Ел башыннан сөт базарындагы катлаулы вазгыять турында сөйлибез.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә әлегә республика буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер литр сөтне уртача 25 сумга тапшыралар. Апас, Буа, Чүпрәле районнарында аның хакы 20-22 сум. Авыл хуҗалыгы оешмалары сөтнең бер литрын уртача 33 сумга тапшыра. Сөт бәяләре узган ел белән чагыштырганда сизелерлек ким.
Билгеле, мондый вәзгыятьтә авыл хуҗалыгы оешмалары, инвесторлар да зур проектларны вакытлыча туктатырга мәҗбүр. Ләкин Чурин крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре, киресенчә, савым сыерлары санын арттырырга исәпли. Күптән түгел генә яңа заманча комплекс төзеделәр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 770 баш савым сыеры бар. Аларның 450 башы савыла, калганы – яшь терлекләр. Һәркөнне монда 17 тонна сөт савыла.
«Сөтчелек, бәясе уйнаса да, тотрыклылыкны ярата»
Иван Чурин – Гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, тәҗрибәле кеше. Ул 18 ел Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән. Бүген дә хуҗалык эшеннән китә алмый, улына төпле киңәшләре белән ярдәм итә.
– Авыл хуҗалыгында күптән эшлим. Сөт бәясе гел тотрыклы булмады. Ул бит инде 13 сумга кадәр бер төшеп алды. Бу хәл тагын берәр елдан рәткә килер дип уйлыйм. Әйе, югалтуларыбыз күп. Сөт бәясе төшкәннән шушы яңа төзелгән бер бинага сарыф ителгән күләмдә акча югалтабыз. Сөт бәясе узган елгы кебек булса, бертуктаусыз төзелеш барыр иде. Быел әзрәк бүтән эшләрне башкарып бетереп, киләсе елга тагын төзергә исәп. Сөт бәясе төшкәндә дә төзергә кирәк бит. Хаклар артты дип бина төзеп куеп кына булмый. Бина түгел, сыер сөт бирә. Сөтчелек, бәясе уйнаса да, тотрыклылыкны ярата. Аның иң авыр вакытында да кереме бар, – ди Иван Чурин.
«Табышыбыз сөттән генә керә, аңа гына таянабыз»
Уңышның сере – технологик яктан дөрес эшләү. Фермаларда заманча «Дэйрикомп» һәм «ДелПро» программалары бар, алар барлык төп күрсәткечләрне исәпкә ала. “Азык, сыерларны каплату, саву процессы буенча да даими киңәшләшеп эшлибез”, – ди фермер.
– “Гомер буе хуҗалыкта эшләгәч, миннән дә акыллы кеше юктыр”, – дип тә уйладым. Сыерларны ашату, каплату буенча белгечләр чакырткач, егетләргә үземнең фикеремне расларга да тырыштым. Алар өйрәткәнчә, эшләп карагач, күрсәткечләребез артты. Без аларга бик рәхмәтле. Үзебез дә гел өйрәнеп, белем алып торабыз. Без күнеккән малга печән ашатырга, мәсәлән. Ә без комплекста монокорм ашатабыз. Ул 22 төр туклыклы матдәдән ясала. Кечкенә хуҗалыкларга аны ясарга кыен, билгеле. Әмма бу ашату төре өчен дә токым, яшәү шартлары туры килеп торырга тиеш. Аннан азык сатып акча эшләп булмый, аны сөткә әйләндерү отышлырак. Безнең табышыбыз сөттән генә керә, аңа гына таянабыз. Сыерларның үгез бозауларын сатабыз, таналарын калдырабыз. Менә аңа ихтыяҗ зур, – ди Иван Чурин.
Тояклар, мастит...
Сыерлар көтүгә чыгып йөрми, тәүлек әйләнәсе катнаш азык белән тәэмин ителә. Болай эшләгәндә сөт күләме күбрәк була, ләкин шул ук вакытта аз хәрәкәтләнеп, бетонда басып торган малларда тояк авырулары барлыкка килә.
– Һәр сыерның тоякларын елына өч тапкыр килеп, эшкәртеп китәләр. Белгечләрнең таләпләрен дә үтибез. 800-900 килограмм авырлыктагы малның тоягын карамыйча булмый. Икенче зур пробелма – мастит. Моннан иң алдынгы хуҗалыклар да арына алмый. Махсус программалар белән эшләгәч, маститны башлану фазасында ук ачыклап, дәвалау мөмкин. Барысы компьютерда. Сыерда мастит тапсак, сан.группага җибәрәбез. Дәвалыйбыз, – ди белгеч.
«Хуҗалыктагы 25 эшченең 16сы үзбәк»
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар кытлыгы – уртак проблема. Хуҗалык эшче куллар җитмәүгә зарланмый, ләкин эшчеләрнең күпчелеге чит ил гражданнары. Чуриннар эш өчен барлык шартларны тудырганнар: ашату, яшәү урыны каралган, рәсми теркәлеп, эшкә урнашалар.
– Безгә килеп эшләүче үзбәкләргә рәхмәт. Алар барасы да бер авылдан, туганнар диярлек. Аралашып торалар. Кемдер кайтып китсә, аның урынына авылдашы килә. Хуҗалыктагы 25 эшченең 16сы үзбәк. “Авылда эш юк”– диләр. Дөрес түгел, эше бар аның, эшләүчесе юк, – ди җитәкче.
Бу айда республика авылларының иң шатлыклы көннәре иде. Чөнки бар йортлар диярлек Сабантуйга туган нигезгә кайткан балаларын сыендырып, гөр килеп тора. Кызганыч, бәйрәмнәрдән соң, бу йортларның кайберләре бөтенләй бушап, ятим кала. Авылда җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булып, яхшы бизнес итеп карарлык шартлар тудырылсын да, яшьләр авылда калып, салаларыбыз һәрвакыт шулай гөр килеп торсын иде.
Бер сыердан елына 8 тонна сөт сава алсаң, ярык тагарак белән калмыйсың ди Иван Чурин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар