Әтнә районының Ленин хуҗалыгында эшләүче ветеринар егетләр (сулдан уңга): Илназ, Раил һәм Азат.
Интернетта ветеринарлар таләп ителә дигән игъланнарны барлыйм. Хезмәт хакы уртача 9-35 мең сум. Эшкә урнашырга телибез дигән булып, берничәсенә шалтыратып карадык. Әлмәт районының бер авылында 1040 башка исәпләнгән сөт җитештерү фермасы ачарга уйлыйлар икән. Ветеринар эзлиләр. Хезмәт хакы, яшәү урыны белән кызыксынам. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятендә кадрлар бүлегендә эшләүче кыз, төгәл җавап бирә алмаса да, уртача 25 мең сум, диде. Яшәү урыны юк, транспорт белән дә тәэмин итә алмыйлар икән. «Сез иң мөһиме килегез. Барысын да урында хәл итәрбез», - дип эшкә чакыра. Игълан шактый эленеп торса да, мөрәҗәгать итүчеләр бик сирәк икән. Буадагы «Дружба» агрофирмасы эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрне дә алырга әзер. Игълан буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар, күбесе әле яңа диплом алган яшьләр, ди. Тик менә эшкә ныклап алынган, тәҗрибәле ветеринарларга кытлык. Хезмәт хакын 13 мең сум тирәсе вәгъдә итәләр, яшәү урыны, транспорт белән тәэмин итүләре икеле. Атнасына алты көн сигезәр сәгать эшләргә туры киләчәк. Район җирендә вакытлыча торак алып торсаң, көндәлек кирәк-яракларын, юлга киткән акчаны да кушсаң, ул 13 меңне нәрсәгә генә җиткерергә?
Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсендә кадрлар бүлеге җитәкчесе Алия Гатауллина әйтүенчә, 2015 елдан кабул ителгән карар нигезендә, югары белемле 30 яшькәчә ветеринарларның хезмәт хакына ай саен - 10 мең сум, урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5 мең сум өстәп түлиләр. Эшкә алганда шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүләр - «подъемный»лар каралган. Югары белемлеләргә - 35 мең, урта белемлеләргә - 25 мең, махсус белеме булмаганнарга 15 мең сум бирелә. Әлеге программадан 100дән артык яшь ветеринар файдаланган.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да ветеринар булырга теләгән яшьләргә матди ярдәм күрсәтә. Югары уку йортларында максатчан белем алучы студентларга кимендә - 10 мең сум, һөнәри уку йортларында укучыларга 6 мең сум стипендия түләнә. Иң яхшы укыган 50 студентка өстәмә 2шәр мең сум министр стипендиясе каралган. Практикада эшләгән өчен дә түләнә. Иң яхшы уңышларга ирешкән мал табибларына 100әр мең сум күләмендә 100 грант оту мөмкинлеге бар. Шулай ук авылда үз эшен булдыру өчен: гаилә фермасы, фермер хуҗалыгы ачар өчен субсидия бирелә, тиешле уңайлыклар тудырыла. Торак шартларын яхшыртуга да ярдәм каралган. Ветеринарлар Татарстан бюджеты хисабына белемнәрен арттыра ала. Шулай ук Казан дәүләт ветеринария академиясе белән берлектә, урынга килеп укыту да гамәлдә. Бүгенгә 27 районда укулар оештырылган. Барлыгы 443 хезмәткәр ветеринария өлкәсендә беренче ярдәм күрсәтүне үзләштергән. Алар арасында сыер савучылар, бозау караучылар, санитарлар да бар.
Сүзен-сүзгә
Рифат Кәримуллин, Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
- Безнең районда ветеринария буенча 49 вакансия каралган. Барлыгы 47 ветеринар эшли. Шуларның унысы - яшь белгечләр. Шөкер, Кукмара терлекчелек буенча болай да алдынгы урында бара, кәҗәләрне, сарыкларны да кертеп, бездә барлыгы 70 меңләп терлек санала. мал чалыр өчен җиде цех эшли. Аларның берсе дуңгыз суюга яраклаштырылган. Ветеринарларны җәлеп итү өчен беренче чиратта үз теләкләре кирәк. Эш җиңел түгел, сыер кысыр калдымы, үлеп киттеме - барысына да ветеринар гаепле. Белгечкә бик зур җаваплылык тоеп, үз эшен яратып башкарырга туры килә. Материаль-техник база да мөһим роль уйный. Бездә уртача хезмәт хакы - 24 мең сум. Аннан да азрак була икән, яшь белгечне фермага тарту авыррак. Кукмарада барлыгы 123 авыл. Кайбер ветеринарларга йөреп эшләргә туры килә. Техника кирәк. Шөкер, бездә моның белән дә проблемалар юк. Эшләгән саен эш күп. Эш булганга сөенәбез генә. Терлек булганда, ветеринарга эш бетми.
Раиса Вязникова, Кама Тамагы районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары:
- Бездә элек-электән ветеринарлар җитми. Авыллардагы хуҗалыкларда бер ветеринар да юк дияргә була. Райондагы 20 меңнән артык терлеккә ветеринария берләшмәсенә караган өч бригада хезмәт күрсәтә. Бу - алты кеше. Эш авыр. Хайван - кеше түгел бит. Авырып китсә, әйтә алмый, прививка ясатырга да үзе килми. Яшьләр, хезмәт хакы аз булганга да, районга кайтмый. Хуҗалыкларда ветеринарларның уртача хезмәт хакы - 10 мең, анысын да берничә ай тоткарлык белән түлиләр. Районда мал чалу цехы юк. Аны төзер өчен, шәһәрдән дә белгечләрне җәлеп итеп карадылар. Бәлки киләчәктә булыр да. Ә менә техника белән тәэмин ителештә проблемалар юк.
Бүген республикада ветеринария өлкәсендә 1834 хезмәткәр эшли, аларның 582се - мал табибы. Татарстанда 290 ветеринария пункты исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар