16+

Яңгыр яумады, хатын-кызлар мамык шәлләрне болгап кына йөрде

Балык Бистәсе район үзәгендә узган атнада «Бистә шәле» («Слободская шаль») хатын-кызлар һөнәрчелеге IV республика фестивале булды.

Яңгыр яумады, хатын-кызлар мамык шәлләрне болгап кына йөрде

Балык Бистәсе район үзәгендә узган атнада «Бистә шәле» («Слободская шаль») хатын-кызлар һөнәрчелеге IV республика фестивале булды.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы, «Мәдәният өлкәсендә традицияләрне саклау һәм яңалыклар кертү ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте тарафыннан оештырыла әлеге чара. Фестивальгә 2026 ел — Россия халыкларының бердәмлеге елы шигарь итеп алынган.

Программа «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор конкурсы белән тулыландырылган. Татарстанның 20 районыннан, Башкортстан һәм Мари Эл республикаларыннан, Ульяновск, Оренбург, Киров өлкәләреннән фольклор ансамбльләре килгән. Беренче фестиваль район авыллары белән генә оештырылган иде, ләбаса.

Бистә шәле. Фото: Бадриев

Балык Бистәсендә халык һөнәрчелеген саклауга басым ясала

Балык Бистәсе муниципаль районы хакимияте башлыгы Радик Ислямов: «Тарихны һәм һөнәрчелекне саклау, аны буыннардан-буыннарга тапшыру бик мөһим», — дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә теләктәшлек фондының башкарма директоры Нурия Хашимова: «Россиядә, Татарстанда яшәвебез белән бәхетлеләр без. Бердәм булыйк. Шәлләр бәйләп үстек, халык һөнәрчелеге саклансын», — диде.

Бистә шәле. Фото: Бадриев

«Креатив шәл» бәйгесендә Гран-при Казан остасына бирелде

  • Радик Ислямов оста һөнәрчеләргә бүләкләр тапшырды. Аңа Дания Галиуллина (Юлсубино авылы), Гөлчирә Ханнанова (Күгәрчен авылы), Миңсылу Галимова (Яңа Арыш авылы) лаек булды.
  • «Креатив шәл» конкурсында Гран-прины Казаннан Салават Мөхәммәтяров яулады. Балык Бистәсеннән Мәдинә Миндубаева — беренче, Юлсубинодан Алсу Вафина — икенче, Күгәрченнән Гөлүсә Мөкриева өченче урынны алды.

Бистә шәле. Фото: Бадриев

Фестивальдә кул эшләре һәм милли аш-су осталыгы күрсәтелде

Фестиваль мәйданында кул эшләре күргәзмәләре, һөнәрчелек һәм аш-су әзерләү буенча осталык-сыйныфлары эшләде. Балык Бистәсе районы авыллары халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга саклану челтәрләре һәм ашамлыклар да әзерләп җибәрә. Тамашачылар токмачлар кисеп, гуманитар ярдәмгә үзләренең хезмәт өлешләрен кертте.

Бистә шәле. Фото: Бадриев

«Бистә шәле» фестивалендә фольклор ансамбльләре чыгыш ясады

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, җырчылар Асылъяр, Зөһрә Вәлиуллина, шулай ук республика районнарының һәм Россия төбәкләренең фольклор ансамбльләре фестивальне музыкаль яктан баетты. Кунаклар фестивальне бик ошатып, киләсе елда да Балык Бистәсенә килергә теләкләрен белдерде.

Бистә шәле. Фото: Бадриев

Автор фотолары
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading