Ул үзе турында бары тик якты хатирәләр генә калдырды.
Базарлы Матакның үзәк урамыннан барганда кечкенә генә күл буена тукталмый узганым юк. Янәшәдә генә арабыздан бик иртә киткән дустымның әти-әнисе яши. Мин генә түгел, кайчандыр Рафаэль Равил улы белән таныш булган күп санлы дуслары да бу өйгә әледән-әле туктала. Йорт хуҗалары - гомерләре намуслы хезмәттә узган Хөрия һәм Равил Сафин өчен улларының якын дуслары - көтеп алынган якын һәм кадерле кунак. Һәркайсын якты йөз белән каршы алалар, кадер-хөрмәт күрсәтеп озатып калалар.
Шунысы да гадәткә кергән: Татарстанның төрле почмакларында яшәүчеләр, эш-мәшәкатьләрен кырыйга куеп, Рафаэль мәрхүм булган көнне ел саен шушы йортка җыела. Быел вафатына ун ел булган көнне искә алучылар башка елларга караганда да күбрәк иде. Күңелеңә якын кешеләрнең истәлеге еллар узган саен кадерлерәк була бара икән. Исән чагында кылган игелекләре дә онытылмый...
Авыл җирендә эш-мәшәкатьләрнең ел дәвамында туктап торганы юк. Кышы-язы, җәе-көзе тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш-мәшәкатьләр берсенән-берсе ялганыа китә. Шулай булуга карамастан, ел саен төрле районнардан авыл хуҗалыгы идарәсе рәисләре, хуҗалык җитәкчеләре, хәтта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә Рафаэль Равил улы Сафинны искә алырга җыела. Туган-тумача, дус-ишләрен әйткән дә юк...
Һәр ел саен мондый искә алуларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Булат Нигъмәтуллин очрашу алдыннан болай дип сөйләде:
– Рафаэль белән дус булып йөргәндә, мин әле аны туганым дип белми идем. Шулай бервакыт мәрхүм Раил абыем миңа Карибә әбиемнең авылда төшкән фотосын күрсәтте. Сөйләшә торгач, Рафаэльның әтисе Равил абый - әбием ягыннан якын туганыбыз икәнлеге ачыкланды. Рафаэльне мин болай да якын итә идем. Шул көннән башлап, бер-беребезне “дус-туган” дип йөртә башладык. Аның кебек якты күңелле, эчкерсез кешеләр сирәк. Көтмәгәндә-уйламаганда якты дөньядан китүе шәхсән үзем һәм гаиләм өчен зур югалту булды.
Яшьли китүенә карамастан, “дус-туганым” бик күп игелекле эшләр эшләргә өлгерде. Тормыш иптәше Айгөл белән менә дигән үрнәк гаилә кордылар, йорт төзеделәр. Шатлык өстенә сөенеч өстәп бер-бер артлы ике малай, бер кыз алып кайттылар. Матур итеп яшисе генә дә бит... Язмыштан узмыш юк шул... Бүген безнең бурыч - аның турында якты хатирәләрне барлап, гаиләсенә һәм әти-әнисенә кулдан килгән кадәрле ярдәм итеп яшәү, - ди Булат Нигъмәтуллин.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: изге күңелле халык җырчысы Рафаэльнең әти-әниләре, балалары турында кайгыртып яши. Бу еллар эчендә балаларны әледән-әле үзе белән төрле бәйрәм чараларына алып барырга да онытмый. Бергәләшеп Болгар белән Биләргә, “Хуҗалар тавы”, “Изге чишмәгә” һәм башка тарихи урыннарга сәяхәт кылалар. Әмир белән Раил “Ак Барс” хоккейчылары уеннарына да Булат абыйлары белән бергә барырга ярата:
– Рафаэль абыем министрлыкта эшли башлаганда, мин әле Матакта яши идем. Аның киңәше белән, үзем дә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткәрелгән конкурста катнашып, эшкә урнаштым. Энем белән бер коллективта булу - гомеремнең иң бәхетле чоры. Без бит бала чактан гел бергә булдык. Бер-беребездән яшерен серебез дә юк иде. Кызганыч, тормыш гел без дигәнчә генә бармый. Ике бала белән ялгызым калгач, Рафаэль бик булышты, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
Абыем хатыны Айгөлне, балаларын чын күңелдән яратып яшәде. “Ике улым - батырым һәм кече кызым - матурым”, – дип җырлаганы әле дә колак төбендә яңгырый, - дип искә ала Рафаэльнең бертуган сеңлесе Ләйсән.
Мәрхүмне искә алырга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Венера Рәниф кызы Мөхәммәтдинова да кайткан иде:
– Рафаэль абый үзе турында бары тик якты хатирәләр генә калдырды. Шәхес буларак аны бизәгән асыл сыйфатларының берсе - ул беркемнең язмышына да битараф булмады. Кирәк булганда - бөтен эшен ташлап, һәркайсыбызга ярдәм кулы суза иде. Аны гел сагынабыз, киңәшләрен искә алабыз. Тормыш безне шундый кеше белән очраштырганга язмышка рәхмәт...
– Эш вакытында төрлесе була. Үзеңә йөкләнгән бурычны никадәр генә тырышып башкарсаң да, кайчагында җитешсезлекләр килеп чыга. Рафаэль Равил улының беркайчан да төшенкелеккә бирелгән чагын хәтерләмим. Бу яктан да һәркайсыбызга үрнәк булды. Ул тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәде. Коллективта шундый кешеләр булуы – үзе бер бәхет, - дип искә ала министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Кадыйрова.
Рафаэль белән танышып китүем очраклы рәвештә булды. Редакциядә эшләгәндә, уртак танышыбызның киңәше белән беркөнне ул үзе мине эзләп тапты. Әлки районының “Актай” хуҗалыгында эшли икән. Редакция ыгы-зыгысы белән озак сөйләшеп булмады. “Йомышың ни иде?” - дигән соравыма, ниндидер үзенә генә хас эчкерсезлек һәм кыюлык белән: “Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә урнашасы иде”, - димәсенме?! Һәм, шунда ук миңа кушылып, үзе дә көлеп җибәрде!
Авылдан килеп, югары белемең, торыр урының да булмаган килеш, министрлыкка эшкә урнашу турында сүз алып бару өчен хыялый булу гына җитмәгәнен үзе дә бик яхшы аңлый иде. Әмма, аның теләге фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килде бугай. Министрлыкның ул чагындагы кадрлар бүлеге җитәкчесе Алмаз Кашапов (урыны җәннәттә булсын) “Документларын конкурска тәкъдим итеп карасын”, - дип киңәш итте. Берничә айдан республика киңәшмәсендә күрәм: Рафаэль Сафин министрлык вәкиле буларак, шундагы эшләрне оештырып йөри! Төрле семинар-киңәшмәләрдә ул әллә каян күренә. Ни өчен дигәндә, буе ике метрга якын! Күргәзмәдә сөйләүчене һәркем ишетсен өчен тавыш көчәйткеч рупор гадәттә аның иңендә була...
– Авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник бүлегендә эшләгәндә, Рафаэль Сафинны, белгеч буларак та район хуҗалыклары көтеп ала иде. Хуҗалыкта эшләп, тәҗрибә туплаган кеше, бездәге җитешсезлекләрне күреп кенә калмый, бөтен күңеле белән ярдәм итәргә тырышты, – дип искә ала озак еллар Алексеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, танылган фермер Газинур Мусин. - Шуңа да, аның истәлеге һәрчак күңелдә. Ел саен искә алырга килми калганыбыз юк...
Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадеев сүзләренчә, Рафаэль Сафин үзе министрлыкта эшләсә дә, күңеле һәрвакыт туган якларында була:
– Хуҗалыкларда нинди дә булса проблема килеп чыкканда, иң беренче булып аның белән киңәшә идек. Бервакытта да “булмый” дип әйтмәс! Кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты, - дип искә ала җитәкче.
- Министрлыкта Рафаэль абый белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Аның проблемаларны артык катлауландырмыйча, җайлы гына хәл итә белүенә соклана идем. Ул мине бертуган энеседәй якын күрде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, - ди министрлык белгече Ришат Насыйров.
Гаилә дуслары Зәйнәп Абдулганиева, Илнар Саттаров, Рафис Мөхәммәтов, Әлфәт һәм Рәйнә Хәсәнова, Фиргат Гадеев, Диана һәм Илдар Хәсәновлар да Рафаэль Сафинның игелекле гамәлләрен онытмый. Һәркайсы аны чын күңелдән яратып искә ала. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, аеруча министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Кадыйрова гаиләнең хәл-әхвәлен белешеп тора икән:
– Арабыздан бик иртә киткән Рафаэль Равил улының гаиләсе, өч баланың язмышын да кайгыртырга тырышабыз. Олы уллары Әмир Сафин Казан Дәүләт аграр университетының икътисад көллиятен уңышлы тәмамлап, министрлыкта эшли башлады. Читтән торып укуын дәвам итә. Уртанчысы Раил дә Аграр университетның икътисад көллиятендә укый, - ди Гүзәл Кадыйрова. Халыкта “Әгәр сине онытмыйлар икән, димәк син һаман да исән, хәтерләрдә яшисең”, - дигән гыйбәрә бар. Рафаэль Равил улының хәтере дә безнең күңелләрдә мәңгелек үз урыны бар.

Камил Сәгъдәтшин
Комментарийлар