Бу тиклем кыр казларын күргән юк иде әле. Теләче белән Саба арасындагы болынлыкта йөзләгән кыр казлары ялга тукталган. Казаннан килгәндә, һавадагы кыр казларын күреп сокланып калган идек, бактың исә, бер урынга барганбыз икән.
- Аларга, бераз ял итеп алу өчен, уңайлы урын кирәк. Суы да, ризыгы да булсын, куркыныч та янамасын. Яз көне Мишә елгасы, ярларыннан ташып чыгып, болынлыкны баса, менә шушында ел саен кыр казлары төшә, - дип аңлатты Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов.
Район башлыгы Илдус Зарипов һәр фермерның, эшмәкәрнең, инвесторның уңышларыннан, проблемаларыннан хәбәрдар.
Кирәк бит ә, компослары да юк, карталары да, тик төрле җиргә таралып очкан кошлар билгеле бер вакытта, билгеле бер урынга җыйнала. Сәфәребезнең кыр казларына бәйле рәвештә башланып китүе үзенә күрә бер билге булды димме. Татарстан буенча гына түгел, Россиянең меңләгән авыллары, районнары арасыннан нәкъ менә Теләчене эзләп табучылар кыр казлары гына түгел икән әле, бу турыда без соңрак белдек. Кукмара, Саба якларына барганда, гел Теләче аша узып йөрсәк тә, моңарчы ничектер район белән якыннан танышкан юк иде. Хәерлесе шулай булган икән, безгә Теләчене район башлыгы үзе - Илдус Зарипов ачты.
Авыл хуҗалыгы
- Районда бүгенге көндә 43 фермер хуҗалыгы бар. Соңгы өч елда гына барлыгы 100 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. Авылда яшәп яткан гап-гади кеше зурдан кубып эш башларга куркып торырга да мөмкин. Район администрациясе үз чиратында дәүләт ярдәмен алу юлларын күрсәтә, документларны җыйнарга булыша. 100 баш сыерга исәпләнгән абзар салучыларның һәркайсына, район хисабыннан бушка, 20 тана бирәбез. Өч савым сыер асраган шәхси хуҗалыкларга бушка саву аппараты бирелә. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәде, бүгенге көндә авылларда савым сыерлар саны артып килә, - дип сөйли Илдус Зарипов, безне әле бер, әле икенче авыл белән таныштырып.
Теләче юллары тип-тигез, кайсы авыл тарафына гына юл тотма, чокыр түгел, иңкүлеккә дә очрамассың. Районнан кайтканнан соң да, берәр җиргә барырга юлга кузгалсак, үзара: «Бу Теләче юлы түгел сиңа», - дип шаяртабыз хәзер. Гадәттә, һәр районның теге яки бу авылына бара торган юлның берсе икенчесенә караганда йә яхшырак, йә яманрак була, монда бөтен юллар бер төсле, йомырка тәгәрәтерлек. Авылларның исемнәре генә үзгәрә кебек, кая гына барып кермә, һәркайсында - яңа терлек абзарлары. Кайчандыр ташландык хәлдәге абзарларны фермерларга биргәннәр, алар аны яңадан төзегәннәр, терлек белән тутырганнар. Фермаларга илтә торган юллар да ялт иткән.
- Һәр авылның тотып тора торган бер булдыклы кешесе булса, бик яхшы инде ул. Район хакимияте генә авылларның көнкүрешен кайгыртып бетерә алмаска мөмкин. Без фермерларга, эшмәкәрләргә булышабыз, алар моны онытмый, авылны карыйлар, Сабантуйлар уздыралар, мәчетләр салалар, - ди Илдус әфәнде.
- Бар кеше дә бер төсле булмый. Яхшылыкка яхшылык белән кайтарырдай кешеләрне сез ничек танып беләсез?
- Шушы районда туып-үскән кеше мин. Һәр кешене якыннан беләм, ялгышу мөмкин түгел.
Район башлыгының һәр кешене якыннан танып белүенә үзебез дә шаһит булдык. Кайсы гына авылга килеп кермә, җитәкченең машинасын күрүгә, олысы да, кечесе дә баш селкеп кенә китми, аның белән күрешергә килә. Бу сиңа хуҗалык җитәкчесе белән район башлыгының кул кысышуы гына түгел инде, бөтенләй башка күренеш, монда бернинди дә ясалмалылык юк.
Сәнәгать тармагы
- Теләчедә кара алтын чыкмый, башка төрле казылма байлыклар да юк, төп байлык - җир. Шулай да, иген игү өчен безнең район бик үк куркынычсыз зона түгел. Телибезме-теләмибезме, без табигать шартларына бәйле. Шуңа күрә, районда тотрыклы икътисади климат тудыру өчен, сәнәгать тармагын үстерми хәлебез юк, - дип сөйли «Теләче» сәнәгать зонасына барганда юлда безгә район башлыгы. - Икенче сәбәп - халыкны эшле итү. Бүген авыл хуҗалыгындагы яңа төрдәге куәтле техникалар эшче кулларны куллануның кимүенә китерә, халык читкә чыгып эшләргә мәҗбүр. Читкә инде, әлбәттә, яшьләр китә, Казанның якын булуы да эзсез калмый. Без тикшерүләр үткәрдек, якынча 1500 кеше районнан китеп эшли. «Теләче» паркы 2012 елда 35 гектар чиста кырда барлыкка килде. Бүгенге көндә 6000 кв.м җитештерү мәйданында 8 резидент эшли. Яңадан 12 резидент белән килешү төзелгән. 2018 елга яңадан 35 гектар мәйданда 30 югары технологияле җитештерү зонасы булачак. Бу яңадан 600 кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сәнәгать тармагы үсә, аңа бәйле рәвештә, районның яшәеше дә үзгәрә.
Парк эшли башлаганнан соң, Теләчедә 650 кешегә исәпләнгән 3 кафе, 65 урынлы 2 кунакханә эшли башлады, аларга һәрвакыт сорау бар. Паркта яңа корылмалар төзелә, күпме төзү материалы кирәк, боларын да район егетләре җитештерә, төзүчеләре дә үзебезнекеләр, бүгенге көндә уннан артык оешма эшкә җәлеп ителгән, кайсы нәрсә башкара.
- Илдус Фатыйхович, бу инвесторлар барысы да сезне ничек эзләп таба соң? - дибез, гаҗәпләнеп.
- Алар түгел, без аларны эзләп табабыз. Мисал өчен, «Фимако» - Төркиядән килгән компания. Аның хуҗалары гомер буе полимердан әйбер җитештергәннәр. Әтиләренең васыяте буенча, ике улының берсе үзәктә - Төркиядә эшне оештырса, икенчесе исә дөнья буйлатып йөрергә, килешүләр төзергә тиеш булган. Тотрыксызлыктан курыкканнардыр, күрәсең, васыятьтә Россия белән эшләмәскә дә кушылган була. Миңа аларны ышандыру җиңел булмады. Васыятькә каршы килмисез, сез бит Татарстанга барасыз, без сезнең белән тугандаш халыклар, дип аңлаттым.
Чүптән дә акча ясый бу егетләр.
Теләчедә һәр чүптән акча ясыйлар дияргә дә була. Иске тәгәрмәч, кулланышта булган полиэтилен, пластик шешәләр - болар бар да кабат эшкәртелә һәм акчага әйләнә.
Эшләп үткән ял көне
Без Теләчегә шимбә көнне бардык. Бер уйласаң, эш көне дә түгел, рәхмәт Илдус Фатыйховичка безне кабул иткәне өчен. Безгә ул районны гына күрсәтеп калмады, тырышканда, эзләнгәндә, авыл җирлеге районында да ничек итеп яшәп, эшләп булу үрнәген дә күрсәтте. Инвесторлар да, кыр казлары кебек, тиешле шартлар булмаганда, Теләчегә тукталмаслар иде. Ялан кырда бүген бөтен инфраструктура эшләнгән, килеп утыр да эшлә. Җир өчен салымнан азат ителәләр, югары көчәнешле ут, су, юл сузылган, янда гына арендалап тору өчен кунакханә әзер. Сәнәгать тармагының үсешенең ничек итеп район тормышына уңай тәэсир иткәнлеген инде әйтеп үттек. Алар түләгән налогның район хисабына да килүе дә бар бит әле. Читтән килеп эшләүчеләргә генә түгел, район халкы өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. Яңа йортның әле нигезе генә салынып килә, ә анда инде юлы бар, ут, су китерелгән.
Илдус Зарипов туып-үскән Максабаш авылын да, ул печән чабып үскән болыннарны, аркылы-буйлы йөзгән елгаларны да күрдек. Туган җирне ярату менә шундый буладыр инде ул. Әле күптән түгел генә Россия авыллары эшмәкәрләре җыенында Башкортстаннан килгән кунакларның берсе: «Туган җирне читтә яшәп яратып булмый. Аны яратканнар аның туфрагында ауный, чәчә, ура», - дигән иде. Әлеге сүзләр Теләчедә йөргәндә күңелдән китмәде.
Теләчедә эшләнгән
«Кряж»
Эшкә яраксыз иске машина көпчәкләрен ваклап, спорт мәйданчыклары өчен җирлек, резинадан тротуар плиткалар җитештерә. Инвестиция күләме - 23,3 млн. сум, 23 кеше эшли, уртача хемәт хакы- 15 000 сум. Бер карасаң, бу - шултикле уңышлы бизнес: чимал эзләп йөрисе юк, ишегалды тулы кырлап өйгән тәгәрмәчләр, бирегә аны китереп бирәләр, ал гына. Чөнки ягарга да, теләсә кая ташларга да ярамый. Табигый шартларда ул 100 ел чери, алты төрдәге зыянлы кислота бүлеп чыгара. Теләчедә әзерләнгән әлеге төр продукциягә дә сорау бик зур. «Аеруча август айларында өлгертә алмыйбыз», -диләр. Җәеп бирүне дә үзләре башкаралар.
«Авангард-Строй»
Металл эшләнмәләр җитештерәләр. Инвестицияләр күләме - 30,5 млн. сум, 26 кеше эшли, уртача хезмәт хакы - 17 000 сум. Ишекләрнең нинди размердагысы һәм ныклыктагысы кирәк, барысын да ясап бирәләр. Көн саен, ким дигәндә, 15-20 ишек сатуга китеп бара. «Иннополис»та куелган барлык тимер ишекләрне дә алар әзерләгәннәр. Ишекләрне тотып карагач, нигәдер «Сделано в СССР» диясе килде, бик ныклар.
«Policom Теләче торба заводы»
Полиэтилен торбалар җитештерәләр. Инвестицияләр күләме -100 млн. сум, 26 кеше эшли. Заводның «Газпром» кебек зур компанияләр белән хезмәттәшлек итүен әйтү дә эшнең колачын күрсәтә булыр.
- Торбалар җитештерүчеләр без генә түгел, шулай да бик күп заводларны әйләнеп чыкканнан соң, безне сайлыйлар. Яхшы сыйфатлы товар җитештерү - бер булса, сатып алучыны кызыксындыра белү дә бик мөһим, -диделәр заводта.
«Интерпак»
Стрейч пленкалар җитештерәләр, көнкүрештә һәм сәнәгатьтә кулланыла. Проектка тотылган инвестиция күләме - 12 млн. сум. Ун кеше хезмәт куя. Кайчандыр бу пленкалар Украинадан кертелгән булган, инде менә хәзер аны Теләчедә җитештерәләр. Вакытында күреп, тотып алу менә шушыдыр инде ул.
«Фимако»
Пластикадан көнкүреш һәм сәнәгать куллану эшләнмәләре җитештерәләр. Тотылган инвестицияләр күләме - 300 млн. сум, 35 эш урыны бар. Казанның бик күп сәүдә нокталарында челтәрләп, чуарлап ясаган әрҗәләрне күреп сокланган идем. Бактың исә аларны да биредә ясыйлар икән. Хуҗабикәләр үз итеп өлгергән чиләкле «линтәй» таякларын да шушында ук җитештерәләр. Кырлап өйгән кәгазь әрҗәләрдәге «Татарстан. Теләче районы» дигән тамганы күреп, без бик куандык.
Комментарийлар