16+

“Мине хәзер блогер дип кенә йөртәләр” 

Кукмара районы Вахит авылы халкының уңганлыгы турында ишетеп тә, күреп тә белә идем. Бу көннәрдә аларны яңа яктан ачтым. Эш белән бергә социаль челтәрләрдә дә бик активлар икән. 

“Мине хәзер блогер дип кенә йөртәләр” 

Кукмара районы Вахит авылы халкының уңганлыгы турында ишетеп тә, күреп тә белә идем. Бу көннәрдә аларны яңа яктан ачтым. Эш белән бергә социаль челтәрләрдә дә бик активлар икән. 

 

 

 

 

Туган авылларын, эшләрен һәм халкын яраткан Вахит блогерлары көн дә чәчү эшләре барган кырлар, сыер фермалары, абзардагы, ишегалдындагы сала кешесенең көндәлек эшләре турында видеолар элеп тора.  

Инстаграмда 12 меңнән артык язылучысы булган сыер савучы Тәнзилә Идиятуллина – актив блогерларның берсе. Инстаграм битендә ул үзенең яраткан сөтлебикәләре, сыер савучының хезмәте белән таныштыра, үзенчә итеп әйткәндә, авылча гади генә итеп пешерелә торган ризык рецептларын да биреп бара, төрле лайфхаклар төшереп куя. Менә шул ихласлыгы, гадилеге һәм бер катлы булуы белән җәлеп итә ул.   

– Социаль челтәрдә теркәлгәнемә ел ярым гына, ә мине инде күпләр таный да башлады. Авылда хәзер блогер дип кенә йөртәләр. Район үзәгенә баргач та, бер белмәгән кешеләр ерактан күреп исәнләшеп китә. Журналистлар да күп шалтырата, радиога бер тапшыруга да чакырдылар. Инстаграмга кадәр тормышым күңелсез булган икән. Гади бер сыер савучы интервью биреп йөрсен инде, – дип көлә әңгәмәдәшем.  

Блогер булып киткәч, Тәнзиләнең буш вакыты да калмаган. Сторислар төшереп, директка килгән хатларга җаваплар язып, кул эшләренә дә, телевизор карарга да вакыты калмый. Баштагы мәлдә бу мавыгуны ире Ришат өнәп бетермәгән. Берәр ризык пешереп аны инстаграмга куя башласа, тәмле ризыкларны шуның өчен генә пешерәсең бугай да дип төрттерә торган булган. Хәзер исә күнгән инде, үзе дә видеолар төшерергә булыша, кадрга керсә дә үпкәләми ди.  

Тәнзиләләр гаиләдә алты кыз. Алтысы да үз авылларында тормышка чыгып калган. Төпчек Тәнзилә дә 18 яшендә үк кияүгә чыккан, 20 яшендә ике кызның әнисе дә булырга өлгергән. Бертуганнар барысы да фермада эшләгән, Тәнзилә барысын да уздырган – ул сыер савучы булып 28 ел эшли.  

Әти белән әни, бер җиргә дә китмисез, әнә сезгә ферма, дип әйтәләр иде. Безнең колхоз алдынгы, сыер савучыларның да абруе булганга шулай дип әйткәннәрдер инде. Эшемнән зарланмыйм, яратып эшлим. Эшең булу, эшкә йөрергә исәнлегең булу зур бәхет. Авылда калганга да үкенмим, хәзер бездә дә яшәү шартлары шәһәрдән ким түгел. Минем видеолардан мегафермабызны күргән кешеләр шакката. Йортларыбыз гына түгел, эш урыннарыбыз да шундый заманча. Аларны башкаларга да күрсәтәсе килә бит, – ди ул.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading