16+

Юлия Мансурова: «Балаларны сөендергәч, күңелгә ниндидер бер аңлатып булмаслык рәхәтлек иңә...»

Авылыма кайткан саен сөенеп киләм. Милләтебезгә Гамил Афзал, Мөхтәр Мутин, Альберт Фәтхи, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина һәм башка күп кенә мөхтәрәм шәхесләр биргән Такталачык авылының кешеләре якты йөзле, киң күңелле.

Юлия Мансурова: «Балаларны сөендергәч, күңелгә ниндидер бер аңлатып булмаслык рәхәтлек иңә...»

Авылыма кайткан саен сөенеп киләм. Милләтебезгә Гамил Афзал, Мөхтәр Мутин, Альберт Фәтхи, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина һәм башка күп кенә мөхтәрәм шәхесләр биргән Такталачык авылының кешеләре якты йөзле, киң күңелле.

Авыл өчен янып-көеп йөрүчеләр барда туган якта тормыш гөрли, урамнар балаларның шат авазыннан яңгырап, көлеп тора, шөкер! Киләчәген кайгырткан кеше – балаларны дөрес тәрбияли, аларга ничек тә күңел җылысын бирергә тырыша. 

Кышын балалар өчен авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Яңа ел, язын Карга боткасын бәйрәмендә булган идек, бүген төштән соң исә авыл халкы Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә җыелачак. Такталачыкта быел балалар ике көн рәттән бәйрәм итә. Кичә дә бик күңелле чарада катнашырга насыйп булды. Бәйрәм авылыбыз мулласы Мөдәфис абый фатихасы белән башланып китеп, котлаулар, уеннар, күмәк җырлар-биюләр белән дәвам итте. Гаҗәеп җылы, матур, күркәм әлеге чарадан балалар гына түгел, аларны җитәкләп килгән өлкәннәр дә канатланып, шатланып кайтты. 

Бәйрәмнең уздыру урыны да тарихи – элек биредә мәктәп булган. Чараны быел Мансуровлар гаиләсе оештырды. Шул уңайдан, авылыбызның блогеры Юлия Мансурова белән сөйләштек. Авылның күп кенә яңалыкларын, хәбәрләрен аның каналы аша күзәтәм. Шулай да Юлия апа: “Үземне “Авыл блогеры”, дип үк әйтмәс идем. Гади генә, ничек бар шулай алып бара торган, чама белән авыл тормышын да, әз генә гаилә тормышын да чагылдырган кечкенә генә каналым бар”, - дип тыйнак елмая.

- Юлия апа, балалар өчен бәйрәмне, ялгышмасам, инде өченче мәртәбә уздырасыз. Ничек шулай балалар өчен бәйрәм үткәрергә булдыгыз?
- Йортыбыз каршындагы иске мәктәп урыны бик кызганыч, ташландык хәлдә иде. Тормыш иптәшем Марс Тимерхан улы Мансуров авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә 2023нче елда әлеге урынны чистартып, матурлап, мәктәп вакытындагы кебек балаларның шат авазлары яңгырап торсын, дигән ният белән, “Балачак” мәйданы итеп эшләтте. Шул ук елның 1нче июне көнне бик күп кунаклар, балалар, авыл халкы белән әлеге бәйрәмне ачу бәйрәме үткәрелде. Зур табигый ташка иске мәктәп нигезе икәнлекне күрсәткән такта да беркетелде. Ел дәвамында әлеге мәйданнан балалар өзелми, өлкәннәр әлеге урында фотога төшәләр, классташлар очрашуларыннан соң килеп мәктәп еллары хатирәләрен яңарталар. 
Узган ел исә улыбыз Газиз иптәш егете Максим Гыйниятов белән оештырдылар. Быел үзебезнең гаиләбез исеменнән бары тик балаларга бәйрәм ясыйсы килгән өчен генә әлеге матур чараны оештырдык. Нәкъ менә балаларны сөендергәч күңелгә ниндидер бер аңлатып булмаслык рәхәтлек иңә.

- Каналыгыздан карап, балалар өчен бүләк пакетлары тутыруыгызны, чакыру афишасы ясавыгызны, Марс абыйның бәйрәм урынының үләннәрен чабып йөрүләрен күрдек.  Бәйрәмгә кайчан әзерләнә башладыгыз?
- Урамыбыз Мохтар Мутин исемен йөртә. Шушы мәйданнан ерак түгел Мутиннарга багышланган аллея бар. 1-2 атна элек авылдашларыбыз Мохтар Мутинның һәм Гамил Афзалның юбилейлары уңаеннан мәртәбәле кунаклар килде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур әфәнде Хуҗин җитәкчелегендә үзебезнең урам егет-кызлары һәм мөмкинлеге булган авылдашлар белән өмә оештырып агарту-буяу, җыю, чабу-түгү эшләре оештырылды. Ә инде бәйрәм алдыннан тормыш иптәшем эштән соң тагын бер кат мәйданның үләннәрен чабып әзерләде. 

- Бәйрәмдә авылыбыз балаларыннан тыш кунакка кайткан, күрше-тирә авыллардан килгән балалар да катнашты. Бәйрәм якшәмбе көнгә туры килгәнгәдер, бәлки. Шул көнне махсус сайладыгызмы?
- Әлбәттә! Халыкара Балаларны яклау көне 1нче июнь көнне булса да, бәйрәмгә киләсе килгән балалар, әти-әниләре эштә булу сәбәпле килә алмый калырлар, мәхрүм булырлар дип, якшәмбе көнне үткәрергә булдык. 

- Һәр килгән балага бүләкләр әзерләгәнсез, алып баручы - аниматор да бар. Болар барысы чыгымнар сорый, спонсорлар булыштымы, әллә барысын да үзегез күтәрдегезме?
- Бәйрәмне тулаем үзебез күтәрдек.  Халыкта, аннан гына хәерчегә калмыйсың, дигән сүз бар. Иң мөһиме – теләк кирәк. Калганы, сәламәт булсаң, була. Җаның теләгән эш булгач, вакыты да, чарасы да табыла.

Ландыш Загретдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading