16+

Яши дә белә, әмма борчуга да салалар

Яшүсмерләр белән булган бәхетсезлек очракларының икесе Кукмарада. Мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны белән дә район лидерлар рәтендә.

Яши дә белә, әмма борчуга да салалар

Яшүсмерләр белән булган бәхетсезлек очракларының икесе Кукмарада. Мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны белән дә район лидерлар рәтендә.

Социаль үсеш, җитештерүчәнлек дәрәҗәсе дә югары. Кукмаралыларның халык җыеннарына кайткач, сөенерлек тә, көенерлек тә саннар ишеттек.

Дөресен әйтим, мин бу җыелышны башкачарак күз алдына китергән идем. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина да, җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов да Зур Сәрдек авылы вә район үсешен тәгаенләгән саллы хисап тотты анысы. Булсынга дип эшләүләрен ишетүе дә рәхәт. Дистәләп уңган авылдашларын сәхнә түренә чакырып бүләкләүләре дә күңелле.
Әмма нидер җитми калды. Өч меңнән артык кешенең 80не генә мәдәният йортына килеп тә, районнан килгән вәкилләргә бер генә сорау да бирмәве, бер яктан гаҗәпләндерсә дә, икенче яктан сөендерде әле. Зур җирлекнең борчулары да тумый калмыйдыр, ләкин аларны халык – астан, түрәләр мөнбәрдән кычкырып түгел, димәк, вакытында хәл итәләр. Халыкның тәүлек әйләнәсе мессенжерлар аша аралашуы бүген уртага салып сөйләшүгә, фикер алышуга әйләнеп бара. Цифрализациянең дөнья үсешенә йогынтысы кеше затына да итәгатьлелек, әдәп төшенчәсенең дә көчен өсти икән, бик хуп. Ә шулай да калкып чыккан борчулар сагайта. Ошбу җирлеккә килеп кагылганнары да юк түгел. 

Яшүсмерләр. Данлыклы һөнәрчеләр төбәгенә карап тап салырга өлгергән, шул ук вакытта һәр гаиләдә үзенә бер авырлык белән үтеп китә торган чор бу. Балалар кулында тәүлек әйләнәсе телефон, алып карыйм дисәң – пароль өстенә пароль. Мәктәптә сыйныфташларының төрлечә көлеп, мыскыллавына түзәр көче калмаган яшь кукмаралы, әти-әнисеннән, укытучысыннан яклау тапмыйча, интернеттан ярдәм эзләгән. Кем гаепле? Үзебез. Аның кызыксынулары, дуслары белән мөнәсәбәте хакында да сөйләшенсә, үз эченә йомылуына вакытында игътибар бирелсә, ул интернеттан Галәвиевның фанатларын да эзләп тапмас, алар белән әңгәмәләр дә алып бармас иде. Хәзер әнә барысы да ачыкланган, әмма кеше язмышы сынган... 

Кукмаралыларны тетрәндергән тагын бер очрак. Ижевск шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә укучы кыз бала, кызганыч, начар дуслар “даирәсе”нә килеп керә. Яңа елны ул әти-әнисе белән Нырья авылында каршылый. 1 гыйнвар көнне исә чаңгыда шуып керә, әти-әнисенә күңелле кебек күренә. Икенче көнне дә чаңгыга баса ул, әмма өенә кайтып керми. Озак эзлиләр. Төн уртасында аны урманда үз-үзенә кул салган халәттә табып алалар. Кызганыч, яшьләребезне югалтабыз, иң үкенечлесе – cәбәбен аңламый калабыз. Узган елда 3 җинаять, 34 административ эш кузгатылган җирлек өчен дә бу хәлләр уйланырлык. 

Мошенниклар. Кызганычка каршы, Зур Сәрдек авылы кешесен дә төп башына утыртырга өлгергәннәр. Югыйсә күпме аңлату, кисәтү. Әмма халык барыбер ялган шалтыруларга ышана. Мошенниклар кармагына эләккән кукмаралылар узган ел 8 милион акчасыннан колак каккан. Әнә шундый ышанучыларның күпчелеге Оман Оштырма авылында, берсе генә Зур Сәрдектә яши булып чыкты. Бер ханым, ярты көн дәвамында элемтәнең теге очындагы әңгәмәдәше соравы буенча, ике банктан кредит алып, мошенникларга күчерергә өлгерә.

Җиңел генә акча эшләү ысулы да алдарлар тозагы. 25 гыйнвар көнне генә инвестиция ясарга теләгән ханым 1 миллион акчасын җилгә очыра... Бушлай сыр капкынга да куелмаган чорда яшибез югыйсә. Сак булырга, банктан дип телефон карталары белән бәйле, туганнарның юл фаҗигаләренә юлыгуын хәбәр итү ише шалтыруларга җавап бирмәү, хәерле. Күңелгә шик кергән икән, банкка яисә туганнарның үзенә шалтыратып, дөресен ачыкларга гына кирәк. 

Җыенда уртага салып сөйләшү, дөресрәге халыкка ирештерергә теләгән төп сүз дә шушы иде. Ә авыл тормышы, җирлек үсеше киң колач алган, бәйләнерлек урын юк. Эшлисе эшләре бар анысы, Купка авылындагы 28 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзекләндерергә, җирлектәге ике авылда 4 чакрым тирәсе асфальт юл салырга ниятлиләр. Соңгысы 230 миллион сум таләп итә, махсус программалар нигезендә монысына ирешәселәренә шигем юк. 

6 авыл кергән Зур Сәрдек авылы җирлегендә 938 шәхси хуҗалык, 3370 кеше исәпләнә. Узган ел 24 бала туган, 29 кеше бакыйлыкка күченгән, 16 пар кавышкан, 3 гаилә таркалган. Халкы 2 707 баш мөгезле эре терлек асрый, шуның 644е сыерлар, 82 баш ат, калганы сарык белән кәҗәләр. Үзара салым акчасына һәи иганәчеләр ярдәме белән җирлеккә 4 тонна су сыйдырышлы янгын сүндерү машинасы сатып алганнар. Иң мөһиме, халык эшле. Күпчелеге “Восток–Агро” җәмгыятендә, шәхси эшмәкәр Минефәнис Хаматдинов оешмасында эшли. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading