16+

Электропоездлар саны арттырылды

Казанда 17-19 июньнәрдә “Россия – АСЕАН” саммиты уза.

Казанда 17-19 июньнәрдә “Россия – АСЕАН” саммиты уза.

“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе Саммит көннәрендә Казан – Аэропорт – Казан маршрутына өстәмә рәвештә 80 берәмлектән артык электропоезд куя. Хәрәкәт 30 минуттан башлап 1 сәгать аралыкларда башкарыла. Электропездлар Саммит урынына (“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә) кунакларга һәм чарада катнашучыларга уңайлык тудыру максатында җибәрелә. Вагоннардагы урындыклар гаджетларга ток җыйдырткыч розеткалар белән җиһазландырылган, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләре кайгыртылган.

Саммит көннәрендә Казан – Аэропорт шәһәр яны электропоездының даими расписаниясенә үзгәрешләр кертелде. Тулырак мәгълүматны “РЖД” ачык акционерлык җәмгыяте, “Содружество” акционерлык җәмгыяте сайтларыннан, шулай ук 8 (800) 775-00-00 телефоны аша белешергә була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading