Кар базлары юктыр инде ул беркемдә дә. Калмагандыр. Безнеке дә юк. Күмдек тә, урынына янкорма салып куйдык.
Базы балмагач, кар да тутырасы юк хәзер. Бер эшкә ким. Базга кар тутыруы бер дә җиңел эш түгел ул. Хәер, көрәген бер батырганда Алып тавы кадәр кар чумырып ала торганә змәвердәй ирләр өчен бернәрсәсе дә булмагандыр инде анысы. Ул безгә, әни әйтмешли, челдемби кызларга гына авыр эш булып тоелгандыр.
Йә, кемнең базга кар тутырганы бар? Яз җитә башласа, шул эш искә төшә минем. Язгы каникулда сеңлем белән икебезгә эләгә иде бу эш. Түбәләмә итеп тутырырга көчебез җитмәсә дә, озын ләгәнгә бау тагып, ишегалдының карын шул ләгән белән тартып базга ташый башлыйбыз.
«И-и, салкын вакытта боз катырып калып булмады... Боз катырсаң, озаккарак җитәр иде», – дип уфтана дәү әни. Ярты баз суны кайдан аласың? Безнең ишегалдында бабай казытып калдырган кое бар барын да, аның суын чыгарыр өчен кәҗә майларың чыкканчы «качать» итәргә кирәк шул. Бер баз су «качать» итеп тутыру безнең кулдан килерлек эш түгел.
Коры кар белән тутырырга ярамый аны. Коры карның бер тотнагы да юк, июнь ахырына ук эри дә бетә. Җәй уртасында базда кар бетсә, харап эш! Ярый ла ул хәзер олы сандык кадәр ларь, әллә ничәшәр тартмалы туңдыргычлар бар. Элек берсе дә юк иде бит боларның. Сыерны кичтән савып, сөтен бераз суыткач (җылы килеш төшереп куйсаң, баздагы карны эретә, ди дәү әни) базга төшереп куеп кына саклап була. Сепарат аерткач, дәү әни сыек сөттән зур бер кәстрүл катык оета. Анысын да саклар өчен баз кирәк. Базда әле тагын өчәр литрлы банкаларда тозлаган каз итләре, бозау итләре дә бар. Базсыз бер дә булмый авылда, бөтен ризыгың әрәм була базың булмаса. Әнинең мине тапкач, декрет акчасына сатып алган «Свияга» холодильнигына гына бар нәрсәне сыйдырып бетереп булмый. Шуңа күрә каникулда безгә әни биреп калдырган йөкләмә – базга кар тутыру. Баз зу-ур, тирә-ән, аңа кар күп-үп кирәк.
Башта күңелле генә башланган эш тора-бара туйдыра. Инде җеп өзәрлек тә егәр юк, ә базның әле төбе дә күмелмәгән. Бераз салгач, төшеп, ул карны яхшылап таптыйсы да бар әле. Анысын дәү әни үзе таптый, карны яхшылап тыгызлар өчен авырлык кирәк. Ә безне катырак искән җил дә алып китәрлек (дәү әни шулай ди).
Икенче көнне дә дәвам итә бу эш, өченче көнне дә... Инде ул көрәкне кысып тота-тота, уч төбе суланып бетте. Кардан чажылдатып шуып барган ләгән тавышына колаклар тонды... Баз гына туларга ашыкмый. Әле яртысы да булмады. Нишләп аны шулкадәр тирән, шулкадәр зур итеп казыганнардыр?
– Дәү әни, булгандыр инде, җиткәндер, – дибез сеңлем белән, дәү әнинең безне бу эштән ниһаять азат итүенә өметләнеп.
– Ярар, бүген бераз ял итеп алыгыз инде, иртәгә тутырырсыз, – ди ул, безне жәлләп.
Язгы каникул һәр елны шулай базга кар салып үтә безнең. Аннары дәү әни җәй буе сукрана: «Базга кар юньләп салынмады быел. Базның кары бетә...»
Карга кытлык булмагандыр инде анысы, өздергән суыкларда ярты баз су тутырып катырып, аннары юеш карны таптый-таптый тыгызлап салырга безнең генә көч җитеп бетмәгәндер.
Быел авылда кар койма өстеннән. Без бала вакыттагыдан да күбрәк. Менә хәзер тутырып күрсәтер идем мин аны. Базы гына юк...
Лилия Гәрәева
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар