибет челтәрләре белән эшләүгә күбрәк игътибар бирәбез. Балыкны киләчәктә киптереп сатарга да уйлыйбыз. ысланганны да бик яратып алалар бездә. Бу балыкның тәмен дә, хуш исен дә онытырлык түгел, дип, кабат-кабат килеп заказ бирәләр.
Арча балыклары үсә торган сулыклар бик чиста, елгага бернинди дә калдыклар акмый, шуңа күрә балык тәмле дә һәм сыйфатлы да. Диңгез балыгы елганыкына караганда файдалырак дигән фикер бар. Белгечләр сүзенә колак салсаң, бу очракта бер яклы гына карарга кирәкми. Кайбер диңгез балыкларын атнага бер тапкыр гына ашарга ярый, аларда терекөмеш күп була. Ә менә үзебезнең елганыкыларның бернинди дә зыяны юк, аларның елгадан кибет киштәсенә хәтле үткән юлы бик кыска, шуңа күрә алар күпкә сыйфатлырак та.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар сафка бастырылачак
-
#Спорт
Айдар Хәйретдинов: «Келәмнән 30 яшьтә китү, бәлки, иртәрәк тә булгандыр...»
-
#Җәмгыять
Җүләр малайлар уенын башлыйлар: китә куыш, китә узыш
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
Комментарийлар