Республика аграрийлары быел 4,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алган
Скопировать ссылку
Республика аграрийлары быел 4,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алган
Республикада бөртекле культураларны җыюны төгәлләнде. Оператив мәгълүматларга караганда, амбарларга 4 миллион 692 мең тонна ашлык кайткан. Уртача уңыш – гектарына 37,9 центнер. Республика элеваторларына 1 миллион 751 мең тонна ашлык саклауга салынган, шул исәптән узган еллардагы 380 мең тонна запас та саклана.
Быел бөртеклеләр уңышы тагын да югарырак булырга тиеш иде, әмма яңгырлар ул уңышны алырга комачаулады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, тоташтан яуган яңгырлар зыян китермәгән, тик шулай да 300 мең тонна ашлыкны җыеп бетерә алмаганнар. “Бөртеклеләр буенча ашлыкның классын югалттык. Без мөмкин кадәр өченче класслы бодай өчен күбрәк эшлибез һәм ашлама да күп кертәбез. Өченче класстан дүртенче-бишенче класслы бодайга алдык”, – диде ул матбугат очрашуында.
Комментарийлар