16+

"Сыннар уза алмыйча төнен уздырган, Корбангали куркыткан..." (+видео)

“Алтын куллы” кешеләр дигәндә, күз алдына үзенең осталыгы белән ниндидер әйберләр эшләүчеләр килеп баса. Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан Корбангали Ахмеров исә үзенең шөгыленә тирән мәгьнә сала.

"Сыннар уза алмыйча төнен уздырган, Корбангали куркыткан..." (+видео)

“Алтын куллы” кешеләр дигәндә, күз алдына үзенең осталыгы белән ниндидер әйберләр эшләүчеләр килеп баса. Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан Корбангали Ахмеров исә үзенең шөгыленә тирән мәгьнә сала.

Ул тимердән, балчыктан, цементтан төрле сыннар гына ясап калмый, һәрберсен нинди дә булса фәлсәфә белән эшли. Ахыр чиктә үзеннән соң тарихта эз калдырырга омтыла, татар милләтенең язмышы һәм аның гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыру хакында уйлана.

Корбангали абый Ахмеров минем белән Мулла Иле авылы янындагы зыяратта очрашырга сүз куешты. Бик уйланып килдем инде ник нәкь менә шунда соң, дип. Баксаң, ул анда авыл тарихына, милләт язмышына һәм киләчәк буынга турыдан-туры кагылышлы зур эшләр башкарып йөргән икән. Шушы зыяратта гасырдан гасырга мәгьлүмат җиткереп торган, буыннар арасында элемтә ясаган ядъкәр – борыңгы төрбә бар. Корбангали Ахмеров нәкъ менә шуны торгызырга алына. Ул эпитафия авылга 1240 елларда нигез салган Тәмте Хатайга барып тоташа. Анда шәҗәрә язылган, әлеге зыяратта шундый тагын ике каберлек бар. Алар 14, 15 һәм 19 гасырларга карыйлар. Тәмте Хатай үзе Кытай татары булган, шул җирләрдән күчеп кайткан, Болгардан килгән Мулла Гол дигән кеше белән иң элек шушы җирләргә килеп төпләнәләр. Корбангали абый шушы төрбәгә ныклы нигез ясап, кирпечтән тышлаган, хәтта борынгы заманнарда кебек үк гөмбәзен дә тулысынча кирпечтән эшләгән. Мулла Иле авылы башлыгы Ильдар Сәләхиев әйтүенчә, әлеге останың булуы – зур шатлык, чөнки аның кебек рухи мирас калдырыйм, киләчәк буыннарга да тарихны җиткерим, дип йөрүче кешеләр бик аз. Торгызу эшләре башкарылганнан соң, төрбәләрне карарга килүчеләр арткан, хәтта кыш көне дә еш кына эзләр күренә икән.

Шунысын да әйтергә кирәк, Мулла Иле авылына нигез салучыларның берсе булган Тәмте Хатайның тарихын өйрәнгәндә, кызыклы фактка тап булалар. Бер француз галиме Кытайда 25 ел яшәп, борыңгы китапханәдә кулъязмалар өйрәнә. Шунда ул илдә ике генә кеше укый ала торган элеккеге кытай телендә язылган “1000 еллык татар дәүләте” дигән катапка дучар була, димәк милләтебезнең тарихы тагын да зуррак һәм тирәнрәк булырга мөмкин. Болар хакында сөйләшеп, Корбангали Ахмеровның йортына килеп җиткәнен дә сизми калдык.

Күршесенең капка төбендә ул комнан изеп болан сыны ясап куйган, ә йорт кыегын татар орнаментлары белән бизәгән. “Мин берничә еллар элек Гагаузия дип аталган дәүләттә булган идем. Анда да, шулай ук Молдавиянең шәһәр һәм авылларында хуҗалыкларны милли рухта бизәүләренә шаккаттым. Алар шулкадәр матур һәм зәвыклы, татарлар ник шулай эшләүдән туктады икән, дип уйландым. Әле бит бездә бизәкләр дә күбрәк, тарихыбыз да баерак”, – ди ул.

Баксаң, үзенең йортында да татар орнаментлары кулланган. Ишегалдына узсак, анда да безне цементтан ясалган атта утыручы 14 гасыр татар җайдагы каршы алды. Ул каршысындагы борынгы бабаларын хәтерләткән сынга карап уйлана, ат өстенә ике юха елан менеп маташа, алар таҗ өчен көрәшүчеләрне тасвирлый. Янында тимердән эшләнгән аҗдаһа сыны тора, аны Корбангали абый чүкеч һәм сандал белән чүкеп ясаган. Биләрдә табылган тәңкәләр белән шедеврын баеткан. Алдарак сандык өстендә утыручы ниндидер исә җан иясе сыны күренде.

Элек татарларда тыкрык иясе, йорт иясе дигән сүзләр йөргән, монысын ул шуны истә тотып ясаган булып чыкты, бу – хәзинә хуҗасы. Сандык өстендә еланы да күренә. Баксаң, күчермә мәгънәдә саранлыгың үзеңне буачак, дигәнне аңлатыла икән.

Корбангали Ахмеров фикеренчә, һәр иҗади әйбернең эчтәлеге булырга тиеш. Аның койма баганасы да, чәчәкләрне куя торган җайланмасы да, сандыгы да татар орнаментлары белән баетылган. Йортындагы җиһазларны да үз куллары белән ясаган. Мәсәлән, диванын чын юан имән төбен кисеп эшләгән.

Бакчасындагы теплицасын юрта формасында ясаган, аны борынгы заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның хәтере буларак тота. Ял итә торган урынны каен агачыннан эшләгән, ә түбәсе элеккеге вакытларда сыман саламнан түшәгән. Корбангали абый әйтүенчә, аны камыштан ясамакчы булган, әмма алып кайту авыр икән, шуңа күрә булганыннан кәнагәть.

Тимердән, комнан, агачтан төрле сыннар һәм әйберләр ясау сәләте Корбангали Ахмеровка яшьтән үк килгән. Мәктәптә укыган чорлардагы бер вакыйгасын искә алды. Су буенда утырганда нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, комнан кеше зурлыгындагы сыннар ясаган, кайсысы утырып тора, кайсысы яткан, басып торучылары да булган.

Күрше апасы кичке якта елга аша өенә кайтып барганда шул манзара белән очраша. Шул вакытта куркуы, кемнәр соң бу, нишлиләр болар, миңа тиячәкләрме, дип уйлап, шуннан уза алмыйча төнен уздырган. Яңадан батырчылык итеп. яннарына килеп караса, комнан ясалган сыннар икәнен аңлый да, яшь егет Корбангалиның әнисе янына бара һәм улын сүгеп тә ала, чөнки мондый иҗат җимешен бары тик ул гына ясый ала.

Аның фантазиясе әле дә бай, иң мөһиме һәм куандырганы – ул әлеге эшләрне милләтебезне саклап калу, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшыру, тарихи һәм рухи байлык белән уртаклашу өчен эшли. Бүгенге көндә бу үзе бер могҗиза бит.

 

 

Рәсим Хаҗиев

Автор фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading