16+

Яңа рекорд: 41нче машина һәм Татарстаннан читтә туган телнең хәле

XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе ничек истә калды?

Яңа рекорд: 41нче машина һәм Татарстаннан читтә туган телнең хәле

XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе ничек истә калды?

Пенза өлкәсе Дәхтәрни авылында Бөтенроссия авыл Сабан туенда булып кайттык. Авыл Сабан туенда инде дүртенче ел кунак булам икән. Һәрберсе үзгә тәэсирләр калдыра. Чарада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

– Соңгы елларда Пенза өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Мин губернаторга Сабантуйны бик яхшы әзерләгәне һәм милләтара дуслыкны ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерәм. Сабантуй – татарлар өчен генә түгел, бар милләтләр өчен дә уртак бәйрәм, – диде ул.  

Пенза өлкәсендә якынча 100 мең татар яши. Сабан туе аларның җирлегендә узгач, пенза татарлары белән якыннан танышырга да мөмкинлек булды. 

Яңа рекорд

Рекорд куярга, алдынгы булырга яратабыз инде. Әйтик, авыл Сабантуенда 1 тоннадан күбрәк татарча азу әзерләделәр. “Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча пешердек. 30-40 килограмм – ит, 400 килограмм – бәрәңге тоттык. Бәрәңгене алдан чистартылганны алдык, чөнки бәрәңгене әрчер өчен генә дә күпме вакыт китәр иде. Азуны болгату да кыенрак. Ә ул тәмле булсын өчен ешрак болгатып торырга кирәк”, – дип сөйләде шеф-повар Руслан Асташкин. Татарстан кулланучылар берлеге дә, гадәттәгечә, Сабан туй кунакларын сыйлады. 4 мең порция шурпа әзерләп, 500 литрлык самоварны кайнаттылар. Шурпа пешерү өчен 1 сарык, 100 килограмм – бәрәңге, 30ар килограмм – суган һәм кишер кирәк булган. “Бу шурпа пешерә торган казанны Рөстәм Миңнеханов бүләк итте. Ул һәр Сабан туенда үз урынын таба. Халык бик ярата, әлбәттә”, – диде кулланучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Руслан Бикбов. Дөрес, бушка тәмле сыйны кем яратмас икән?

Анда инде Сабан туе кайгысы түгел: чират өстенә чират. Татар халкы – кунакчыл. Без шуның белән дан тотабыз. Ләкин кунак ашы – кара каршы икәнен дә онытмаска иде. Үземнең зарны сөйлим, гафу итәрсез. Сабан туенда эшләгәч, материалларны җибәрергә уңайлы булсын өчен, матбугат үзәгенә бардым. Тулаем, телефоннарда ни өчендер элемтә булмады, ә матбугат үзәгендә ул бар иде. Пенза өлкәсе оештыручыларыннан вай-файдан пароль сорадык. “Парольсез вай-файны кулланыгыз”, – диделәр. Әлбәттә, аңа Сабан туена килгән кунаклар да кушылгач, ул эшләмәде. “Материаллар җибәрергә кирәк бит”, – дип әйткәч тә, ишетмәмешкә салыштылар. Уйнарга түгел, мәгълүмат куеп барырга сорыйбыз бит, ләбаса. Шөкер, үзебезнең журналистларыбызның кайберләрендә элемтә булды. Мәгълүматны куя алдык, шөкер. Ләкин төер калды. Төрле кешеләр була, әлбәттә. Һәркемне тигезләп әйтүем түгел. 

Әмма Татарстан оештыручылары кунак килсә, нәрсә бар шуны чыгарып, булмаса табып кунакны иң югары дәрәҗәдә хөрмәтләп озаталар. Ярарга тырышалар. Ә безгә ярарга тырышалармы икән?.. 

Алтынчы буын умартачы: “Бал алу өчен кыштан чиратка язылалар”

Пенза өлкәсе Качкар авылы – Белинский районында бердәнбер татар авылы. Дәхтәрнигә Сабан туена килү өчен алар да якынча 4 сәгатьлек юл үткән икән. Алар да традицияләргә тугры булып яши. Рәсимә Акжигитова – алтынчы буын умартачы. “97 яшьлек әтием дә әле умарта карый. 5 оя умартасы бар. Гомер буе умарта белән җенләнгәч, ул инде ансыз тора алмый”, – ди Рәсимә ханым. 

Рәсимә апа үзе дә кечкенәдән умарта карап үскән, шуңа умартачы Акжигитовлар нәселенә килен булып төшкәндә бирнә итеп ике оя умартасын да алып килгән. Хәзер Акжигитовларда 85 оя умарта бар. Бер оядан якынча 50-60 килограмм бал алалар.

Кортларның токымыннан гына түгел, умартачыларның үзләреннән дә тора. Умарта хуҗасын таный бит ул. Без аларны яратабыз. Балалар да кечкенә вакыттан ук корт карарга булыша. Кызым – 6, улым – 9 яшьтә умарта карый башлады. Үзебезнең даими клиентларыбыз бар. Җәен балны алыр өчен кыштан ук язылып куялар. Соңгы елларда кибетләрдә кәнфит бәясе артты, шуңа бал алучылар күбәйде. Яхшы кәнфитнең килограммы 1 мең сумга җитсә, балның килограммы – 500-600 сум. Ихтыяҗ бар, шөкер”, – ди Рәсимә ханым. 

Иң зур татар авылының сере нинди?

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы – Европада иң зур татар авылы буларак танылган. Анда 9 меңгә якын татар яши. Ике мәктәп: берсендә 800 укучы, ә икенчесендә 543! Балалар бакчасында – 180 бала. Ни кызганыч, Татарстан мондый күрсәткечләр белән мактана алмый. Безгә бары үрнәк алырга гына кала. “Авылда гореф-гадәтләр бик нык. Мәсәлән, өлкәннәр яшьләргә киңәш бирә, юл күрсәтә, өйрәтә. Алар балаларын үзләренең һөнәренә генә түгел, дингә дә тарта. Элек өйдә өлкән кешенең сүзенә колак салганнар. Менә бу гадәт бездә әле дә көчле. Авылда эш бар, анысы да мөһим. Әләзәндә барысы да бар, читкә чыгып бәхет эзләргә кирәкми. Казан белән элемтәләребез дә көчле. Сату алып барабыз, тел-мәдәният ягыннан белемнәребезне камилләштерәбез”, – ди мәктәп директоры Розалия Акчардакова. 

Сүз уңаеннан, әңгәмәдәшләремнең күбесенең фамилияләре затлы булуына игътибар иттем әле. Түзмәдем, сораштырырга булдым. “Акча сүзеннән чыга инде бу. Без аны шулай аңлатабыз, юрыйбыз. Карт әтинең (иренең әтисе) фамилиясе – Акчарлаков булган. Әмма документларны алыштырганда ничектер Акчардаковларга әйләнеп куйганнар инде”, – ди Розалия ханым. 

Авылны яшәтүче тагын бер көч – бердәмлек. Розалия ханым, Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашып җиңгән егеткә авыл халкы җыелып, машина алуын әйткәч, сокландым. Көнләшмичә, кешенең уңышларына сөенеп тә яшәп була бит. Моңа өстәп, һәркем үзенең нәрсә өчен җаваплы булуын да белә. “Бездә балаларны балалар йортына тапшыручылар, әти-әнисен картлар йортына урнаштыручылар юк. Әти-әнине гомер көзендә калдырып китү, ярдәм итмәү – зур гөнаһ булып санала. Әйе, калдырып китүче балалар да булгалый. Әмма без аларны ятим калдырмыйбыз. Күршеләр һәм авыл халкы ярдәм итә”, – ди Розалия апа. 

Авылда үзмәшгульләр дә күп. “Эш юк”, – дип уфтанмыйлар, үзләре эш урыннары булдыралар. Урта Әләзән фермерларын Пензада гына түгел, Бөтенроссиядә беләләр. Айша Дебердеева гаиләсе 30 елга якын терлекчелек белән шөгыльләнә. Аларның хуҗалыгында 500 башка якын мал бар. “Атларыбыз, үгезләребез бар. Үзебезнең продукцияне җитештерәбез. Тушенкабызны бик яраталар. Без аны хәтта маркетплейсларда да сатабыз. Тушенка 5 елга кадәр саклана, бозылмый, шуңа эшләргә уңайлы. Көндәшлек зур, авылыбызда мал тотучылар күп. Әмма без бер-беребездә көндәш күрмибез. Һәркем үз сатып алучысын таба, борчылырга кирәкми. Иң мөһиме – тәмле, сыйфатлы булсын, – ди ул.

Татарларның җәһәннәмгә эләккәч, нәрсә эшләгәне турында анекдотны ишетеп беләсездер. Сөйләп тормыйм. Шунысы хак: Әләзән халкының бердәмлеге, үҗәтлеге, гореф-гадәтләргә тугры булуы – үрнәк.  

Үзләренчә “сүлиләр”

Пенза татарлары үзләренчә “сүлиләр”. “Янтыкка китеп, татар телен рус теле белән кушып сөйләшүчеләр арта. Авылда исә, гел татарча сөйләшергә тырышабыз”, – диләр. Решетино авылыннан Ильмера Сендикаева мәктәптә татар телен укыта. “Татар теле атнага бер тапкыр керә. Ярты дәресне татар теленә, яртысын әдәбияткә багышлыйбыз. Дәрес саны аз булса да, белем бирергә тырышабыз. Туган телне саклауда гаиләнең роле зур. Әгәр әти-әни туган телдә аралашуны кирәк дип тапса, балалар сөйләшә. Монда беркемне дә гаепләп булмый. Һәркем үзе өчен җавап бирә. Мәктәптә 68 бала. Укучылар саны кими, анысын да сизәбез. Шулай да авылга кайтучы яшьләр бар әле. Өметне өзәргә ярамый, оптимист булырга кирәк”, – ди ул. 

Сабан туйга үзем белән “Шәһри Казан” газетасын да алып барган идем. Газетаны биргәч, кешеләрнең рәхмәтле булуын күреп, куандым. Зур бүләк кебек кабул иттеләр. Күңелгә җылылык йөгерде: “Юкка түгел, юкка түгелдер”, – дип җырлыйсы килде. Һәркем дә шундый мөнәсәбәттә булса иде...

41 нче машинасын отты

Бөтенроссия авыл Сабан туенда көрәш мәйданын да күзәттем. Ярышлар башланганда бер барып килдем. Күпчелек көрәшчеләр Төмән, Пенза якларыннан иде. Шулай да абсолют батыр булып – 11 тапкыр Татарстан чемпионы булып калган Раил Нургалиев калды. Раил ике ел инде рәсми ярышларда катнашмый. Ә авыл Сабан туе көнне Миңгәрдә көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Билгеле, көчле көрәшчеләрнең күбесе шул ярышта иде. Раил дә яшерми: “Көрәшчеләр дөнья чемпионатында катнашкач, җайлырак булды, әлбәттә. Берничә көчле көрәшче анда катнашты”, – ди. Шулай да бил алышу җиңел генә булмады. Раил көндәшен “чистага” ата алмады. Алымнар белән балл җыйды. Җиңгәч, шатлыганнан: “Аллаһка шөкер, йә Алла!” – дип кычкырып җибәрде. Җиңү читтән караганда гына җиңел бирелә шул. Ә Раил Нургалиев исә, үзенең 41нче машинасын отты.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading