Үз күңелең үз күрмәсәң... Халкыбызның бу акыллы әйтеме белән килешми мөмкин түгел. Шөкер, моны аңлап яшәүчеләр шактый икән арабызда.
Мин андыйлар белән быел Казан сабантуенда таныштым. “Тынычлык” бистәсе мәйданында асылташ-җәүһәр шикелле ялтырап, әллә кайдан күренеп торалар иде алар. Аннары моңлы тавышлары бөтен тирә-якны яңгыратты. Матур итеп зәвык белән үзебезчә милли киемле бу төркем яныннан эндәшми генә узып китә алмадым. Җитмәсә, күптәнге танышым, “Тәртип” радиосын җитәкләүче Ризәлә Исмәгыйлева да ерактан елмаеп каршыма килде.
“Авылым җәүһәрләре” аларның гаилә ансамбле икән бит. Ризәләнең апасы Зөлфия, абыйсы Нәҗип, сеңелесе Рәмзия һәм энесе Нияз ара-тирә шулай җыелып, милли моңнарыбызны тыңлаучыларга өләшәләр икән. Әминә апа биш баласын да җырга-моңга гашыйк, матурлыкны күрә, аңа соклана белә торган сизгер йөрәкле, иманлы итеп үстергән. Төпчекләре бигрәк тә талантлы: гармунчы да, җырчы да. Бәхет эзләп читкә дә чыгып китмәгән, олыгаеп килүче әнисе янында калган. Хәер башкаларына да тел-теш тидереп булмый. Хәтта кияү-киленнәр дә үзләренә охшап төшә бу нәселгә.
“Авылым җәүһәрләре” инде 18 ел буе игелекле эш башкара. Халкыбызның тарих тузаннарына күмелә язган моңлы җырларына Тукайча әйтсәк, халык күңеленең раушан көзгеләренә яңа сулыш өреп, аларның гомерен озынайта. Юк, җыр-моңнарның гына түгел, туган авыллары Олы Күлбашны да яшәтергә-яшәртергә тырышып йөри алар. Менә бишенче ел инде рәттән гөрләтеп “Юл башым” дигән исемле Авыл көне үткәрәләр. Нәтиҗәсе дә бар, ди. Читтән кайткан гаиләләр авылдагы буш йортларның күгәргән йозакларын ачып кереп, яңа тормыш башлыйлар. Һәм авылдашларны сөендереп, мондыйларның саны елдан-ел арта икән. Ә бу авылның киләчәге булыр һәм ул матур да булыр дигән өметне дә арттыра. Ә моны белү “Авылым җәүһәрләре”нә көч-дәрт һәм илһам бирә, дип сөйләде җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Илһам кызы. 18 яшеннән авыл мәдәният йортында эшләп, бүгенге көндә шушы ансамбльне җитәкләп баручы да әле ул.
Чыгышлары матур сокланырлык булса да, алар берсе дә артистлар түгел, һәрберсе үз һөнәренең остасы. Биш бертуганның иң олысы - Зөлфия ханым – гомере буе Олы Карауҗа авылы мәктәбендә атаклы мөгаллимә, Нәҗип – Казанда, югары класслы машина йөртүче, өздереп баянда уйнаучы да, Рәмзия – Казан җылылык челтәрендә үз эшенең остасы. Кияүләре Алмаз – юл төзелешендә, уллары Илназ җитмеш хөнәр иясе, мәйданнарны әзерләү тулысынча алар эше. Киленнәре Йолдыз – Мәмдәл мәктәбендә инглиз теле укытучысы, укыту эшләре буенча мөдир. Ә мәктәп эшенең никадәр вак, тавык чүпләп бетермәслек күп булуын эшләгән кеше үзе генә белә. Алар барыбер вакыт табалар. “Авылым җәүһәрләрен” туганнан туганнарыбыз – Искәндәр абый белән Ризәлә апа гаиләсеннән башка күз алдына да китереп булмый диләр. Кырык эшен кырык якка ташлап, һәрвакыт теләктәшлек күрсәткән тырыш гаиләләр дә ансамбльнең төп терәге икән. Алар арасында Россия Президенты бүләгенә лаек булган Ахмадуллин Рәдиф, аның тормыш иптәше Гөлсинә, кызы Айгөл, алтын куллы Хәбибуллиннар - Камил белән Әлфия, авылның бер дигән эшмәкәрәре - Җамалиев Илшат белән Зөлфия гаиләләре, гомере буе калада эшләп, авылга кайтып төпләнгән Гүзәл ханым һәм авылыбыздан йорт алып, яшәргә кайкан Лилия ханым да бар, ди алар.
Кемнеңдер өендә, я урманда, я урамда җыелып, репетецияләр үткәрә торган бу гадәти булмаган гаилә ансамбле тиздән туган авыллары клублары сәхнәсендә чыгыш ясый башлар, Аллаһы боерса. Олы Күлбашка мәдәният йорты салу планлаштырылган. Мәктәбе дә, балалар бакчасы да булмаган авыл өчен, бу бик кирәкле, бик вакытлы эш. Күрергә насыйп булсын. Димәк, “Авылым җәүһәрләре” куйган максатларына ирешәчәк дигән сүз.
Ансамбльнең яшь буыны – бала, оныклары да үсеп килә. Алар да инде бүген үк әти-әниләре, дәү әти-дәү әниләре белән бергә чыгыш ясап, милли моңнарыбызны тараталар.
...Сабан туенда саубуллашканда Ризәлә ханым мине авыллары көненә кунакка да чакырды. Менә ул көн килеп тә җитте. Төнлә яңгыр явып китсә дә, ниятләрен тормышка ашыра торган нәселне куркыта алмаган. Алар билгеле вакытка бөтен әзерлекләрен төгәлләп, авыларында имам вазыйфасын башкаручы, әлеге бәйрәмне оештыруга зур ярдәм күрсәткән Илфат хәзрәткә сүз биреп, дога белән башлап та җибәрделәр.
Һәр бәйрәм кебек монда да бүләкләр күп булды. Яңа өйләнешкән яшь парларга да, яшь әниләргә дә, авылның иң олы яшьтәге ак әбиләренә дә, һәр елны бу бәйрәмне дүрт күзләп көтеп торучы, саулыкка туймаган авылдашларына да бәйрәм бүләкләре өләшенде. Аннары берсеннән-берсе кызыклы уеннар башланды.
Рәхимә ханым Яруллина да 15 еллап “Авылым җәүһәрләре”нә йөргән. “Авырып китеп кенә төшеп калдым, көзгә 65 тула, шуннан соң йөрергә уйлап торам”, - диде дә, һәрбер уенда катнашырга ашыкты.
Быел бик күп Сабан туйларында авыл бәйрәмнәрендә булырга туры килде миңа. Аларның барысы да туган авылларын яраткан, аның киләчәген кайгырткан фидакарь юмарт кешеләр тарафыннан оештырылган. Олы Күлбаштагысы бик халыкчан узды. Бәйрәмгә килгән халык үзе җырлады, үзе уйнады, үзе ярышты, үзе бүләк отты. Хәләл акчаларын түләп артистлар чакырмаганнар. Үзләре булдырдылар.
Хәтта кыйбла ягыннан килгән кара болытлар да бәйрәм ямен бозарга кыймыйча, баш очында бераз биеп тордылар да, барыбызны да, бигрәк тә оештыручыларны сөендереп, таралыштылар. Ул арада арада тәмле хәләл пылау да пешеп чыкты.
- “Авыл көнен” оештыруда өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Быел кеше азрак булды, халык яңгырларга кадәр дип бәрәңге ала. Башка елларда тагын да күңеллерәк була иде. Өч күрше авыл ярышы (Күлбаш, Кече Күлбаш (Синтәк), Чүрчил) бик кызык уза иде. Дөньялар тыныч, үзебез исән-сау булып, киләсе елга тагын үткәрергә язсын мондый матур бәйрәмне, - диде Ризәлә ханым, шактый арыган булса да, канәгать елмаеп.
Комментарийлар