Җәйнең үзенә күрә тагын бер бик матур чоры бар – җиләк пешкән вакыт Элегрәк бакча җиләге – викторияне бер-ике түтәл утырткан булсак, бүген инде аны гектарлап авыл кырында үстерүчеләр дә бихисап.
Шуларның берсе – Кукмара районы Өлге авылыннан Бариевлар гаиләсе. Алар 1,5 гектар мәйданда җиләк утырткан, шәхси бакчада ничек итеп мул уңыш алу серләрен дә беләләр.
Таһир Бариев белән без Өлге авылы янындагы бер кырга барып туктадык. Каршыда җиләк плантациясе күренде, кып-кызыл булып пешкәннәр, вакытлары җиткәнен көтәләр. Монда 10 хатын-кыз эшли, иртәдән кичкә кадәр виктория җыялар, акчасын көнлек биреп баралар. Шушы Өлге авылында яшәүчеләр булып чыкты алар, әлеге фермерлар җирле халыкны эшле иткәннәр икән. Таһир Бариев белән кырның уртасына ук кереп киттек, монда викториянең ике сорты үсә: “Мармелада” һәм “Клери”.
Әлеге эш белән инде гаиләләре чигез ел шөгыльләнә, монысы икенче басуы, беренчесенең вакыты чыккан, анда әле автомат рәвештә су сибү җайланмалары да куелмаган булган. Хәзергесендә исә якындагы елгадан торбалар сузганнар, аларны һәр җиләк төбенә кадәр китергәннәр. Суны насос белән кудыралар, без килгәндә аны кушырга вакыт җиткән булган, барып кабызып килдек. Җиһазы бензин белән эшли, иң элек ягулык салдык. Бер багы 4 сәгатькә җитә, көненә 3-4 мәртәбә кабызалар. Әле ул насосны урлыйлар да икән, шуңа күрә Бариевлар агач ботагына камера да урнаштырган.
Сөйләшә торгач, быел җиләк ваграк булганлыгы беленде. Мәсәлән, былтыр кечкенә дип күренгәннәре быел зур булып пешкән санала. Моның сәбәбе дип яңгыр булмау һәм корылыкны атады Таһир Бариев. Никадәр генә су сипсәң дә, туфрактагы натураль рәвештә барлыкка килгән һава дымына җитми инде. Нәкъ менә шул аңа тәм дә, форма да бирә. Шулай да артезиан суына караганда, елганыкы күпкә файдалырак, ди һәвәскәр җиләк үстерүче. Анда гына викториягә кирәкле матдәләр бар. Күп кенә башка фермерларның җиләкләрен
татып караган бар, яшерен-батырын түгел, тәмле түгел иде. Баксаң, дым җитмәүдә һәм суның файдалы булмавында икән хикмәт.
– Таһир абый, җиләкләрең тәмлеме соң? – дип сорыйм плантация хуҗасыннан.
– Тәмле генә түгел, баллы да! – дип җавап кайтарды ул.
Авыз итеп карадым, чыннан да, тәм дә кергән җиләкләргә, кыяфәте дә бик матур. Көненә әлегә 200-300 килограмм виктория җыялар икән, аны килосын 300 сумнан саталар. Соңгы елларда җиләккә сорау арта бара, ди Бариев. Кукмара районында аны үстерүчеләр берән-сәрән генә, ләкин шөгыльләнергә теләүчеләр бар икән инде. Үзе дә Мамадыш һәм Яшел Үзән районнарына барып, һәвәскәр җиләк үстерүчеләрдән тәҗрибә туплап кайткач кына, моның белән шөгыльләнергә уйлаган.
Шәхси бакчада да шундый тәмле һәм матур виктория уңышы алып була микән, шуның белән кызыксынып алдым. Алайса авылда яшәүчеләр үсентеләрнең үрчемәвеннән зарлана. Таһир Бариев бу очракта җиләк төбенә һәм арасына 5 сантиметр калынлыкта ылыс салырга киңәш итә. Ул җәен һава дымын озаграк сакларга ярдәм итә икән. Суны да артезиан иясә скважинадагысын түгел, ә инешнекен сибәргә кирәклеген ассызыклый. Аңа ышанырга була, чөнки күп еллар агроном вазифасында эшләгән.
“Клери” сорты иртәрәк өлгерә, ә “Мармелада” дигәне бер-ике атнага соңрак. Шуңа күрә дә җиләк җыю вакыты бер айга сузыла. Җиләкне кирәк кеше басуга ук килеп алып китә, дип сөйли Таһир абый. Әле бит ул шундый продукт, икенче көнгә үк формасын югалта, аны алмаска да мөмкиннәр. Шуңа күрә дә гектар ярым мәйдандагы җиләк таман гына икән, көн дәвамында җыелган викторияне алып китеп тә баралар. Шулай да тагын 1,5 гектарга арттырырга дигән планнары бар Бариевларның, чөнки халыктан сорау күп. Димәк, тәкъдиме дә булачак инде аның.
Рәсим Хаҗиев.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар