16+

Комбайнда хатыннары белән бергә эшләүче абыйлы-энеле Сөнгатовлар: «Бергә-бергә эшләү күңеллерәк»

Буа районының «Авангард» хуҗалыгында абыйлы-энеле Сөнгатовлар урып-җыюда хатыннары белән бергә эшли.

Комбайнда хатыннары белән бергә эшләүче абыйлы-энеле Сөнгатовлар: «Бергә-бергә эшләү күңеллерәк»

Буа районының «Авангард» хуҗалыгында абыйлы-энеле Сөнгатовлар урып-җыюда хатыннары белән бергә эшли.

Илгиз белән Илгизәр - комбайнда, хатыннары Рузалия белән Наилә - аларның ярдәмчеләре.

- Гаилә белән кырда инде биш ел эшлибез, хатыным Рузалия минем төп булышчым. Бергә-бергә эшләү күңеллерәк тә, ышанычлырак та, - дип сөйләде безгә Илгиз.

Рузалия пекарняда хезмәт куя, урып-җыю чорында ял алып, иренә булыша икән. Илгиз хатынын бик уңган-булган дип мактый, ул трактор да, комбайн да йөртә ала икән.

Балаларыгызны кем карап тора, дип сорагач, алар, йә Мәскәүдәге, йә авылдагы әбиләрендә кунакта, диделәр безгә.

Илгизнең энесе Илгизәрнең хатыны Наилә исә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, әлегә ул декрет ялында, ди. Ул да, бер дә иренмичә, иренә булыша. Улларына әтиләре дә килеп булышкалап китә икән.

- Комбайн ватылганда, әти килеп ремонтлаша, ул кайчандыр автопарк җитәкчесе булып эшләде, хәзер пенсиядә, - ди Илгиз.

Кышларын исә Сөнгатовлар шифаханәгә барырга ярата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading