Республикада бөртеклеләрне игү мәйданнары кыскара, майлы культуралар мәйданнары киресенчә арта.
– Чәчү мәйданнары 2,5 миллион гектар тәшкил итте, шул исәптән 1,6 миллион гектар сабан чәчүе. Бөртеклеләр һәм азык культуралары мәйданнарын кыскарту хисабына майлы культуралар 87 мең гектарга, шул исәптән көнбагыш – 55 мең һәм рапс мәйданы 43 мең гектарга арттырылды. Бөртеклеләр 1,2 миллион гектар мәйданны били, майлы культуралар – 669 мең гектар, – дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, журналистларны язгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырып.
Язгы кыр эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен 43 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Сүз уңаеннан: республика элеваторларында икмәк запасы да җитәрлек – 767,4 мең тонна. Сатып алу бәяләренә килгәндә: 3 нче класслы бодайның бер тоннасы – 14 300 сум, 4 нче класслысы – 12 760 сум, фураж – 11 770 сум, арыш – 12 100 сум. Марат Җәббаров сүзләренчә, агымдагы елда җитештерүчеләргә 301,5 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме җиткерелгән, 206,09 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.
Бүген республика хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. “Агымдагы елда аграрийлар 3,3 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 327 мең тонна печән әзерләргә планлаштыра. Шартлы рәвештә бер баш терлеккә барысы 40 центнер. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 226 мең баш эре мөгезле терлеккә азык әзерләү өчен өстәмә 668 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Бүгенгә 106,6 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, 465 мең тонна сенаж массасы һәм 26,2 мең тонна печән әзерләнгән, – диде министр.
Авыл халкын борчыган төп проблема – сөт бәясенә дә тукталды. “Соңгы вакытта актуаль теманы билгеләп үтмичә булмый, ул да булса – сөткә бәяләр төшү һәм сөт продукциясе запаслары арту. Оператив мәгълүматлар буенча, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт-чимал бәясе 33,23 сум тәшкил итә. Узган елның шушы чорына караганда бу 20,22 процентка түбәнрәк. Эре предприятиеләр буенча сатып алу бәясе – уртача 33,86 сум. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда чи сөтне сату бәясе 25,20 сум, бу 2025 елга караганда 31,19 процентка түбәнрәк”, – дип белдерде ул.
Көн саен республика предприятиеләре тарафыннан 3,9 мең тоннага якын сөт эшкәртелә. 2025 елда 577 976 тонна сөт продукциясе җитештерелгән. Ачы сөт продукциясе – 6,2 процентка, сыер мае – 0,5 процентка, сыр һәм эремчек 1,6 процентка кимү күзәтелә.
Моның төп сәбәбе дип Марат Җәббаров әзер сөт продукциясенә ихтыяҗ кимүне атады, җитештерүчеләр складларында запас продукция туплана, “бу, үз чиратында, чи сөт эшкәртү күләмнәренең кимүенә китерде һәм әлеге тенденция ил буенча шулай” диде ул.
Шул ук вакытта сөт продукциясе чит илләргә озату күлме арткан. 2026 елның агымдагы чорында экспортның гомуми күләме 3 151,45 тонна тәшкил иткән, бу 2025 елның чагыштырма чорыннан 53,3 процентка югары. Республика сөт продукциясе экспорты таможня берлеге, көньяк-көнчыгыш Азия (Вьетнам) илләренә гамәлгә ашырыла.
Министр агымдагы елдан шәхси хуҗалыкларга яңа ярдәм чарасы кертелүен – 6 айга кадәрге үзез бозаулар сатып алуга субсидия бирелүен дә искәртте. Билгеле булганча, субсидия күләме – бер башка 35 мең сумга кадәр, әмма сатып алынган бозау бәясенең 50 процентыннан артык түгел. Үгез бозауларны фәкать күмәк хуҗалыклардан гына сатып алу тиеш. Субсидия алгач, өч ел дәвамында бозау асрауны дәвам итү шарты куела. Бер шәхси хуҗалыкка 15 башка кадәр субсидия алырга мөмкин.
– Шуны билгеләп үтәсем килә, бюджет чикләүләренә карамастан, республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да ярдәм итүнең барлык чараларын саклап кала алдык, – диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар