Азнакай районының Мәлбагыш авыл җирлегендә чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирәләр.
Монда чишмә урыннары да гадәти итеп кенә ясалмый. Таллы чишмәсе дә – гади генә чишмә түгел. Аның үз тарихы бар.
Читәннән корылган капка-коймасы, яшел тугайлыкта төрле шартлар тудырылган уңайлы ял урыннары бирегә килгән һәркем өчен ачык. Ачык һавада, табигатьнең ямьле бер почмагында – Таллы чишмәсе янында тулы бер ял комплексы төзелгән.
– Биредә моңа кадәр дә чишмә бар иде, ләкин вакыт үтү белән ул таушалды. Аны үзебезнең нефтьчеләребез, авылдашыбыз Фәнзәт Җәүдәт улы Исмәгыйлов ярдәме белән шулай матур итеп эшләп чыктык, – дип сөйли Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин.
Чишмәне төзекләндергәндә экологик чиста материаллар гына кулланылган. Биредә балалар өчен дә ял зоналары бар, шашлык ясау урыннары, өстәл зоналары аерым ясалган. Ике компания тулысынча ял итә ала. Кичләрен учак ягып утырырга була. Янәшәдә генә Мәллә елгасы ага. Су кондызларын да күзәтергә була икән. Бака тавышлары, кошлар сайраганы ишетелеп, гомумән, табигатьтә ял итәргә теләгән һәркем өчен шартлар бар.
Мәлбагыш һәм Түбән Якый авылы халкы да шушы чишмә суын эчә, шушы чишмә суын гына куллана. Биредә бернинди скважина юк һәм алар су өчен түләмиләр дә.
Чишмә комплексы 2020 елда төзекләндерелгән. Анда бик матур итеп гыйбрәтле сүзләр һәм шушы чишмәгә бәйле риваять тә язып куелган. Килгән һәркем шуны үзе укый-укый чишмәдән су эчә. “Әйткәнгә ышанма, су монда йөз тапкыр тәмлерәк. Изге суы эчсәң, сихәтләнерсең” дигән сүзләр күңелгә бертөрле рәхәтлек шифа бирә. Чишмәнең исеме шушы тирә-яктагы тал агачларына, таллыкка бәйле кушылган. Ә заманында бу чишмәнең башка исеме дә булган. Шуңа бәйле риваять тә бар.
Борын-борын заманда Рабига исемле чибәр кыз чишмә башы – су юлы тапкан. Аның шифалы суын эчеп мәңгегә яшь калган. Бу турыда дус кызлары белеп алганнар һәм җыйнаулашып бөтен кеше файдаланырлык чишмә төзегәннәр. Алар теләге буенча Рабига гына түгел, Мәлбәгыш авылының барлык кызлары, хәтта әбиләр дә яшь калырга тиеш. Вакытлар узу белән чишмә турында онытканнар. Бик күп вакыт узгач кына, авыл халкы бу чишмә башын тапкан һәм казып чишмә төзеп куйган. Яр буенда таллар күп үскәнгә күрә, аны хәзер Таллы дип атаганнар. Без дә шушы авылның 100 яшәр Таһирә апа, 90 яшьлек Илгизә апа янында булып кайттык. Алар сөйләп тә, кирәк икән җырлап та бирәләр. Таллы чишмәсенең бер середер бу.
Чишмәнең санитар ягын карап тору авыл советы белән мәктәп карамагында. Техник тәртибен нефтяниклар тикшереп тора. Үткәреләсе чара, ял көннәре турында авыл җирлеге хәбәрдар булырга тиеш. Авыл советы белән килештереп бу урында төрле бәйрәмнәр йолалар эшләргә, үткәрергә мөмкин.
Азат Әхмәтшин әйтүенчә, Мәлбагыш яклары чишмәләргә бик бай. Танай авылы янында, элеккеге “Хутор” дигән җирдә Исмәгыйль чишмәсе бар икән. Алар да шушылай матурландырылган. Бу чишмәләргә килгән кешеләр чүпләрен калдырып китәргә тиеш түгел. Авыл җирлеге әйтүенчә, бу төп шартларның берсе булып тора. Чишмәләрне саклап, ял урыннарын пычратмыйча, чүп-чарны калдырмыйча ял итәсе.
...Безгә дә Азнакай чишмәләрнең суларын эчеп кайтырга насыйп булды. Авыл чишмәләрен ямьләндерүчеләр күбрәк булсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар