16+

«Тишелгәнме әллә Ходайның бихисап зур мендәре»: Татарстанда яңгырлар печән эшен тоткарлый

Бүген аграрийлар алдында терлек азыгы әзерләү бурычы тора.

«Тишелгәнме әллә Ходайның бихисап зур мендәре»: Татарстанда яңгырлар печән эшен тоткарлый

Бүген аграрийлар алдында терлек азыгы әзерләү бурычы тора.

Көн туса исә, авыл халкы күккә карый. Яңгыр яумаса да авыр, явып, китә белмәсә дә читен. Бу көннәрдә көне-төне яуган яңгырлар печән әзерләү процессын шактый кыенлаштыра, эш тә тоткарлана, үләннең сыйфаты да начарлана, диләр авыл уңганнары. 

Атна башына булган мәгълүматларга караганда, республикада 105 мең тонна печән һәм 1 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Планлаштырылган 299 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 218 мең гектары – 73 проценты чаптырылган. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлары буенча, Әтнә, Сарман, Кукмара, Чистай һәм Тәтеш аграрийлары күпьеллык үләннәрне бер кат чаптыруны төгәлләр алдында тора. Мөслимдә исә бу эшләр 100 процент башкарылган. Балык Бистәсе, Лаеш, Алабуга, Апас, Югары Ослан районнарында иң түбән күрсәткечләр. 

Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, «терлек азыгы әзерләүдә тоткарлыклар көн саен туклылыкны югалтуга китерә, бу исә продуктивлыкны киметә һәм азык өстәмәләрен сатып алуга чыгымнарны арттыра» дип белдерде.

Яңгырлы җәйләр сабак бирде
Буа районында беренче кат печән чабылып беткән дияргә була. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Габитов Ранис әйтүенчә, фермер хуҗалыклары, пай җиренә печән таратучылар кырга яңгырларга кадәр чыгып өлгергәннәр һәм җыеп та алганнар. “Люцерна чәчәккә бөреләнгәндә чабып алырга дип хуҗалыкларны кисәтеп куябыз. Беренче покосны чабып алдылар. Ә эре агрофирмалар терлек азыгына печәнне киркәсенмиләр, сенаж салалар. Яңгырлы еллар сабак биргәне бар, бөтен кырны чабып чыкмыйбыз, аз-азлап кына чабып барабыз”, – ди ул.  

Әлки районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев та, яңгырлар аркасында череп ятасын өчен, печәнне аз-азлап кына чаптырабыз, ди.

Районның 6 мең гектардан артык печән җире бар. 65 проценты чаптырылган. 

– Беренче покос сенажга китә, алдан ук шулай планлаштырылган иде. Көн бераз ачылу белән, чаптырып алабыз да бераз җилләгәч, сенаж әзерлибез. Башка елларны кыры белән чабып ала идек тә җыя идек. Быел алай эшләп булмый. Бер-ике гектарлап кына эшлибез. Шәхси хуҗалыклар да печәнен кайгырта, 45 проценты әзерләнде, – ди ул. – Бишенче июльләрдән соң көннәр яхшыра кебек, шуны түземсезләнеп көтәбез. 

“Тишелгәнме әллә Ходайның бихисап зур мендәре”
Әгерҗе районының Кичкетаң авылыннан сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермер Тәлгать абый Муллануров та, печәнгә бөтенләй чыга алганыбыз юк, диде, хәлләрен белеп шалтыраткач.

– Тукайның шигырендәге кебек, "Тишелгәнме әллә Ходайның бихисап зур мендәре" диярсең... Көн аралаш яңгыр бездә. 80 гектар җирдә печән чабып киптерәсе бар. 300 баш сарыкка кыш чыгарга 250-300 тонна печән әзерләргә кирәк. Ә печәне быел бик яхшы, куе, биек булып үсте, узган елгыдан 50 процентка күбрәк дип чамалап тора. Шул ук вакытта печәннең туклыклыгы югала бара. Люцернаны чәчәккә бөреләнгәндә үк ектыру яхшы, ул вакытта протеины, туклыклы матдәләре күбрәк була. Ә хәзер инде ул чәчәктә. Яңгырлар аркасында соңга калына, – ди фермер. 

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров та печәнгә төшәргә өлгермәгән. “Чабылмаган 15 гектар җиребез тора. Алда бер-ике көн аяз булыр кебек. Тотынырга инде исәп. Бүлеп-бүлеп чабарбыз дип торабыз. Һава торышына ышаныч юк”, – ди ул. 
Бакчада чапкан печәне яңгырга эләккән. Бераз каралып тора, әмма күгәрмәгән, башак итеп бирдем, терлекләр яратып ашыйлар, ди.

Авырткан җир
Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Алмазия һәм Илнур Вәлиуллиннар, печән әзерләп буламы, дип шалтыраткач, авырткан җиргә бастыгыз, диделәр. 

Фермерларның 90 гектар җирләре бар, шуның 70 гектарында – печән. “Әле яшьрәк дип чабарга чыкмый тордык та, яңгырлар китте. Ул арада печән бик каты үсеп китеп, егылды. Чабарга да уңайсыз. Быел печән куе, массасы әйбәт булгач, яңа төр чапкыч алган идек. Шуның белән җиңеп чыгарбыз дибез. Кичә беренче тапкыр чыгып карадык. Көннәр генә яхшы торсын”, – дип тели алар.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading